Вак балыкла́р (тюлькалар, ) — сельдьлеләр балык гаиләлегенең ыругы. Өч төре билгеле. Каспий (аларны килька дип атыйлар), Кара һәм Азак диңгезләрендә яшиләр. ТРда бер төре - чархаль сельде - Каспий вак балыкларның Идел түбәнлекләреннән Идел һәм Кама сусаклагычларына төче сулыкларда яши торган формасы (C.cultriventris) үтеп кергән.
Зур балыкларның озынлыгы 14 см га кадәр, авырлыгы 15 г чамасы. Тәңкәләре циклоидалар рәвешендә, вак, тыгыз урнашкан. Бугазыннан аналь ярыгына кадәр киль сузыла. Авызы кечкенә, тешсез. Арка йөзгече артында май йөзгече бар. Яшәвенең 1 нче елында җенси җитлегә. Май ахыры - июньдә су температурасы 14-18 °C булганда уылдык чәчә. Үрчемлелеге 5-60 мең бөртек уылдык. Зоопланктон, шулай ук маймычлар белән туена. 1-2 ел яшиләр.
Төрләре
Clupeonella cultriventris — Каспий килькасы Clupeonella abrau — Абрау вак балыгы Clupeonella engrauliformis — Анчоуссыман килька Clupeonella grimmi — Зур күзле килька Clupeonella tscharchalensis
Чыганаклар
ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
Төркем:Балыклар Төркем:Әлифба буенча хайваннар