«Бабайда кунакта» — Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында урнашкан мемориаль комплексРузилә Хәсәнова. Марат Әхмәтов Актанышка килде. aktanysh-rt.ru, 10.08.2020. 2020 елда Минтимер Шәймиевнең кече Ватанында төзелгән, анда М. Ш. Шәймиев бюсты «В гостях у дедушки»: бюст Минтимера Шаймиева установили на родине Героя Труда. БИЗНЕС Online, 26.08.2020Гөлнар Гарифуллина. Актанышта Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст ачылды. Татар-информ, 26.08.2020, гаилә агачы һәм Татарстанның беренче Президенты биографиясенә катнашы булган башка арт-объектлар урнашкан.
Тарих Әнәк авылында Минтимер Шәймиевкә багышланган мемориаль комплексын төзү нияте турында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман 2018 елда белдерә «Ему было неудобно, что для него это»: в Татарстане появится парк в честь Шаймиева. БИЗНЕС Online, 16.05.2018. Наталия Фишман: «Мемориаль комплекс булдыру — авылларында «шәһәрдәге кебек парк» булдыру турында хыялланган җирле халык теләге», дип аңлата. Район җитәкчелеге паркны Минтимер Шәймиев хөрмәтенә багышларга тәкъдим итә.
Проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 60 млн сумга якын акча тотылган. Минтимер Шәймиевнең уллары Айрат һәм Радикның күп еллар дәвамында дөньяның бай кешеләре рейтингында булуын исәпкә алганда, бу бик тыйнак сумма күренә. Forbes мәгълүматларына караганда, һәр икесенең мөлкәте 1,1 миллиард доллар тәшкил итәПамять о Шаймиеве в Татарстане: памятник, парк и гигантский макет приемника. eadaily.com, 14.08.2020Forbes — Айрат ШаймиевForbes — Радик Шаймиев.
2025 елның августында паркның ачылуына 5 ел тулу уңаеннан, «Бабайда кунакта» мемориаль комплексында төзекләндерү эшләре башкарыла. Төзүчеләр агачтан эшләнгән корылмаларны буйыйлар, агач култыксаларны тимергә алыштыралар, үләнне чабалар. Шулай ук сәхнә ремонтлана. Балалар мәйданчыклары да яңартыла. Әлеге истәлекле урын җитәкчелекнең һәрвакыт күз уңындаЛәйсән Газизова. Әнәктә «Бабайда кунакта» комплексы ачылуның биш еллыгына әзерләнәләр. aktanysh-rt.ru, 9.07.2025.
Парк планы
Парк Әнәк авылының уртасыннан ага торган Сарашлы дигән инеш буйлап ясала. Әнәк авылы паркын төзекләндерү кысаларында парк эскизын архитектор Алмаз Вәлиуллин җитәкчелегендә архитекторлар төркеме (Әлфия Шәфыйкова, Айсылу Вәлиуллина, Лилия Еникиева, Дмитрий Мокрушин) ясаган.
План нигезендә, беренче Президентның биографиясе Актаныш районы һәм бөтен Татарстан тарихы белән тыгыз бәйләнештә торырга тиеш.
Керү юлында кунакларны авыл исеме язылган аншлаг кына түгел, ә Владимир Путин Минтимер Шәймиевның кулын кысып торган зур реклама щиты да каршы ала.
Комплекс составында парк, төзекләндерелгән һәм җәүлеләр өчен юлы булган яр буе, Минтимер Шәймиевның әтисенең йорты (музей) Шәрип Шәймиев музей-йорты. Фотогалерея. Актаныш районы рәсми сайты, Шәймиевләр династиясенең Гаилә агачы, республикада яшәүче халыкларның бердәмлеген символлаштыручы пергола, Әнәк авылы (гына) күрсәтелгән зур Татарстан картасы урнаштырылган монументаль плитә, таган, сәхнә һәм Минтимер Шәймиев яшь чакта үз куллары белән җыйган радиоалгычның бик зур макеты. Аңа «Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең истәлекләрен тыңлыйсың килсә, монда бас!» язмасы урнаштырылган.
Тиешле төймәсенә басу белән, 11 инфостенд туристларга ТРның беренче Президентының туган ягы турында сөйлиячәк. Стендларны Антон Явхутаның Чаллыдагы «ИнтерМедиаСервис» компаниясе әзерләгән.
Генераль подрядчы — «Татмелиорация» ААҖ (Төзелешне «Татмелиорация» Минзәлә ПМКсы башкараФлура Мусина. Минзәлә егетләре – «Бабайда кунакта». Минзәлә, 15.05.2020). «ИнтерМедиаСервис» — объектта субподрядчы булып тора һәм паркны 80 % ка якын кече архитектура формалары белән тәэмин итә. Минтимер Шәймиев бюсты
Парк үзәгендә М. Ш. Шәймиев бюсты куелган (корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент, авторы — сынчы Фәнил Вәлиуллин В гостях у Бабая: Минтимер Шаймиев станет виртуальным экскурсоводом по родному Аняково. БИЗНЕС Online, 29.11.2019Актаныш районында Минтимер Шәймиевкә һәйкәл урнаштырылды. Татар-информ, 14.08.2020). 2017 елның язында РФ Президенты Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә «Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» исемен бирә. Указ нигезендә, «РФ Хезмәт Каһарманы» титулына ия булган кешегә исән вакытында кече Ватанында бронза бюст кую мәҗбүри.
Россия Федерациясе Хезмәт Каһарманы М. Ш. Шәймиев бюстын һәм комплексны тантаналы ачу 2020 елның 26 августында узаРөстәм Миңнеханов: Минтимер Шәймиев – яшь буын татарстанлылар өчен яхшы үрнәк һәм юнәлеш бирүче дә. ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев, 26.08.2020.
Искәрмәләр
Сылтамалар Память о Шаймиеве в Татарстане: памятник, парк и гигантский макет приемника. eadaily.com, 14.08.2020 Энҗе Габдуллина. «Бабайда кунакта»: Минтимер Шәймиевнең туган авылыннан репортаж. Интертат, 27.04.2020 Татьяна Янькова. «В гостях у бабая»: в Татарстане на малой родине первого президента построили «Шаймиев-парк». Вечерняя Казань, 14.08.2020
Төркем:Әлифба буенча парклар һәм бакчалар Төркем:Актаныш районы парклары Төркем:Минтимер Шәймиев