Владимир Иванович Даль ( 1801 елның 22 ноябре (10) - 1872 елның 4 октябре (22 сентябрь) - рус язучысы, этнограф һәм лексикограф, фольклор җыючы, хәрби табиб. Иң зур танылу китергән хезмәте - "Җанлы бөекрус теленең аңлатмалы сүзлеге " (), аны туплау өчен лексикограф 53 ел гомерен багышлаган.
Биографиясе Владимир Даль 1801 елның 22 (10) ноябрендә Россия империясе Екатеринослав губернасының Луганск заводы (хәзер Луганск ) бистәсендә табиб Иван Матвеевич Даль һәм аның хатыны Юлия Христофоровна (кыз фамилиясе Фрейтаг) гаиләсендә туган .
Аның әтисе, руслашкан дания кешесе Йоһанн Кристиан Даль ( 1764 - 21 октябрь, 1821), 1799 елда Иван Матвеевич Даль исеме белән бергә Россия гражданлыгын ала. Ул алман, инглиз, француз, рус, идиш, латин, грек һәм борынгы яһүд телләрен белгән, теолог һәм табиб булган. Лингвист буларак аның даны Екатерина II патшабикәгә ирешә, ул аны Санкт-Петербургка үзенең китапханәчесе вазифасына чакыра. Соңрак Йоһанн Даль Енага барып, анда медицина факультетында курс тәмамлый һәм медицина докторы булып Россиягә кайта.
Санкт-Петербургта Иван Даль өйләнә, аларның ике кызы (Паулина һәм Александра) һәм дүрт улы була.
Дальгә нибары дүрт яшь булганда, аның гаиләсе Николаевка күченә. 1814 елда дворян дәрәҗәсенә ирешеп, Кара диңгез флотының өлкән табибы Иван Матвеевич үз балаларын Санкт-Петербург хәрби-диңгез кадетлар корпусында укыту мөмкинлеге ала.
Тәүге еллар
Даль башлангыч белемне өйдә алган. Гаиләдә барлык балаларына китапка, матбугатка мәхәббәт тәрбиялиләр.
Унөч ярым яшендә Карл энесе (бер яшькә кечерәк) белән Санкт-Петербург Хәрби диңгез Кадетлар корпусына укырга керә, анда ул 1814-1819 елларда укый. 1817 кампаниясе вакытында ул иң яхшы укучылар белән " Феникс " бригында йөзүдә катнаша. Стокһольмда, Копенгагенда, Карлскрунда була. 1819 елның 2 мартында ул укуны тәмамлап Россия Империясенең Кара диңгез флотына билгеләнә. Соңрак ул укыган вакытын «Мичман Поцелуев, или Живучи оглядывайся» (1841) хикәясендә тасвирлый (1841).
Кара диңгездә 1824 елга кадәр хезмәт итә, аннан соң ул Балтыйк буенда хезмәтен дәвам итә (1824-1825). 1823 елның сентябреннән 1824 елның апреленә кадәр ул ирегеннән мәхрүм ителә, чөнки Кара диңгез флотының баш командующие Алексей Грейг һәм аның сөяркәсе турында эпиграмма язуда шикләнелә. Бу эпизод Дальнең Николаевтан Кронштадтка күчерелүе белән бәйле.
Хәрби диңгез флотында берничә ел хезмәт иткәннән соң, Владимир Даль 1826 елның 20 гыйнварында Дерпт университетының медицина факультетына укырга керә. Ул кысан шартларда яши, рус телен укытып акча эшләргә мәҗбүр була. Ике елдан соң, 1828 елның гыйнварында, В. И. Даль казна исәбенә укучылар санына күчерелә Stieda Z. Aus dem Zeben Dahls. Dorpat, 1873. С. 5-6 . Монда, беренче чиратта, ул вакытта галим өчен кирәк булган латин телен интенсив өйрәнергә туры килә. Фәлсәфә факультеты игълан иткән тема буенча эше өчен ул көмеш медаль ала.
1827 елда Александр Воейковның "Славянин" журналы Дальнең беренче шигырьләрен бастыра. 1830 елда В. И. Даль инде прозаик булып китә; аның «Цыганка» хикәясе «Московский телеграф»та басылып чыга.
Медицина практикасы Укуны 1828 елда, төрекләр белән сугыш башлангач, өзәргә туры килә, Дунай аръягында чума таралуы белән бәйле рәвештә, армия хәрби медицина хезмәтен актив көчәйтергә тәлап ителә. Владимир Даль графиктан алда "медицина гына түгел, ә хирургия табиблыгы өчен дә имтиханнарын уңышлы тапшыра" Мельников П. И. (Андрей Печерский). Воспоминания о Владимире Ивановиче Дале // Русский вестник. 1873. Т. 104. С. 275—340.
1828-1829 еллардагы Россия-Төркия сугышы һәм 1831 елгы Польша кампаниясе вакытында Владимир Даль үзен яхшы хәрби табиб итеп күрсәтә. Висла аша үткәндә, инженер булмаганлыктан, Даль үзе күпер сала, гаскәр үтеп беткәнче саклап торып, соңыннан үзе җимерә. Даль үзенең югары җитәкчеләреннән турыдан-туры вазифаларын үтәмәгән өчен шелтә ала, ләкин Николай I аны 4-нче дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкли. 1832 елның мартыннан ул башкала хәрби-коры җир госпиталендә ординатор булып эшли һәм тиздән Петербурның танылган табибы булып китә VIVOS VOCO: Г. П. Матвиевская, «НАТУРАЛИСТ ВЛАДИМИР ДАЛЬ»
Соңрак та, хирургия практикасын калдыргач, Даль медицинаны бөтенләйгә ташлап куймый. Ул офтальмология белән кызыксына һәм гомеопатия белән мавыга. "Современник" журналында (1838,№ 12 ) Об омеопатии: [Открытое письмо кн. В. Ф. Одоевскому] // Современник. 1838. — № 12. — С. 43—72. Россиядә гомеопатияне яклаган беренче мәкалә бастыра.
Беренче китап 1832 елда Даль беренче әкиятьләр китабын («Русские сказки из предания народного изустного на грамоту гражданскую переложенные, к быту житейскому приноровленные и поговорками ходячими разукрашенные Казаком Владимиром Луганским. Пяток первый») бастырып чыгара. Бу әсәре аңа Россия башкаласының әдәби даирәләрендә танылу китерә.
Дальнең китабын укыгач, Дерпт университеты ректоры элеккеге студентын рус әдәбияты кафедрасына чакыра. Шул ук вакытта китап филология докторы дәрәҗәсе өчен диссертация итеп кабул ителә. Ләкин Мәгариф министры, "Рәсәй әкиятләрен..." ышанычсыз дип таба, чөнки китап авторына III бүлек начальнигы Александр Мордвинов шикаять язган була«…она напечатана самым простым слогом, вполне приспособленным для низших классов, для купцов, для солдат и прислуги. В ней содержатся насмешки над правительством, жалобы на горестное положение солдата и пр.» .
1832 елның көзендә Даль авыруларны карап йөргән вакытында кулга алына һәм Өченче бүлеккә озатыла. Ул репрессияләрдән тәхет варисы остазы Жуковскийның яклап чыгуы белән генә котылып кала, Дальне гаепләүләр кире кагыла, ләкин әкиятләренең сатылмаган өлеше юкка чыгарыла.
Даль Ырынбурда 1833 елда өйләнеп, Даль июль аенда Ырынбурга хәрби губернатор В. Перовский җитәкчелегендә махсус йөкләмәләр буенча рәсми башкаручы итеп күчерелә. Ул бу вазыйфасында сигез ел чамасы хезмәт итә Модестов Н. Н. Владимир Иванович Даль в Оренбурге. Труды Оренбургской учёной архивной комиссии. Вып.27. Оренбург, 1913 .
Көньяк Уралда булганда ул районнарга бик күп сәяхәт итә, фольклор материаллары җыя, табигать фәннәре белән шөгыльләнә. Ырынбур губернасының үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы коллекцияләре өчен ул 1838 елда Санкт-Петербург Фәннәр академиясенең физика һәм математика бүлегенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана. Башкортлар, казакълар, руслар һәм башка халыкларның фольклоры,этнографиясе буенча тупланган материаллар аның «Башкиры. Этнографический очерк, описание башкирцев и их образа жизни» (1862) һәм башка әсәрләрендә дөнья күрә
Рус теленнән кала, Даль ким дигәндә 12 тел белә, төрки телләрне аңлый, Ырынбурда төрки кулъязмалар җыя, шуңа күрә ул Россиядә тәүге төрки халыклар белгечләрнең берсе санала Благова Г. Ф. Владимир Даль и его последователь в тюркологии Лазарь Будагов. // Вопросы языкознания. — 2001. — № 3. — С.22-39. . Аның аңлатмалы сүзлегенә охшаштырып Лазарь Будагов төрки диалектларның үз сүзлеген яза башлый.
1835 елда Даль Уфа губерна статистика комитетының беренче составының мөхбир әгъзасы итеп сайлана. Ул әдәби иҗатын дәвам итә, " Сельское чтение " журналында актив хезмәттәшлек итә.
В. Даль һәм башкортлар
Даль Ырынбур краенда башкорт, казакъ, рус һ.б. халыкларның фольклоры, этнографиясе буенча җыйган материаллары "Бүре сунары" ("), "Башкорт су кызы" (" -"Заятүләк белән Сусылыу" эпосы; 1843), "Майна" (1846), "Курку" ("Собирание"; 1861), "Башкортлар. Этнографик очерк, башкортларны һәм аларның яшәү рәвешен тасвирлау" (""; 1862) һ.б. әсәрләренең нигезен тәшкил итә. "Кымыз турында" мәкаләсендә (1843) кымыз әзерләү процессы һәм аның файдалы үзенчәлекләре турында бәян ителә. Башкорт кантоннары һәм башкортларның авыл хуҗалыгы тасвирламасын төзү (1848 елда автор тарафыннан юк ителә). Даль флора һәм фауна коллекциясен җыя, ул Ырынбур зоология музеен (хәз. Ырынбур төбәк тарихи‑туган якны өйрәнү музее) оештыру, зоология (1847) һәм ботаника (1849) китаплары язу өчен нигез була ДАЛЬ Владимир Иванович . Ул язган башкорт җырлары турындагы әсәре 1896 елда Казанда басылып чыгаБашкирские песни //Известия общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, .Т.13. Вып.5
Хәзерге вакытта Башкортстанда, Ырынбур өлкәсендә В. Даль мирасын өйрәнәләр, нәшер итәләр, аның турында китаплар да чыгып тора: Оренбургский край в художественных произведениях писателя. Оренбург, 2001. Рахимкулов М.Г. Даль как интерпретатор башкирского фольклора //Фольклор народов РСФСР. Уфа, 1980; Чванов М. “Примите справедливого Даля!...” //Корни и крона. Уфа, 1991; Неизвестный Владимир Иванович Даль. Оренбург, 2002; Матвиевская Г.П., Зубова И.К. Владимир Иванович Даль в Оренбурге. Оренбург, 2007.
Пушкин белән танышу
Дальнең Пушкин белән танышуына 1832 елда Жуковский арадашлык итергә тиеш булса да, Владимир Даль танылган шагыйрь белән үзе барып танышырга һәм сакланып калган әкиятләрнең берничә күчермәсен бүләк итәргә була. Пушкин мондый бүләккә бик канәгать кала һәм моның өчен Владимир Ивановичка үзенең Балда турындагы әкиятенең кулдан язылган версиясен, шушы атаклы автографы белән бүләк итәВпервые напечатана П. Мельниковым в «Полном Собрании сочинений Владимира Даля (казака Луганского)», т. I, 1897 г., стр. XXXIII. По словам Мельникова, надпись была сделана Пушкиным на рукописи его сказки о рыбаке и рыбке, подаренной с этой надписью В. И. Далю, после того как последний напечатал в 1832 году свои «Русские сказки. Первый пяток». http://feb-web.ru/feb/pushkin/texts/selected/rup/rup-725-.htm?cmd=p :
Бер елдан соң, 1833 елның 18-20 сентябрендә Даль Пушкинны Ырынбур губернасының Пугачев үткән юллары буйлап озатып йөри. Даль белән шагыйрь Пугачёв вакыйгаларының иң мөһим урыннарына сәяхәт кыла. Менә шунда туа да инде Пушкинның геройы күргән "телсез башкорт" образы! «Башкирец с трудом шагнул через порог (он был в колодке) и, сняв высокую свою шапку, остановился у дверей. Я взглянул на него и содрогнулся. Никогда не забуду этого человека. Ему казалось лет за семьдесят. У него не было ни носа, ни ушей. Голова его была выбрита; вместо бороды торчало несколько седых волос; он был малого росту, тощ и сгорблен; но узенькие глаза его сверкали еще огнем. «Эхе! – сказал комендант, узнав, по страшным его приметам, одного из бунтовщиков, наказанных в 1741 году. – Да ты, видно, старый волк, побывал в наших капканах. Ты, знать, не впервой уже бунтуешь, коли у тебя так гладко выстрогана башка» - «Капитанская дочка».
Бу ярдәме өчен рәхмәт йөзеннән шагыйрь Дальгә 1835 елда үзенең «Истории Пугачёва» ("Пугачев тарихы") күчермәсен бүләк итеп җибәрә.
1836 ел азагында Даль Санкт-Петербургка килә. Пушкин дустының кайтуын шатланып каршы ала, күп тапкыр очрашалар, ул Дальнең лингвистик ачышлары белән кызыксына. Пушкинга бигрәк тә кыштан соң еланнар ташлый торган тире - «выползина» сүзе бик ошап төшә. Дальгә яңа сюртук киеп килгәч, Пушкин күңелле шаярта: “Нәрсә, выползинам шәпме? Хәер, мин тиз генә бу выползинадан чыкмыйм әле. Мин аны кигән килеш шундый әйберләр язачакмын!" Ул Дантес белән дуэль көнендә дә бу сюртугын салмый. Яраланган шагыйрьгә кирәксез газаплар китермәс өчен, сюртугын ертып алалар. Даль Пушкинның фаҗигале үлеме шаһиты да булган.
Дуэль турында белгәч, Пушкин гаиләсе аны чакырмаса да, Даль дусты янына килә. Шагыйрьне танылган табиблар чолгап алган була. Пушкин дустын шатланып сәләмли һәм, кулыннан тотып, ялварып сорый: "Дөресен әйт, мин тиздән үләрменме? " Даль һөнәренә ярашлы дөрес җавап бирә: "Без сиңа өметләнәбез, чын, өметләнәбез, син дә өметеңне өзмә." Пушкин рәхмәтен белдереп аның кулын кыса һәм җиңел сулап, рәхмәт әйтә. Ул күңеле күтәрелеп китеп, хәтта мүк җиләге сорый, Наталья Николаевна исә шатланып: "Ул терелер! Күрерсез, ул яшәр, ул үлмәс! "- дип сөенә.
Даль Пушкинның медицина тарихы көндәлеген язып барган. Ул үлгәч, табиб И. Т. Спасский белән Пушкинның тәнен тикшерәләр һәм Даль беркетмә яза Даль В. И. Записки В. И. Даля о смерти А. С. Пушкина // Пушкин и его современники: Материалы и исследования / Комис. для изд. соч. Пушкина при Отд-нии рус. яз. и словесности Имп. акад. наук.. — Пг., 1916. — Вып. 25/27. — С. 64—71. .