Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши (, — , ) — күренекле татар галиме, тарихчы, мөгаллим, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, җәдитчелек хәрәкәтенең мәшһүр вәкиле.
Тәрҗемәи хәле Ул Казан өязенең (хәзерге Татарстанның Биектау районы) Кече Солабаш авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Укырга-язарга өйрәнү, Коръән нигезләре һәм Көнчыгыш телләре буенча беренче дәресләрне заманасына күрә зур белемле саналган бабасы белән атасыннан ала Аның бабасы Гобәйдулла бине Кәлимулла Габәш XIX йөз башында үк эпистоляр «Фатыйманәмә» поэмасы белән шөһрәт казана, атасы Мөхәммәт бине Гобәйдулла дини әдәбиятны яхшы белүче һәм татарча кулъязма китап күчереп язучы буларак таныла.
Уку һәм хезмәт юлы
1874-1886 елларда Казанның Әҗем мәчете каршындагы «Гаффария» мәдрәсәсендә укый һәм соңрак шунда мөгаллимлек итә. 1889 елда Казан эшмәкәрләре бертуган Юнысовларның мөселман балалары ятимханәсендә укыта һәм анда, шәһәрдә беренчеләрдән булып, җәдитчә укыту ысулларын кертә.
1890 елдан — Кече Солабаш авылы мәчете имам-хатибы, 1894 елдан — ахун. 1895-99 елларда Оренбург Мөселманнар Диния нәзарәтендә казый булып эшли. Шул ук вакытта «Галия» һәм «Госмания» мәдрәсәләрендә укыта.
Октябрь инкыйлабыннан соң Арча кантоны педагогик курсларында укыта.
Кулга алынуы һәм үлеме 1932 елның гыйнварында кулга алына, хөкем ителеп, Архангельск өлкәсенә төзәтү эшләренә сөрелә. 1936 ел башында, сәламәтлеге какшау сәбәпле, иреккә чыгарыла. 1936 елның 7 августында вафат була. Ул Кече Солабаш авылы зиратына җирләнгән.
Татар тарих белеменә керткән өлеше Һун, скиф, гиперборияле, сармат, авар, аланнарны төркиләр дип күрә Угыр-венгр, башкорт, болгар-хәзәр һәм маҗар-мишәрләрне угыр-болгар төркеменә берләштерә Болгарлар – төркиләр белән сәкълаблар кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән халык дип әйтә Татар этнонимын ул Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыклары белән бәйләп аңлата. Татарларга «Россия төркиләре» дип билгеләмә бирә. ТАССР Үзәк музееның татар-мөселман коллекциясен туплауда зур роль уйный.
Мәкаләләре һәм фәнни хезмәтләре Ефим Маловка рәддия (1886) Тәрбияле бала (1889) Саулык (1889) Басыйрәт (1889) Төрк ыруглары (1897) Мөхтасар тарих кауме төрк (1899) Мөфассал тарих кауме төрк (1909)
Шулай ук карагыз Солтан Габәши Кече Солабаш авылы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Тукай сайты Татар энциклопедиясе
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Татар мөгаллимнәре Төркем:Татар тарихчылары Төркем:Татар дин әһелләре Төркем:Җәдитчелек