Боголюбово - Рәсәйнең Владимир өлкәсе Суздаль районындагы авыл. Боголюбово авыл бистәсенең административ үзәге. Русиянең тарихи шәһәрләре исемлегенә кертелгән
Географиясе Боголюбово Нерль елгасы тамагында (Нерльнең белән кушылган Клязьма урынында), Владимирдан 2 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.
Тарихы Боголюбово - Андрей Боголюбскийның элеккеге резиденциясе. Боголюбово (тәүге исеме Боголюбый) 1158 елда кенәз Андрей кушуы буенча нигезләнгән, чөнки Нерль Ока бассейнын Иделнең өске бассейны белән тоташтырган. Боголюбовоның нигезе салыну тарихы руханилар белән кенәз Андрейга Изге Ананың күренеүе турындагы легенда белән бәйләнгән: кенәз Андрей Изге Ана иконасын Владимирдан Ростовка алып барганда, Владимирга 10 км җитәрәк, атлар туктыйлар һәм алга таба бармыйлар. Бу урында төн үткәрәләр. Бу төнне кенәзгә Изге Ана күренә После усердной молитвы князю Андрею явилась Пресвятая Богородица, с повелением поставить Её икону во Владимире., шул урында Боголюбовоны һәм монастырь төзегәннәр.
Андрей кенәз вакытында Боголюбово даими халкы, үзидарә, сәүдә, һөнәрчелек, милиция, посады һ.б. булган шәһәргә, ягъни Төньяк-Көнчыгыш Русиянең чын башкаласына әйләнә Заграевский С. В. К вопросу о столицах Северо-Восточной Руси: Переславль-Залесский при Юрии Долгоруком, Боголюбово при Андрее Боголюбском. // Мат-лы ХХ межрегион. краевед. конф. (17 апреля 2015 г.). — Владимир, 2016. — С. 296—306. .
Боголюбовоның үсеше Андрей Боголюбский үлеменнән соң туктый. 1177 елда Боголюбово монгол-татарлар, Рязань кенәзе Глеб тарафыннан җимертелгән һәм таланган, аның элеккеге әһәмияте югалган. XVII-XIX гасырларда аның үзәк өлешендә монастырь төзелеше башкарылган.
1945-1965 елларда Боголюбово Владимирский районының үзәге була, 1965 елдан - Суздаль өлкәсенә карый. 1960 елда ул шәһәр тибындагы торак пункт статусын ала ; 2006 елның 1 гыйнварыннан - Боголюбово авыл бистәсенең административ үзәге Муниципальное образование Боголюбовское сельское поселение .
Күренекле кешеләре
Боголюбовода шахмат буенча дөнья чемпионы Элизавета Бикова туган Почётные граждане Боголюбово. Танылган рәссам һәм музыка укытучысы, Минск операсы солисты Н. В. Рахчеев та шушы авылдан.
Халкы
Искәрмәләр
Әдәбият
Заграевский С. В. Боголюбовский архитектурный ансамбль: вопросы истории и реконструкции // Новые исследования памятников архитектуры Владимиро-Суздальского музея-заповедника. — М., 2008. Книга-спутник по древним городам Владимирской земли. Боголюбово
Сылтамалар
Владимиро-Суздальский музей-заповедник На сайте «Виртуальный Владимир»
Төркем:Борынгы рус шәһәрләре Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр