Әлмән районы () — Курган өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан муниципаль район.

Үзәге — Әлмән авылы (Курган шәһәреннән 178 км көньяк-көнбатыштарак).

География Чиктәшлек ЯкРайон яки Русия субъектыТөньяк-көнчыгыш Мишкино районыТөньяк Шумиха районыТөньяк-көнбатыш Щучье районыКөнбатыш Сафакүл районыКөньяк-көнбатыш Чиләбе өлкәсе (Октябрьское районы)Көньяк Целинное районыКөньяк-көнчыгыш Куртамыш районы

Тарих Район 1924 елда Урал өлкәсе составында нигезләнә. 1930—1937 елларда башкорт милли районы буларак булган.

1934 елда Чиләбе өлкәсе составына кертелә, 1944 елдан — Курган өлкәсе составында.

1963 елда юкка чыгарыла, 1965 елда яңадан оеша.

Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php 2010 18 094 22 021 19 714 18 983 15 240 12 419

Милли состав Милләт 2002 2010Национальный состав и владение языками, гражданство в Курганской области по данным Всероссийской переписи населения 2010 года. Статистический сборник ] руслар 39,1%39,7% башкортлар 33,1%32,6% татарлар 23,0%23,3% Татарлар саны Әлмән районында 2 906 татар яши (2002 елда - 3 528). Башлыча, алар Әлмән (1539 кеше), Аманкүл (216), Бишнәк (189), Өчкүл (222), Туз авыл (89), Алакүл (145) авылларында яшиләр.

Административ бүленеше Әлмән авыл җирлеге Бороздинка авыл җирлеге Иванково авыл җирлеге Казенное авыл җирлеге Малышево авыл җирлеге Парамоново авыл җирлеге Рыбное авыл җирлеге Тәңрекүл авыл җирлеге Чистое авыл җирлеге Шарипов авыл җирлеге Юламан авыл җирлеге Ягодное авыл җирлеге

Хәзерге торышы 2005/2006 уку елында Әлмән районының 2 мәктәбендә татар теле фән буларак өйрәнелә. 1981 елдан район үзәгендә татар фольклор үзешчән коллективы эшли.

Шәхесләр Әлмән районында шагыйрьләр М. Гатау (1913, Тозау-1941), Җ.Х. Юмаев, журналист Җ.Г. Байбулатов, монументалист, нәкышче, графикачы К. Сафиуллин туганнар.

Кызыклы фактлар 1919—1922 елларда хәезерге Әлмән районы җирләре Башкорт АССР-ы Ялан кантоны составына кергәннәр.

Чыганак Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.

Искәрмәләр

Төркем:Әлмән районы