Мөслим Мөхәммәт оглы Магомаев (; 1942 елның 17 августы, Бакы — 2008 елның 25 октябре, Мәскәү) — совет, Азәрбайҗан, Россия эстрада һәм опера җырчысы (баритон), актёр, композиторВ Баку почтили память Муслима МагомаеваМуслим Магомаев — биография — актёры — знаменитости в кино — Кино-Театр.ру. ССРБ-ның халык артисты (1973)Музыкальная энциклопедия. Гл. ред. Ю. В. Келдыш. Т. 3. Корто — Октоль. 1104 стб. с илл. М.: Советская энциклопедия, 1976.

Биографиясе Мөслим Магомаев 1942 елның 17 августында Бакы шәһәрендә туган. Аның атасы — Магомаев Мөхәммәт, театр рәссамы, Җиңүгә кадәр 15 көн калгач, фронтта һәлак булаПодвиг сержанта Магомаева әнисе — Айшет Магомаева (сәхнә псевдонимы — Кинжалова), драматик актриса, Сталин стипендиаткасы.

Әтисе ягынан бабасы — Абдулмөслим Магомаев, азәрбайҗан композиторы, Азәрбайҗан дәүләт филармониясе аның исемен йөртә, азәрбайҗан классик музыкасына нигез салучыларның берсе булып тора. Әнисе Айшет Әхмәд кызының чыгышы турында Мөслим Магомаев болай дип язган: ул Майкоп шәһәрендә туган, аның әтисе милләте буенча төрек, ә әнисе яртылаш адыгей, яртылаш рус. Әтисенең килеп чыгышы турында сөйләгәндә, әбисе (әтисенең әнисе) татар булганын әйткән (әбисе Бәдигөлҗәмал — Али һәм Хәнәфи Терегуловларның бертуган сеңлесе). Документларда әтисе Магомаев Мөхәммәт — милләте буенча азәрбайҗансм. наградные листы Магомаева:,. Мөслим Магомаев үзен һәр чак азәрбайҗан, ә гражданлыгы турында: «Азәрбайҗан — минем атам, Россия — минем анам»Магомаев вернулся в Кремль по приказу Андропова. Российская Газета, Пятница, 16 августа 2002 г., № 153 (3021).. дигән.

Тол калган әнисе театр карьерасын сайлый, Вышний Волочёк, аннары Мурманскига күчеп киткән, Мурманск өлкә драмтеатрында эшли, яңадан кияүгә чыга. Мөслимнең әнисе буенча энесе Юрий һәм сеңлесе Татьяна барМуслим МАГОМАЕВ: «Меня любили главные люди страны»..

Сугыштан соң Мөслим бабасы Магомаев Җамалетдин Мөслим оглы гаиләсендә тәрбияләнә.

Мөслим Бакы консерваториясе каршындагы музыкаль мәктәптә (хәзер Бөлбөл оглы исемендәге урта махсус музыкаль мәктәп) фортепиано һәм композиция классы буенча укый«Кто есть кто в современной культуре». Эксклюзивные биографии. — Выпуск 1—2. — М.: МК-Периодика, 2006—2007, на сайте Муслима Магомаева. Мәктәптә вокаль бүлек булмаганлыктан, Мөслим 1956 елда Асаф Зейналлы исемендәге Бакы музыкаль училищесына укырга керә. (1959 елда) укуын тәмамлый.

Иҗади эшчәнлеге

1963 елдан М. Ф. Ахундов исемендәге Азәрбайҗан опера һәм балет театры солисты. 1964-65 елларда Милан театрында стажировка үтә.

1969 елда Сопот халыкара җыр фестивалендә Магомаев I бүләк ала, ә Канныда 1969 һәм 1970 елларда Грамязмалар һәм музыкаль басмалар фестивалендә (MIDEM) күп миллионлы грампластинкалар өчен — «Алтын тәлинкә» белән бүләкләнә.

1973 елда, 31 яшендә, Магомаев ССРБ халык артисты, аннан алда, 1971 елның 29 апрелендә, Азәрбайҗан халык артисты исемен алаRespublikanın incəsənət xadimlərindən bir qrupuna Azərbaycan SSR Fəxri adlarının verilməsi haqqında Azərbaycan SSR Ali Soveti Rəyasət Heyətinin 29 aprel 1971-ci il tarixli Fərmanı  — anl.az..

1974 елда Магомаев Япониядә абруйлы Tokio музыкаль фестивалендә (Tokyo musik festival) ССРБ-дан вәкил була.

1975 елдан 1989 елга чаклы Магомаев үзе булдырган һәм ССРБ буйлап күп гастрольләр оештырган Азәрбайҗан дәүләт эстрада-симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе була.

1960 һәм 1970-елларда Магомаев ССРБ-да чиксез популярлыкка ирешә: күп меңлек стадионнар, бөтен Советлар Берлеге буйлап бетмәс гастрольләр, телевидениедә еш чыгышлар ясый. Аның җырлары язылган пластинкалар күп тираж белән чыгарыла. Хәзерге көнгә кадәр ул постсовет биләмәләрендә яшәгән төрле буын кешеләренең табынган җырчысы булып кала.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Азәрбайҗан ССР-ның атказанган артисты (1964) Азәрбайҗан ССР-ның халык артисты (1971 елның 29 апреле) ССРБ-ның халык артисты (1973 елның 17 декабре) Указ Президиума Верховного Совета СССР от 17 декабря 1973 года № 5204—VIII «О присвоении почетного звания народного артиста СССР Магомаеву М. М.» Чечен-Ингуш АССР-ның атказанган артистыВ Грозном появится улица Магомаева // KP.RU — Ставрополь Почёт ордены (РФ, 2002 елның 17 августы)Указ Президента РФ от 17 августа 2002 г № 906 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971) Халыклар Дуслыгы ордены (1980 елның 14 ноябре) Указ Президиума Верховного Совета СССР от 14 ноября 1980 года № 3301-X «О награждении орденами и медалями СССР работников, наиболее отличившихся при подготовке и проведении Игр XXII Олимпиады» «Азатлык» ордены (Азәрбайҗан), 2002 елның 17 августы) «Шөһрәт» ордены (Азәрбайҗан, 1997) «Поляк мәдәнияте каршында казанышлары өчен» күкрәк билгесе III дәрәҗә «Шахтер даны» күкрәк билгесе «Данко йөрәге» ордены («халыкара рухи үзәге» һәм «Санкт-Петербург һәм Мәскәү калаларының җәмәгать оешмалары советы») М. В. Ломоносов ордены (Хәвефсезлек, оборона һәм хокук тәртибе академиясе, 2004) Бөек Пётр исемендәге милли бүләк (2005) «Овация» Россия милли премиясе («Легенда» номинациясендә) (2008).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Магомаев Муслим Магометович//Большая советская энциклопедия Персональный сайт Муслима Магомаева Бениз.аз — Альбомы и Биография Муслима Магомаева Мультипортал Муслима Магомаева в системе ReverbNation для композиторов, певцов, поэтов-песенников и продюсеров (2011) Страничка Муслима Магомаева на Есенин. РУ («Капли жемчужные...» Памяти Муслима Магомаева) Тексты арий, романсов и песен из репертуара Муслима Магомаева Интервью Муслима Магомаева «Российской Газете» Интервью Муслима Магомаева на радио «Эхо Москвы» Известия. Ру: Россия прощаемся с Муслим Магомаев Муслим Магомаев — звезда на сцене и на небе «Дивлюсь я на небо». Видео с киевского концерта 1964 года Песни Муслима Магомаева (Видеоклипы) Газета «Бульвар Гордона». Муслим Магомаев: «Милиция меня до сих пор узнает, а вот сам себя в зеркале — увы, не всегда». Последнее интервью Муслима Магомаева. Интервью с Андреем Карауловым Литературно-публицистический критический журнал «Клаузура». «Преданный Орфей», Выпуск № 2, 2011 год Владимир Попков «Преданный Орфей» // Евген Додолев «Новый Взгляд» : газета.  — Москва, 2008.  — № 29.  — С.  02. М. Ясаев, народный артист ЧР «Голос, пленявшийи весь мир» // «Чечня сегодня» : газета.  — Грозный, 2009. В столице Чечни именем Муслима Магомаева назовут улицу Статья Святослава Эле в коллекционный издании из 5 DVD, посвященном творчеству Муслима Магомаева Стихотворение Семена Венера, посвященное памяти Муслима Магомаева

Төркем:17 август көнне туганнар Төркем:1942 елда туганнар Төркем:Бакыда туганнар Төркем:25 октябрь көнне вафатлар Төркем:2008 елда вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:ССРБ җырчылары Төркем:Россия җырчылары Төркем:Азәрбайҗан җырчылары Төркем:XX гасыр җырчылары Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Әлифба буенча композиторлар Төркем:ССРБ композиторлары Төркем:Россия композиторлары Төркем:XX гасыр композиторлары Төркем:XXI гасыр композиторлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Россия актерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:XXI гасыр актерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:ССРБ халык артистлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр Төркем:Азәрбайҗан ССР халык артистлары Төркем:Баритоннар Төркем:«Овация» премиясе лауреатлары