Согуд Гарәбстаны Патшалыгы ( әл-Мәмлә́кә әл-Әрәби́я әс-Сәуди́я) – Гарәбстан ярымутравындагы иң зур дәүләт. Үрдүн, Гыйрак, Катар, Күвәйт, БГӘ, Оман һәм Йәмән белән чиктәш.

Согуд Гарәбстанын кайвакыт «Ике мәчет иле» дип атыйлар, күз уңында Мәккә һәм Мәдинә, Ислам дине өчен төп ике шәһәрен күздә тотып. Гарәп телендәге илнең кыскача атамасы — әс-Саудия (араб. السعودية‎‎). Төп дини идеология — ислам (cөнничелек юнәлеше).

Дин Согуд Гарәбстаны — дөньяда иң эре диннәрнең берсе булган Ислам диненең ватаны. Аны Мәккәдә Әл-Харам мәчете һәм Мәдинәдә Мәсҗиден-Нәбәви урнашкан булу сәбәпле «Ике изге мәчет җире» дип атыйларAbout Saudi Arabia.

Хөкүмәт, дин мәсьәләләре буенча халык санын алу уздырмаса да, ил 100 % мөселманнардан тора, дип раслый. Бәяләүләр буенча, мөселманнарның 85-90 % ы сөнниләр, 10-15 % ы шигыйлар. Башка диннәр вәкилләре — Көнчыгыш православие тарафдарлары, протестантлар, Рим католиклары, яһүдләр, һинд дине вәкилләре (0,4 %), буддачылык тарафдарлары һәм сикхлар. Мөселман булмаган кешеләргә Согуд Гарәбстаны гражданлыгы бирелми, мөселман булмаган диндәгеләргә гыйбадәтханәләр тоту рөхсәт ителми Saudi Arabia Religion, Economy and Politics.

Кораллы көчләр

2018 елда Согуд Гарәбстанның саклану бюджеты $70 млрд тәшкил итте, дип хәбәр итә Стокһольмдагы SIPRI халыкара тикшеренү институтыФарсы куәте: Иранның кораллы көчләре ни дәрәҗәдә көчле?.

Дәүләт гимны

“Яшәсен Мәлик!” (عاش الملك‎ — Гаш әл-Мәлик) — 1950 елдан бирле Согуд Гарәбстаны мәмләкәтенең дәүләт гимны. Озак еллар буе ул “Мәликне сәламләү” (السلام مالكي) исеме астында сүзсез, оркестр тарафыннан гына уйнала торган нәшид буларак кулланылды. Һәм 1984 елда гарәп язучысы һәм шагыйре Ибраһим Хафаҗи (إبراهيم خفاجي‎, 1926-2017) аңа сүзләр дә язды.

سَارِعِي لِلْمَجْدِ وَٱلْعَلْيَاءِ

مَجِّدِي لِخَالِقِ ٱلسَّمَاءِ

وَٱرْفَعِي ٱلْخَفَّاقَ أَخْضَرَ

يَحْمِلُ ٱلنُّورَ ٱلْمُسَطَّرِ

رَدِّدِ ٱللَّٰهُ أَكْبَرُ يَامَوطِنِي

مَوطِنِي عِشْتَ فَخْرَ ٱلْمُسْلِمِينَ

عِاشَ ٱلْمَلِكِ لِلْعَلَمِ وِٱلْوَطَنِТабигың юнәлт бөек Күккә,

Мәдхия кылгыл Әл-Мәҗидкә.

Яшел байрак җилфердәсен,

Шәһадәткә юл әйләсен.

“Аллаһы әкбәр! — дип кабатла, әйа, илем!

Әй, Ватан! Яшәдең мөэминне данлап.

Яшә, Мәлик, — ил, байракны хаклап!”Tabiğıñ yünält böyek Kükkä,

Mädxiä qılğıl Äl-Mäcidkä.

Yäşel bayraq cilferdäsen,

Şähadätkä yul äyläsen.

“Allahı äkbär!” — dip qabatla, äya, ilem!

Äy, Watan! Yäşädeñ mö’minne danlap.

Yäşä, Mälik, — il, bayraqnı xaqlap!

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз Согуд Гарәбстанында ислам

Төркем:Согуд Гарәбстаны