Яңа Уренгой () — Россиядә шәһәр, Ямал-Ненец автономияле округының халык саны буенча округының икенче шәһәре.
Халык саны — 104 144 кеше.
География Яңа Уренгой Көнбатыш Себердә, Евояха елгасы өстендә, Салехардтан 450 километр көнчыгыштарак урнаша. Яңа Уренгой — Соргыт тимер юлында станция.
Климат Уртача еллык температура — -5,7 °C Уртача еллык җил тизлеге — 3,4 м/с Уртача еллык һава дымлылыгы — 78%
Тарих 1949 елда Поляр түгәрәге буендагы тундрада Трансполяр магистральнең төзелеше башланды. Хәзерге Яңа Уренгой территориясендә Ягельная тимер юл станциясе төзелә. Сталин үлеменнән соң, юлның төзелеше туктатыла, аның төзегән өлешләрне ташланганнар.
1966 елда Уренгой бистәсе тирәсендә Уренгой газ чыганакны табалар, 1975 елда шәһәрнең төзелеше башлана.
1980 елда Яңа Уренгой шәһәр статусын ала.
1984 елдан Уренгой чыганагы газы Уренгой — Помары — Ужгород газүткәргече буенча Аурупага экспортка чыгарылу башлаган.
2004 елда шәһәр составына Коротчаево һәм Лимбяяха шәһәр тибындагы бистәләре кертеләләр.
2012 елның декабрьдә шәһәр хакимияте мигрант җинаятьчелеккә һәм экстремистик оешмаларга каршы көрәш максаты белән шәһәргә керү өчен пропуск системасы кертелгән."Яңа Уренгойдагы җинаятьчеләр мөселманнар исеменә тап төшерә"Для россиян закрыли въезд в Новый Уренгой
Халык 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg3.php 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 8 580 93 235 94 456 104 144 Дин
Православие Ислам Җәмигъ мәчете
Икътисад предприятиләре: " ООО «Газпром добыча Уренгой» " ООО «Газпром добыча Ямбург» " ООО «Газпром подземремонт Уренгой» " ООО «Газпром бурение»
Югары уку йортлары Россия Яңа университетының филиалы Төмән дәүләт университетының филиалы Мәскәү дәүләт университетының филиалы Тум дәүләт радиоэлектроника һәм идарә системалар университетының филиалы Ямал нефть һәм газ университетының филиалы
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар http://www.mojgorod.ru/janao/novyurengoj/index.html
Төркем:Ямал-Ненец автономияле округы шәһәрләре