Ататөрекчелек яки Кемальчелек () — Мостафа Кемаль Ататөрек тарафыннан игълан ителгән төрек милли идеологиясе. Бүгенгәчә Төркиянең рәсми идеологиясе булып тора.

Әмма бүгенге кемалчеләр бу идеологияне Өченче дөнья илләренә генә туры килә дип саныйлар.. Америка политологы Самюэль Хантингтон да бу карашта тора. Ул аеруча кемалчылыкта көнбатышлаштыруны һәм үткән буын мәдәни мирасыннан аеруны тәнкыйтьли.

Ататөрекчелек нигезендә 6 пункт (алты ук ) ята. Беренче дүрт ук 1927 елда формалаштырыла, 1931 елда тагын икәү өстәлә һәм 1937 елда бу алты ук конституциягә беркетелә.

«Алты ук»

Җөмһүрият Җөмһүриятчелек () — абсолют монархияле Госманлылар империясе урынына конституцион демократик республика төзү. Югары хакимиятне сайлау һәм аның халык алдында җавап тотуы. Төркия республика дип 1923 елдан атала башлый.

Милләтчелек Милләтчелек ( — үз гражданнарын ватанпәрвәрлек хисләрендә тәрбияләү, этник һәм ватандашлыкны бер итү.В. И. Данилов. Метаморфозы турецкого национализма // Ближний Восток и современность. Сборник статей (выпуск девятый). М., 2000, cтр. 20-35. Бүген моның аркасында Төркиядә көрд сепаратчылыгы бар.

Халык Халыкчылык () — сыйныфара тигезсезлекне һәм сословияләрне юк итү. Төркия бөек милли җыелышын оештыру.В. И. Данилов. Метаморфозы турецкого национализма// Ближний Восток и современность. Сборник статей (выпуск девятый). М., 2000, cтр. 20-35

Лаиклык Лаицизм, секуляризм () — дәүләтнең исламнан аерылуы, дөньяви яши башлау. Шәригать хокукын бетерү..Төркиядә кемализм принциплары башлангыч мәктәптән үк төрек балаларына җентекләп өйрәтелә.

Дәүләт Этатизм, дәүләтчелек () — алгы рольдә дәүләт торган катнаш икътисад төзү. Национализация.

Инкыйлаб Инкыйлабчылык () — көнбатышлаштыру һәм традицион җәмгыять хәләтенә каршы көрәш.В. И. Данилов. Метаморфозы турецкого национализма// Ближний Восток и современность. Сборник статей (выпуск девятый). М., 2000, cтр. 20-35ДОБАЕВ И. П. ИСЛАМСКИЙ РАДИКАЛИЗМ: ГЕНЕЗИС, ЭВОЛЮЦИЯ, ПРАКТИКА //Ростов-н-Д., 2003.. Моның ачык мисалы булып төрек язуын латинлаштыру һәм хатын-кызларга сайлау хокукы бирү тора.

Шулай ук кара Kemal Atatürk

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Национализм. Ататюрк говорил, что … Кемальчеләр Казанда Ататөрекне аңлата.

Төркем:Төркия тарихы Төркем:Милләтчелек Төркем:Төркия мәдәнияте