Марчелло Винченцо Доменико Мастроянни (; 28 сентябрь 1924 ел, Фонтан-Лирик, Лацио, Италия — 19 декабрь 1996 ел, Париж, Франция) — итальян актеры, Италия һәм Европа, бөтендөнья кинопремияләр лауреаты. XX гасырның икенче яртысы дәвамында иң күренекле итальян кинорежиссерлары белән бергә эшли. Аның үз уена чумган кеше ролен эксцентрик манерада уйнавы күп итальян киносы классикларының гүзәллек эзләүләре өчен идеаль җирлек булып тора. Мастроянни бигрәк тә Федерико Феллини белән уңышлы рәвештә иҗади бергә эшли, мәсәлән, («Сладкая жизнь» (1960), «Восемь с половиной» (1963), «Рим» (1972), «Джинджер и Фред» (1986)) фильмнарында.

Тормыш юлы Марчело Мастроянни Италиянең Аппенин тавындагы Фонтана-Лирида ирле-хатынлы Отторино Мастроянни һәм Ида Ролле гаиләсендә туа. Аның кустысы Руджерс (соңыннан ул билгеле киномонтаж һәм киноактер була) Туринда 1929 елда туаEnrico Lancia, Roberto Poppi. Dizionario… — С. 32Matilde Hochkofler. Marcello… — С. 9.

Марчелло Мастрояниның бала һәм яшьлек еллары Турин һәм Рим калаларында үтә. Ул елларда яшь уенчы уйнаган спектакльләр һәм башлангыч фильмнар неореалистик тональлектә куела.

Лукино Висконтидың «Белые ночи» фильмында (1957) һәм Марио Моничеллидың «Злоумышленники, как всегда, остались неизвестны» (1958) криминаль комедиясендә уйнаган Мастроянига бөек Федерико Феллини игътибар итә һәм аны үзенең «Сладкая жизнь» (1960) грандиоз кинопрессасына төп рольне уйнарга чакыра. Бу фильмда интеллектуаль һәм космополит амплуасында уйнаган актер Европада таныла һәм ул режиссерлар тарафыннан кинода төшерелер өчен иң күп таләп ителгән актер булып китә.

Бөтен дөньяда танылуы

1961 елда Марчело Мастроянни, икенче итальян кино классигы Микеланджело Антонионың «Ночь» фильмында режиссер максатына ярашлы рәвештә, хәзерге заманда җәмгыйәттә патшалык иткән үз итмәүчәнлекне искиткеч оста сурәтләгәне өчен, кино тәнкыйтчеләрнең соклангыч басалмасына лаек була. Киләсе ике картинасы — «Развод по-итальянски» Стефания Сандрелли катнашлыгында (режиссер Пьетро Дерми) һәм «Частная жизнь» Брижит Бардо катнашлыгында (режиссер Луи Маль) — киң аудиториягә тәгаенләнә.

Беррәттән ике тапкыр Британия кино академиясе бүләген отып, Мастроянни Феллининың — «Восемь с половиной» (1963) шедеврында төп рольне башкара, ары аны продюсер Карло Понти үзенең хатыны Софи Лорен катнашлыгындагы күп кино проектларына чакыра. Режиссер Витторио Де Сик җитәкчелегендә Мастроянни һәм Софи Лорен «Брак по-итальянски» һәм «Вчера, сегодня, завтра» фильмнарында ирле-хатынлылар ролен башкаралар. Менә шушылай дөнья киносында атаклы дуэт барлыкка килә.

Соңгы эшләре Кырык яше тулганнан соң, Мастроянни кабат Висконтидың («Посторонний», 1967), Феллининың («Рим», 1970) һәм Роман Поланскиның («Что?», 1973) фильмнарында уйный. Виттрио Де Сика һәм Софи Лорен белән чираттагы проект— «Подсолнухи» фильмы (1970) — советлар катнашлыгында тормышка ашырыла.

1970 — 1980 нчы елларның икенче яртысында уенчы элеккегә караганда да ешрак кинода төшә. Ел саен аның катнашлыгында берничә фильм төшерелә, бу фильмнар тамашачылар арасында зур популярлык яуламаса да, кино тәнкитчеләре аларны бик җылы кабул итә. 1986 елда Мастроянни Канн кинофестиваленең призын яулап ала һәм өченче тапкыр «Оскар» премиясенә номинант итеп күрсәтелә. Бынысы инде совет режиссеры Никита Михалковның «Очи черные» фильмында башкарган роле өчен була.

Үзенең соңгы — Роберт Олтменның «Прет-а-порте» (1994) — фильмында Марчело Мастроянни Русиядән үз туган иленә әйләнеп кайткан, Софи Лоренга гашыйк итальян ролен уйный.

Мастроянни ике елдан соң ашказаны асты бизендә рак авыруыннан вафат була. Аны җирләрдән алда Мастроянни уйнаган «Сладкая жизнь» фильмын ассоциальләштерүче Римдагы Треви фонтаны эшләүдән туктатыла, мәрхүм актерга хөрмәт йөзөнән фонтан кара тукыма белән көләнеп куела.

Шәхси тормышы Марчело Мастроянни 1946 елдан алып Флора Карабелла белән никахта тора, үзенең чын мөхәббәтен Франциядә таба. Франциядә ул актриса Катрин Деневты очрата, аларның кызлары Кьяра туа (ул билгеле актриса). 1968 елда Флора Карабелла белән хаклы никахта яшәгән чакта Марчело Мастроянни Фэй Данауэйны очрата. Данауэй һәм Мастроянни өч ел буенча очрашып йөри, ләкин актер Фэйга мөхәббәте өчен катынын һәм балаларын ташлап китүдән баш тарта.

Фильмографиясе

1949 — Августовское воскресенье / Domenica d’agosto — Эрколе Нарди 1949 — Сердца над морем / Cuori sul mare — Массимо Фальчетти 1950 — Париж всегда Париж 1952 — Герои воскресного дня / Gli eroi della domenica 1952 — Девушки с площади Испании 1953 — Лихорадка жизни 1953 — Наши времена 1954 — Принцесса Канарская 1954 — Дни любви 1954 — Жаль, что ты такая каналья 1955 — Двоежёнец 1955 — Прекрасная мельничиха 1957 — Белые ночи / Le Notti Bianche 1957 — Отцы и дети 1958 — Злоумышленники, как всегда, остались неизвестны 1960 — Сладкая жизнь / La Dolce Vita 1960 — Красавчик Антонио 1961 — Развод по-итальянски / Divorzio All’Italiana 1961 — Ночь / La notte 1962 — Семейная хроника 1963 — Восемь с половиной / 8½ — Гвидо Анселми 1963 — Товарищи 1963 — Вчера, сегодня, завтра / Ieri, oggi, domani 1964 — Брак по-итальянски / Matrimonio All’Italiana 1964 — Казанова-70 (приз лучшему актёру МКФ в Сан-Себастьяне) 1965 — Десятая жертва / La Decima Vittima — Марчелло Полетти 1965 — Сегодня, завтра, послезавтра Oggi, domani, dopodomani 1966 — Маки — это тоже цветы / Opération opium (The Poppies Are Also Flowers) 1967 — Посторонний — Артур Мерсо 1968 — Любовники / Amanti — Валерион 1970 — Подсолнухи / Girasoli — Антонио 1970 — Драма ревности / Dramma della gelosia (tutti i particolari in cronaca) — Оресте 1970 — Жена священника / La Moglie del prete 1971 — Это случается только с другими / Ça n’arrive qu’aux autres 1971 — Разрешите представиться? Рокко Папалео / «Permette? Rocco Papaleo» 1972 — Убийство в Риме / Massacre In Rome 1972 — Лиза (Сука) / «La Cagna» 1973 — Большая жратва / La Grande Abbuffata 1973 — Кусай и беги Mordi e fuggi 1973 — Что? / Che? — Алекс 1973 — / Salut l’artiste — Николя Монтеи 1974 — Аллонзанфан / Allonsanfàn — Фульвио Имбриани 1974 — Не тронь белую женщину 1975 — Браво, куколка! / La Pupa Del Gangster — Чарли Колетто 1975 — Женщина на воскресенье 1975 — Божественное создание / Divina creatura — Микеле Барра 1976 — Дамы и господа, спокойной ночи! / Signore e signori, buonanotte 1976 — Благородный венецианец по прозвищу «Полосатая задница» / Culastrisce nobile veneziano 1976 — Тодо модо / Todo modo — Дон Гаэтано 1977 — Необычный день / Una giornata particolare 1977 — Прощай, самец / Ciao Maschio 1977 — Двойное убийство / Doppio delitto 1978 — Неаполитанский детектив 1978 — Оставайся сама собой 1979 — Кровавая вражда 1980 — Терраса — Луиджи 1980 — Город женщин / La cittá delle donne — Снапораз 1981 — Кожа / La Pelle 1981 — Призрак любви / Fantasma d’amore — Нино Монти 1982 — За дверью 1982 — Новый мир 1983 — История Пьеры 1984 — Генрих IV / Enrico IV — Генрих IV 1985 — Джинджер и Фред — Фред 1986 — Пчеловод / Ο Μελισσοκόμος — Спирос, вышедший на пенсию учитель 1987 — Интервью 1987 — Очи чёрные — Романо Патрое, архитектор 1989 — Который час? 1990 — У всех всё в порядке 1991 — Прерванный шаг аиста 1992 — Красивая любовь — Чезарио Гарибальди 1992 — Второе дыхание / Used People 1993 — Я не хочу об этом говорить / De Eso No Se Habla'' 1993 — Раз, два, три... замри! / Un, deux, trois, soleil 1994 — Высокая мода (Прет-а-порте) — Сергей/Сержио 1995 — За облаками 1995 — Сто и одна ночь Симона Синема 1996 — Три жизни и одна смерть /Trois vies et une seule mort , реж. Рауль Руис 1996 — Путешествие к началу мира 1996 — С согласия Перейры / Sostiene Pereira — Перейра

Наградалары

Кавалер Большого креста ордена «За заслуги перед Итальянской Республикой» (16 марта 1994 года)Cavaliere di Gran Croce Ordine al Merito della Repubblica Italiana Marcello Mastroianni Великий офицер ордена «За заслуги перед Итальянской Республикой» (27 апреля 1987 года)Grande Ufficiale Ordine al Merito della Repubblica Italiana Sig. Marcello Mastroianni Серебряная пальмовая ветвь за лучшую мужскую роль в фильме Никиты Михалкова «Очи черные» (1987) на Канском кинофестивале.

Библиография

Сокольская А. Л. Марчелло Мастроянни / Актёры зарубежного кино. — Вып. } (1936) Бьяджи Э. Марчелло Мастроянни. — , 1998. Enrico Lancia, Roberto Poppi. gli attori // Dizionario del cinema italiano — Roma: Gremese Editore, 2003. — Т. 2 (M-Z). — 292 б. — ISBN 88-8440-269-7. Matilde Hochkofler. Marcello Mastroianni: il gioco del cinema — Roma: Gremese Editore, 2006. — 192 б. — ISBN 88-8440-447-9.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Марчелло Мастроянни // Энциклопедия «Кругосвет». Classic Movies (1939—1969): Marcello Mastroianni Некролог в CNN Chris Fujiwara, «Dream lover: Marcello Mastroianni at the MFA» Марчелло Мастроянни — Биография. Фильмография на Oldcinema Факт из жизни Марчелло Мастроянни

Төркем:«Алтын глобус» премиясе лауреатлары Төркем:«Сезар» премиясе лауреатлары Төркем:Парижда вафатлар Төркем:1996 елда вафатлар Төркем:19 декабрь көнне вафатлар Төркем:Италиядә туганнар Төркем:1924 елда туганнар Төркем:28 сентябрь көнне туганнар