Илтамга (дәүләт тарафына кулланыла) яки тугра (махсус аерым билге) яки чит ил алынмасы герб (немец сүзеннән чыга, Erbe — мирас дигән сүз) — билге, тамга, тугра, эмблема, хуҗасын (кеше, катлам, ыруг, шәһәр, ил һәм башкаларны) тасвирлап торучы сурәтен ташыган, буыннан буынга тапшырылып килүче, аеручы билге. Гербларны өйрәнү белән геральдика фәне шөгыльләнә.

Тарих һәм терминология

Татар тарихында тугра һәм тамга сүзләре кулланылган. Һәр хан, әмир, хәттә морза һәм бәк үз тамгасына, туграсына ия булган. Кайберләре рус геральдик туграларына күчкән, мәсәлән Юсупов (Йосыпов) кенәзләренең туграсына ярымай сурәтләнгән.

Татарстан Илтамгасының үзәгендә акбарс сурәтләнә, акбарс — Идел буе Болгары дәүләтенә кергән кабиләләренең берсе — барсилләр төп туграсы булган, болгарларның туграсы — Яңарыш тамгасы (Кубрат ханның тамгасы) булган, Төрки каһанлыгының туграсы — бүре, Алтын Урданың туграсына ярымай кергән булган, әлеге бар тугралар татар халкының тарихи тамгалары була.

Татар тарихи тугралары

Аланнар һәм төрки халыкларда ыруг билгеләре һәр аристократ нәселгә бирелүче тамга шикелле булганнар.

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз Геральдика Дәүләт герблары исемлеге Тамга

Сылтамалар

Герб // Большая советская энциклопедия.

Герб, эмблема, символ: в чем разница? Геральдика как эмблематическая система: история становления (статья из «Словаря средневековой культуры») Основные принципы оформления личного герба в современной России Дворянская геральдика России вчера и сегодня

Төркем:Үрнәкләр:Шәһәрләр буенча герблар