Кара диңгезе белән бутамаска.

Кара диңгез (, , , , , ) — Атлантик океан бассейнының эчке диңгезе. Босфор бугазы аркылы Мәрмәр диңгезе белән тоташа һәм Киреч бугазы аркылы — Азак диңгезе белән. Төньяктан диңгезгә Кырым ярымутравы уелып кергән. Кара диңгез өслегендә Европа белән Кече Азия арасындагы су чиге ята.

Кара диңгез Россиянең, Украинаның, Румыниянең, Болгариянең, Төркиянең, Абхазиянең һәм Гөрҗистанның ярларын юа.

Кара диңгез төньяктан көньякка иң күбе 1150 кмга, көнчыгыштан көнбатышка 580 кмга җәелгән.

Утраулар бик аз. Иң зурысы — Украинадагы 62 км² мәйданлы Җарылгач утравы. Калган утрауларның мәйданы 1 км²дан артык түгел.

Кара диңгезгә коючы иң эре елгалар: Дунай, Днепр, Днестр, һәм кечерәкләрдән — Мзымта, Псоу, Бзыбь, Риони, Кодор (Кодори), Ингур (Ингури), Чорох, Кызылырмак, Яшелирмак, Сакарья, Көньяк Буг.

Кара диңгездә иң эре портлары булган шәһәрләр: Россия: Новороссийск, Сочи, Туапсе, Кизләү, Керич, Акъяр, Ялта, Судак; Болгария: Бургас, Варна; Гөрҗистан: Батум, Поти; Абхазия (Гөрҗистан): Сухум; Румыния: Күстәнҗә; Төркия: Самсун, Трабзон; Украина: Әдис, Ильичёвск, Южное

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча диңгезләр Төркем:Кара диңгез Төркем:Атлантик океан диңгезләре