(, ) — һөнәри татар театр коллективы. Адресы: Минзәлә, М. Җәлил урамы, 19 йорт Тарих Колхоз-совхоз театры чоры Минзәлә татар драма театры үзенең башлангычы белән Чистай якларына бәйле. 1930 елда биредә Беренче районара колхоз-совхоз театры («Шоңкар театры» исеме белән популярлаша) оештырыла. Биш ел театрның режиссеры, артисты, автор-язучысы, администраторы-директоры булып, Казан Сәнгатьләр техникумын тәмамлаган (1931) Әнәс Камал эшләгән. 1935 елда Беренче районара колхоз-совхоз театры нигезендә Минзәлә һөнәри колхоз-совхоз театры төзеләР. Даутов. Театр, сәнгатькә багышланган гомер. Китапта: Әнәс Камал. Март бураннары. К.: ТКН, 1988, 4-5нче бит.. 1935 елда Сабир Өметбаев коллектив туплап, биредә беренче тапкыр «Зәңгәр шәл» спектаклен сәхнәгә куеп, эшчәнлеген башлый. 1936 елда хөкүмәт карары белән театр Минзәлә шәһәренә күчерелә, Минзәлә колхоз – совхоз театры дип йөртелә башлый. Сабир Өметбаев үзе белән Минзәләгә Казан театр студиясеннән Хәдичә Сәлимова, Габдулла Шәрифҗанов, Нурия Гыйззәтуллина, Гөлҗиһан һәм Тайфур Кичүбаевлар, Фәридун һәм Галия Юнысовларны һәм элеккеге труппа составыннан Гыйләҗ Казанский, Мөхәррәм Зәйнуллин, Хәмит Үтәгәнов, Камәр Зәйнуллина, Оркыя Ибраһимоваларны алып килә. Театрның башлангыч чорында рус труппасы һәм татар труппасы эшли. Рус труппасының беренче актерлары — ирле-хатынлы Семен Исаак улы Абрамович, Фәнисә Сәлах кызы Зәйнетдинова (ТАССР атказанган артисты). Соңыннан рус труппасы бетереләМарина Май. Мензелинский театр. Смешные истории. «Проза.ру». Дәүләт драма театры чоры 1957 елда театр Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декасында Ю.Әминовның «Язылмаган законнар» (режиссер С.Өметбаев) һәм М.Фәйзинең «Галиябану» (режиссер М.Мостафин) спектакльләре белән катнаша. Хәдичә Сәлимова, Әнвәр Фәсхетдинов, Нәсимә Җиһаншиналарга «РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Күп кенә артистлар орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Декададан соң театр Минзәлә татар дәүләт драма театры дип үзгәртелә. Яңа чор 1985 елда театр бинасы капиталь ремонтка ябыла һәм 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев катнашында тантаналы төстә ачыла. 1996 елда хөкүмәт карары белән театрга Габдулла Тукай бүләге иясе Сабир Өметбаев исеме бирелде. Минзәләдә аның исемендәге премия дә булдырылды. Бүгенге көнгә 11 кеше бу бүләккә лаек булды. Сабир Өметбаевның 100 еллыгына истәлек тактасы куелды, бинада аның сыны тора. Театр артистларының исемнәре Минзәлә шәһәре урамнарына бирелә, танылган артистлар яшәгән йортларга истәлек такталары эленә. Балаларда Гаяз Исхакый иҗаты белән кызыксыну тәрбияләгән өчен театрга Муса Җәлил премиясе бирелә (2005). Репертуар

«Козгыннар оясында» Шәриф Камал «Мактаулы заман» Таҗи Гыйззәт «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт «Васса Железнова» Максим Горький «Мәкер һәм мәхәббәт» Фридрих Шиллер «Гаепсез гаеплеләр» Александр Островский «Кичеккән мәхәббәт» Александр Островский «Ирексездән табип» Жан-Батист Мольер «Өйләнү» Николай Гоголь «Тавык кетәклегендә гауга, яки күңелле яшибез» Ильяс Закиров балалар өчен әкият 0+ «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи «Намус» Гомәр Бәширов «Туган авылым» Гамир Насрый «Балан куагы» А. Корнейчук «Ил гизү еллары» А. Арбузов «Фамилияләрен әйтмичә генә» В. Минко «Язылмаган законнар» Юныс Әминов «Гөлчәчәк» Юныс Әминов «Әни» Ильяс Закиров «Югалган вакыт турында әкият», Д.Сәмирханов «Тычкан баласы маҗаралары» «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә», Заһир Бигиев «Ситса туй», Илгиз Зәйниев «Җинаять һәм җәза» Федор Достоевский «Белоснежка һәм гномнар», Д.Сәмерханов «Хәтәр мәҗлес» Александр Пушкин «Ирек һәм читлек», Ильяс Закиров «Булмас димә», Тәүфик әл Хәким «Сертотмас үрдәк», Абдулла Алиш «Макбет», Уильям Шекспир «Җәмилә», Чыңгыз Айтматов «Казан сөлгесе», Кәрим Тинчурин «Солдат хатыны», Николай Анкилов «Кайнана», Мәҗит Шамхалов «Щелкунчик», Э.Т.А. Гофман «Кыз урлау», Мостай Кәрим «Тамырлар» Юныс Әминов «Кошның да үз канаты бар» Юныс Әминов «Балдыз» Юныс Әминов «Сатучылар» Юныс Әминов «Иң гади кеше» Б. Нушич «Хәйләкәр Будамша» Жаг Жин «Профессор кияве» Шәриф Хөсәенов «Тормыш бусагасында» Сәет Шәкүров «Кара бүре» Н. Арбан «Беренче мәхәббәт» Хәй Вахит «Соңгы хат» Хәй Вахит «Әй, кызлар, ай» Шынгытбаев «Онытылмас еллар» Әминә Бикчәнтәева «Уракчы кызы» Сәет Шәкүров «Синең бабаң» Мдивани «Шайтан шәкерте» Бернард Шоу «Бабайның бабасы» А. Ибраһимов «Хәтерләрне яңартып» Ильяс Закиров «Кыйпылчыклар» Антон Чехов «Ул кайтты» Әнгам Атнабаев «Син генә җитмәгән идең» Равил Сабыр «Гаҗәеп көн», Юрий һәм Ольга Устюговлар «Гөлҗәннәтнең җәннәте», Юныс Әминов «Йолдыз егет», О. Уайльд «Шулай булды шул», Туфан Миңнуллин «Хаталы хат», Зөлфәт Хәким «Патша малае Куян» «Кызыксынучан фил баласы», Р. Киплинг «Карлы джунглилар», Булат Бәдриев «Зазеркалье», Диләрә һәм Рөстәм Зиннуровлар «Онытмаска иде үткәнне», Ильяс Закиров «Сөясеңме, сөймисеңме», Флорид Бүләков «Син кайда идең?», Айгөл Әхмәтгалиева «Ташлап китмә», Аманулла «Салкын кын», Михаил Башкиров «Сүнгән йолдызлар», Кәрим Тинчурин «Ревизор», Николай Гоголь «Яшенле яңгыр», Александр Островский «Иблис», Хөсәин Җәвит «Бер яшәп калыйк әле», Эсфир Яһудин «Түтиләр», Александ Коровкин «Тапкыр кәҗә турында әкият», Габдулла Тукай «Сәхнә арты серләре» Театр бинасы Минзәлә театры 1894 елда төзелгән бинада урнашкан. Ул «Халык аудиториясе бинасы» буларак, Уфа земствосы акчасына төзелгән. 1999 елда капиталь төзекләндерү эше тәмамлана. Янкорма өстәлә. Шәхесләр

Баш режиссерлар

1935―1964 ― Сабир Өметбаев 1964―1982 ― Мулланур Мостафин 1985―1990 ― Фаил Ибраһимов ... 2009―2021 ― Дамир Самерханов 2021 елдан ― Булат БәдриевРузилә Мөхәммәтова.Минзәлә театры яңа баш режиссёрын тамашачысына тәкъдим итте. Татар-информ, 17.10.2021 Театр директорлары 1967―1971 ― Әзһәр Хөсәенов .... 1992―2020 ― Роберт Шәймәрдәнов 2020―2024 ― Илнур Зөфәр улы Гайниев 2024 елның 3 сентябреннән ― Фаяз Гомәр улы ХизбуллинРузилә Мөхәммәтова. Минзәлә театрына яңа директор билгеләнде. Татар-информ, 3.09.2024 Хизбуллин Фаяз Гомәр улы. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. Актерлар

Сабир Өметбаев, Хәдичә Сәлимова, Габдулла Шәрифҗанов, Нурия Гыйззәтуллина, Гөлҗиһан Кичүбаева, Тайфур Кичүбаев, Фәридун Юнысов, Галия Юнысова, Гыйләҗ Казанский, Мөхәррәм Зәйнуллин, Хәмит Үтәгәнов (сугышта һәлак була), Камәр Зәйнуллина, Оркыя Ибраһимова. 1936 елдан Хуҗа Шоңкаров, Рәбига Таканаева, Мөхит Кичүбаев, Рәбига Шакирова, Гомәр Калинин, Гомәр Бикмуллин (сугышта һәлак була), Мидхәт Рафиков (сугышта һәлак була), Газиз Мөхәммәдиев (сугышта һәлак була), Габдулла Мәкъсүтов (сугышта һәлак була), Габдулла Ибраһимов (сугышта һәлак була), Нур Яһудин, Рәбига Трегулова эшли башлый. Сугыштан соң Әбүәп Афзалов, Бәһия Вәлиева, Нәсимә Мансурова – Җиһаншина, Әнвәр Фәсхетдинов, Җиһангир Җиһаншин, Әхмәдиша Җиһаншин, Роза Җиһаншина, Мәбрүрә Рәхмәтуллина, Шамил Сабиров, Рәшит Мәрдиханов, Мөслимә Гарифуллина, Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова труппага кушыла. 1960-1970 елларда Фәез Бәдриев, Илүсә Бәдриева, Ания Фәттахова, Мәүҗит Фәттахов, Анатолий Богатырев, Әлфия Мусина, Мәйсәрә Нурмөхәммәтова, Фидәес Мөхәммәдиев, Ринат Юзикеев, Нәсилә Гәрәева, Фәнисә Зәйнетдинова, Венера Туктарова, Гөлфинә Газизуллина, Әхмәт Гәрәев, Венера Нигъмәтуллина килә. 1970-1980 елларда театрга Рөстәм Муллин, Инсаф Фәхретдинов, Таһир Хәлиуллин, Рәзилә Харисова – Муллина, Венера Хәмидуллина – Иванова, Әлфидә Теряева, Әхнәф Исрафилов, Хафиз Хамматуллин, Гөлшаһидә Сәлахова, Раушания Галиуллина килә. Хәзерге составта шулай ук Эльмира Әхмәтханова, Эльмира Гәрәева, Ләйсән Әхмәтшина, Гүзәл Хамматуллина, Чулпан Бәдретдинова, Динара Акматова, Руслан Әхмәтҗанов, Рания Хәлимова, Илсинә Миннемуллина, Ленар Миннемуллин, Эльвира Хәйретдинова, Рифат Хафизов, Ильяс Закиров, Зилия Хөсәенова, Гөлназ Биктаһирова, Илдус Кәримов, Рәзилә Нуриева, Язгөл Хәбибуллина, Рөстәм Зиннуров, Раушан Зиннуров, Илнар Әхмәтҗанов эшли. Танылган хезмәткәрләр (автоматик исемлек)

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1936 Мөхит Кичүбаев 1910-08-16 Сыскы театр актеры 1979-06-24 1961 1962 Туфан Миңнуллин 1935-08-25 Олы Мәрәтхуҗа М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсеА.М. Горький ис. Әдәбият институтының Югары әдәби курслары сценаристязучысәясәтчедраматургпублицистязучы-новеллист Tufan Minnullin 2012-05-02 Рәис Нәгыймов 1946-01-02 Күҗәкә Минзәлә педагогика көллиятеФ.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте композитормузыка мөгаллимеvoice teacherбаянчы 2012-11-25 1983 1990 Инсаф Фәхретдинов 1951-04-27 Губаха Россия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты актёр Insaf Fahretdinov 1998 2000 Булат Насыйхов 1960-11-02 Лениногорск Россия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институтыКазан сынлы сәнгать укуханәсе рәссамкуючы-рәссамарт-директор 1980 1981 Рөстәм Галиев 1960-08-27 Киекле Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеМәскәү дәүләт мәдәният институты театр актерытеатр режиссерысәнгать җитәкчесетеатр директоры Роберт Шәймәрдәнов 1963-12-23 Татар Шураны Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеКазан дәүләт мәдәният институты оешманың баш җитәкчесе 2022-12-19 Булат Ибраһимов 1975-12-12 Актаныш Яр Чаллы сәнгать көллиятеРоссия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты рәссам

Искәрмәләр

Әдәбият Б. Гыйззәт. Минзәлә татар дәүләт драма театры. Фотоальбом. Казан: «Татполиграф», 196?. Сылтамалар

Минзәлә театры 75 еллыгын бәйрәм итте Театр сәхифәсе Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:1935 елда барлыкка килгәннәр Төркем:Татар театрлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Минзәлә театры Төркем:Минзәләнең Муса Җәлил урамы