' ’Апостроф (')
Апостроф ( ' ) (tat. lat. Apostrof) — хәрефсез орфография билгесе.
Апостроф сирәк кулланылганлыктан, татар латин әлифбасында аерым урын алмаган, ул, һәмзәне (тәэмин — tä'min) белдерүче һәм нечкәлек билгесе (уникаль — unikal', роль — rol') буларак, бары орфографиядә генә исәпкә алына.
Апостроф тамгасы түбәндәге очракларда языла:
а) “һәмзә” тартыгын белдерү өчен: мәсьәлә — mäs'älä, тәэмин — tä'min, тәэсир — tä'sir, Коръән — Qor'än һ.б.;
ә) Рус алынмаларында калын сузыктан — a, o, u, ı — соң, килүче нечкә тартыкларны (күбрәк [ль] авазын) белдерү өчен апостроф билгесе куела: роль — rol', культура — kul'tura, тальян — tal'yan, асфальт — asfal't, Рязань — Räzan', асфальт — asfal't, культура — kul'tura.
Нечкә сузыктан — ä, ö, ü, e, i — соң апостроф билгесе куелмый: автомобиль — avtomobil, мобиль — mobil, фильм — film, Эльмира — Elmira, Рафаэль — Rafael, Лионель — Lionel, Эльдорадо — Eldorado.
Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны һәм Tatar teleneñ orfografiäse буенча расланган. Интертат, Татар-Информ , Безнең гәҗит , TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.
Бүтән телләрдә Апостроф француз, инглиз, украин, белорус телләрендә кулланыла.
Кодлар
Стандарт латин клавиатурасына керә.
Моны да карагыз Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны Tatar teleneñ orfografiäse Татар теле Татар әлифбасы Иналиф ь
Төркем:Латин әлифбасы хәрефләре