Фәрит Хәбибуллин — күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, Татар милли хәрәкәте башында торучыларның берсе, Татар яшьләр театрының беренче мөдире һәм режиссеры (1987-2001), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Фәрит Хәбибуллин 1967-1978 Тубыл һәм Сембер рус театрларында актер. 1978-1985 елларда Республика татар күчмә театрында режиссер. 1985 елда аның тәкъдиме белән, Халык мәгарифе министрлыгы каршында татар театр студиясен ачуга әзерлек эшләре башлана. Соңрак әлеге студия “Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры” дигән исем ала.
2007 елның 27 декабрендә вафат.
Хәтер Фәрит Хәбибуллин исемендәге премия 2025 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Фәрит Хәбибуллин исемендәге премияне гамәлгә куя. Əлеге премия «Һөнәр» фестивале программасында спектакле күрсәтелгән биш яшь режиссерның берсенә бирелә Кариев театры Фәрит Хәбибуллин исемендәге премияне гамәлгә куя. Татар-информ, 21.11.2025. 2025 елда премия Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты һәм режиссер Дамир Сидеевка Сидеев Дамир Радик улы. Әтнә театры сайты тапшырылганРузилә Мөхәммәтова. Әтнә театры артисты һәм режиссер Дамир Сидеевка Фәрит Хәбибуллин премиясе тапшырылды. Татар-информ, 8.12.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Фәрит Хәбибуллин вафат
Моны да карагыз
Төркем:Татар милли хәрәкәте шәхесләре Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Сәяси активистлар