Фетнә ( гарәп сүзе: болганыш, тәртипсезлек, бор. төрк. bulġaqlïqhttps://dergipark.org.tr/en/download/issue-full-file/68665) — урындагы хакимияткә каршы массакүләм (төркемләп) кораллы чыгыш. Фетнә, гадәттә, тискәре төсмердә йөри. Шуңа да ул хакимияткә уңышсыз каршылык күрсәтү буларак карала.
Тарих Башта "фетнә" сүзе шлакны чыгару өчен металл эшкәртүне аңлата Lane, E. Arab-English Lexicon. Бу сүз еш кына 656 елда хәлифә Госман үтерелгәннән соң башланган беренче ислам гражданнар сугышына карата кулланыла. Икенче фетнә дип гадәттә омейядлар (683–685) арасында хәлифәт белән идарә итү өчен талаш атала. Өченче фетнә - аббасиларның өмәвиләргә каршы революциясе (744-750). Дүртенче фетнә - Әл-Әмин белән Әл-Мәмүн арасында гражданнар сугышы (809-827).
Фетнә сүзе Коръәндә Бакара сүрәсенең 217-нче аятында искә алына. Аятта харам айда мөселманнар "Батан нәхлә" дигән урынга сәфәр кылганда кораеш мөшрикләренә тап булып, берничә Мәккә мөшрикләрен кулга алуы һәм үтерүе тасвир ителә . Тәрҗемәчеләр бу сүзне коткыга бирелү Кулиев Э. Коран. Перевод смыслов, күпаллалык Османов М-Н. Коран., вәсвәсә Крачковский И. Ю. Коран., җәберләү һәм буталчык дип тәрҗемә итәләр Пороховой В. М. Коран .
Ислам эсхатологиясендә Дәҗҗалның ( антихрист ) килүе - җирдәге иң зур фетнә. Дәҗҗал җирдә идарә итәчәк, могҗизалар эшләячәк, кешеләрне тәмугка һәм оҗмахка жибәрәчәк Если Даджаль ввергнет человека в рай, то этот человек на самом деле окажется в аду, и наоборот. . Даҗал үзен мессия дип атар һәм күп кешеләрне үзе артыннан ияртеп барыр.
Фетнә оялаган урын - дөнья (җирдәге тормыш): ахирәттә фетнә юк.
Аңлатмалар
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Ислам терминнары Төркем:Ихтилал