thumb|250px|Оя (Accipiter g. gentilis)

Тавык карчыгасы () — карчыга кошлар гаиләлегенең чын карчыгалар ыругының ерткыч кош. Аурупада, Азиядә һә Төньяк Америкада киң таралган.

Тасвир Тавык карчыгасы карчыгалар ыругының иң зур төре. Иркәкләрнең массасы 0,63–1,1 кг, озынлыгы уртача 55 см, канатларының колачы 98–104 см. Тешеләр аз гына зуррак, аларның массасы 0,86–1,6 кг, озынлыгы 61 см, канатларының колачы 105–115 см.

Төрчәләр Урта Аурупа карчыгасы () Көнбатыш Себер карчыгасы, тойгын () Көнчыгыш Себер карчыгасы, Камчатка карчыгасы () Көньяк Урал карчыгасы () Урта Себер карчыгасы () Япония карчыгасы () Кавказ карчыгасы ()

Тойгын Себер карчыгасы зур кош, иркәкнең канат озынлыгы 32–35 см, тешенең — 35–39 см. Себер карчыгалары кышын кайвакыт үзең ояларыннан ерак көньякта очрашалар. Аларны Башкортостанда, Иделнең түбәнге өлешендә, Урта Азиядә, Кавказда күрделәр. Себер карчыгалары арасында аксыл (бүз) кошлар очрашалар, аларны аеруча тойгын дип атыйлар. Азия лачынчылары аларның кадерен беләләр.

«Кара лачын ау кошым Сиңа булмас, Шаһ Тимер! Аннан кала Бүз тойгын — Ул да булмас, Шаһ Тимер!» Идегәй дастаны

Чыганаклар

Искәрмәләр

Төркем:Чын карчыгалар Төркем:Кошлар Төркем:Әлифба буенча хайваннар