Киров (искергән , ) — Россия шәһәре, Киров өлкәсенең административ үзәге.
Халык саны — 473 668 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 498 340 кеше.
Киров өлкәсенең тарихи, мәдәни, сәнәгый һәм фәнни үзәге.
2021 елның 21 маеннан ― Хезмәт даны шәһәре. География Шәһәр Нократ елгасы өстендә, Мәскәүдән 940 километрга төньяк-көнчыгышрак урнаша. Горький тимер юлының Киров һәм Киров-Котласский станцияләре.
Шәһәр аша Р159 (Киров — Түбән Новгород), Р166 (Киров — Слободской — Белая Холуница), Р167 (Киров — Цапели — Стрижи), Р168 (Киров — Советск), Р169 (Киров — Малмыж — Нократ Аланы), Р176 «Нократ» (Чабаксар — Йошкар-Ола — Киров — Сыктывкар) автоюллар баралар.
Победилово аэропорты.
Кировтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)Петрозаводск ~ 1420 кмАрхангельск ~ 1212 кмСыктывкар ~ 424 кмБерезники ~ 846 кмГлазов ~ 396 кмВологда ~ 802 км Ярославль ~ 690 км200px|center|Роза ветровКирово-Чепецк~ 36 кмПермь ~ 471 кмТүбән Новгород ~ 563 кмСоветск ~ 129 кмКазан ~ 409 кмИжау ~ 393 км
Сәгать поясы
left|100px Киров халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Климат Климат — уртача континенталь, елда айларның иң салкыны — гыйнвар (уртача −15,0 °C), иң җылысы — июль (уртача 18,9 °C). Елның урта җил тизлеге — 2,5 м/с, һава дымлылыгы — 76%.
Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 1892 елда тәшкил ителгән — 36,9 °C, иң түбән 1921 елда — −41,9 °C.
Исем чыганагы Шәһәр совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Сергей Киров хөрмәнә аталган.
Тарих 200px|thumb|right «Повесть о стране Вятской» елъязмасы буенча, Вятка шәһәре 1181 елда нигезләнә.
XIV—XV гасырларда — Вятка җире үзәге. 1489 елда Мәскәү дәүләте составына кертелә.
1457 елда Вяткада кремль төзелә, шул вакыттан ул Хлынов исемен йөртә, әмма «Вятка» исеме юкка чыкмый — ул шәһәрнең рәсми булмаган исеме буларак кала.
Россия империясе составында
1710 елда Себер губернасы составында кертелә, 1727—1780 елларда — Казан губернасы составында.
1780 елда шәһәргә Вятка исеме кире кайтарыла, Вятка Вятка калгайлыгы үзәге була.
Вятка сәяси сөрген урыны буларак таныш, монда сөргендә А. Һерцен, М. Салтыков-Щедрин, Ф. Дзержинский, Н. Бауман булганнар.
1856 елда Вяткада 21 чиркәү, 1036 йорт һәм 219 лавка (кибет) булган.
1898 елда Вяткага беренче пуез килә.
1915 елда Вятка шәһәрендә керәшеннәр, арлар, чирмешләр өчен милли телдәге беренче газеталар дөнья күрә.
Совет чоры
1929 елда Вятка губернасы юкка чыгарыла, Вятка шәһәре Түбән Новгород крае составына кертелә.
1934 елда шәһәрдә иҗтимагый транспорт хәрәкәте ачыла.
1934 елның 5 декабрьдә БҮБК карары нигезендә Вятка шәһәренә Киров исемен бирелү турында карарын кабул итә.
1934 елдан Киров крае, 1936 елдан — Киров өлкәсе үзәге.
1940 елда Киров шәһәренең башкарма комитеты трамвай юллар челтәре төзү турында карарын кабул итте. Беренче линиянең ачылышы 1941 елның 1 ноябредә планлаштырылган, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану аркасында төзелеш туктатыла.
1943 елда шәһәрдә троллейбус хәрәкәте ачыла.
1959 елда шәһәр составына Коминтерновский шәһәр тибындагы бистәсе кертелә.
1966 елда Киров Хезмәт Кызыл байрагы белән бүләкләнә.
1989 елда Нововятск шәһәре Киров составына Кировның Нововятск районы буларак кертелә.
Халык 1811http://www.mojgorod.ru/kirovsk_obl/kirov/index.html 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=311 1913 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 ~4 200 10 951 ~15 500 25 008 ~46 400 ~61 200 ~73 500 ~142 000 252 416 332 503 389 533 440 240 457 578 473 668
Милли состав (2010): руслар — 96,7%, татарлар — 0,8%, украиннар — 0,6%.
Дин Православие
Ислам Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Җәмигъ мәчете
Административ бүленеше 70px Киров 4 районына бүленә:
Икътисад Эре ширкәтләр: «ЛЕПСЕ» электро—машиналар төзү заводы, Авитек заводы, «Сельмаш» заводы, «Маяк» заводы, шиналар заводы, иткомбинаты, сөт комбинаты, һ. б.
Югары уку йортлары Вятка дәүләт университеты Вятка дәүләт һуманитар университеты Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе Киров дәүләт медицина академиясе
Шәхесләр Николай Афанасьев (1902―1979), юстиция генерал-лейтенанты (1945). Фәрит Җиһангиров (1955), спортчы.
Кардәш шәһәрләр Седльце (Польша)
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Произведена историческая экспертиза по вопросу о возвращении городу Кирову его исторического названия Киров «Минем шәһәр» энциклопедиясендә
Төркем:Киров өлкәсе шәһәрләре Төркем:Киров өлкәсе Төркем:Россия субъектлары башкалалары Төркем:Хезмәт даны шәһәрләре