Энгель Нәвап улы Фәттахов — Татарстанның дәүләт эшлеклесе. Актаныш муниципаль районы башлыгы (1998—2012, 2018―2022), Татарстанның мәгариф һәм фән министры (2012—2017). Техник фәннәр кандидаты. Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Тормыш юлы Энгель Нәвап улы Фәттахов 1961 елның 12 июнендә ТР Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аспирантурада укый, «авыл хуҗалыгы машиналары» кафедрасында укыта. 9 фәнни хезмәт яза, 2 уйлап табу таныклыгы иясе. Төрле чорларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып 2012 елның 1 октябренә кадәр ТР Актаныш муниципаль районына җитәкчелек иткән.

2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә һәм шул вазифада 2017 елның 4 декабренә кадәр эшли.https://www.azatliq.org/a/28894393.html

2017 елның 8 декабрендә Актаныш районы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.https://www.azatliq.org/a/28903771.html

2018 елның 16 сентябреннән Актаныш районы башлыгыОльга Плешкова. министр образования РТ объявлен главой Актанышского района. prokazan.ru, 16.09.2018.

2022 елның 22 июнендә узган район советы депутатлары утырышында (48 депутатның 46сы катнашкан) район башлыгы вазифасыннан алына Энҗе Габдуллина. Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов: «Мин өйрәнгән, өченче мәртәбә китәм инде эштән». Интертат, 22.о6.2022.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2010 ― «Бөтенрусия халык санын алуда актив катнашкан өчен» медале 2021 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены Минниханов подписал указ о награждении Энгеля Фаттахова орденом «За заслуги перед РТ». realnoevremya.ru, 15.06.2021

Гаиләсе Хатыны белән ике кыз, бер малай үстергән. Хач киселү вакыйгасы 2022 елның 10 маенда билгесез затлар Актанышның җәмәгать зиратында җирләнгән, мәрхүм Виктор Смирнов каберенә куелган православие хачын икенче кат кисеп аткач, «Мин бу коточкыч фактны булдырмый кала алмавыбыз өчен мәрхүмнең туганнары һәм якыннары алдында гафу үтенәм. Бу хәл өчен тулы җаваплылыкны өстемә алам, лаеклы җәза алырга әзер һәм (район башлыгы вазифасыннан) отставкага китәм», дип белдерә. 2021 елның сентябрендә, әлеге хач беренче мәртәбә кисеп алынгач, район башлыгы буларак, республика җитәкчесеннән катгый кисәтү алган Минниханов о спиле креста в Актаныше: Такие происшествия в нашем обществе недопустимы. Татар-информ, 11.06.2022 .

Сак астына алу Мәхкәмә Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны сак астына алган. Тикшерүчеләр фикеренчә, 2018-2020 елларда шикләнүче Актаныш районы башлыгы булып эшләгән вакытта төзелеш ширкәтеннән үз йортын төзекләндерү рәвешендә ришвәт алган. Бу эш 21,8 млн сум акча тәшкил иткән дип хәбәр итә Тикшерү комитетының матбугат үзәге. Фәттахов гаебен танымаган«Рай для серферов» в деревне Чишма: силовики пришли домой к Энгелю Фаттахову. Бизнес-Онлайн, 22.05.2024Рузилә Мөхәммәтова. Энгель Фәттахов турында: «Кыштан соң яз килми калганы юк, Ходай ничек язса, шулай булыр» Интертат, 23.05.2024.

Тикшерү версиясе буенча, ул Актанышта эшчәнлек алып баручы фирма директорыннан 157 млн сумлык милекне таләп иткән. Законсыз алынган түләүләрнең, шул исәптән күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми суммасы 26 млн сумнан артып киткән. Моннан тыш, төзелеш фирмаларының берсе аның йортын 14 млн сумга ремонтлаган. Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов эшне карауны Актаныш судыннан Минзәлә судына алмаштыруны сораган. Судны алмаштыру кирәклеген Фәттаховның Актаныш башлыгы булуы һәм анда, шул исәптән суд хезмәткәрләре арасында да, элемтәләр булдыруы белән аңлаткан Актаныш районының элеккеге башлыгының җинаять эшен Минзәләдә караячаклар. Татар-информ, 22.08.2025.

2024 елның 16 ноябрендә Энгель Фәттаховның 39 яшьлек улы Илнар Фәттахов федераль эзләүгә бирелгән. Илнар Фәттаховка аеруча зур күләмдә ришвәт алуда читтән торып гаепләү белдерелгән Камаев дал показания на сына Энгеля Фаттахова – он объявлен в розыск. chelny-biz.ru, 16.11.2024Энгель Фәттаховның улы Илнар федераль эзләүгә бирелгән. Интертат, 16.11.2024.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Мәгариф министрлыгы сайтында Мәгариф министры КФУ ректорын милли белгечләр әзерләүне юкка чыгаруда гаепләде Фәттахов телләр турында канунны бозу өчен җәза бирелергә тиеш дип белдерде Энгель Фаттахов - Официальный сайт

Шулай ук карагыз

Төркем:Татарстанның мәгариф министрлары Төркем:Татарстанның муниципаль районнары башлыклары Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Район башлыклары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр