Тәүхид (гарәп. توحيد‎‎, бер итү) — ислам нигезен тәшкил итүче бераллалык доктринасы, Аллаһ тәгаләнең бердәнбер илаһ (гыйбадәткә лаеклы зат, алла) икәнлегенә ышану. Тәүхиднең капма-каршысы, аны боза торган нәрсә булып ширек тора.

Тәүхид төрләре Тәүхидур-рубубия (гарәп. توحيد الربوبية) — Аллаһны бердәнбер алла, барлыкка китерүче, яратучы дип тану. Тәүхидүл-үлүһия (гарәп. توحيد الألوهية) — Аллаһны бердәнбер гыйбадәткә, табынуга лаеклы зат дип тану. Тәүхидүл-әсмә үә сыйфат (гарәп.توحيد الأسماء والصفات) — Аллаһның камил исемнәре һәм сыйфатлары Аңа гына хас, мәхлукларныкына ышамаган булуын тану.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Тәүхидкә багышланган сайт

Шулай ук кара

Аллаһ Ширек

Төркем:Монотеизм Төркем:Ислам төшенчәләре