Азнакай районы () — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район). Республиканың көньяк-көнчыгышында урнаша. 2020 ел башына районда 60 129 кеше яши. Шуларның 42 647 се — шәһәр, 17 482 се — авыл халкы. 1931 елның 30 октябрендә барлыкка килә, 1963 елның 1 февралендә территориясе Әлмәт районына бирелә һәм район бетерелә. 1965 елның 12 гыйнварында ТАССР составында административ берәмлек буларак кабат торгызыла. Районның сәнәгать предприятиеләре күбесенчә административ үзәктә — Азнакай шәһәрендә урнаша. Монда машина җитештерү һәм металл эшкәртү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, нефть-газ комплексы предприятиеләре эшли. Район территориясендә Ромашкино нефть ятмасының Азнакай мәйданы урнаша. Азнакай районында Татарстанның иң югары ноктасы — Чатыр-Тау (диңгез өсте биеклегеннән 321,7 м), ул шундый ук исемле табигать тыюлыгында урнаша. География
Төньякта Мөслим, төньяк-көнбатышта — Сарман, көнбатышта — Әлмәт, көньякта — Бөгелмә һәм Ютазы районнары белән, ә көнчыгышта Башкортстанның Бакалы һәм Шаран районнары белән чиктәш. Район республиканың көньяк-көнчыгышында урнаша. Табигый яктан бу көнчыгыш Кама аръягының урман-дала зоналарының бер өлеше. Регионның рельефы — калкулыклы тигезлек, берничә ярус һәм кискен борылышлар асимметриясе белән тасвирлана. Тигезлек Урал таулары алдының Бөгелмә платосында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнчыгышында урнаша (Чатыр-Тау — төбәкнең истәлекле урыны һәм Татарстанның иң биек ноктасы) һәм Ык-Зәй субүленешендәге Ык буеның киң сул ягын үз эченә ала. Район мәйданы — 2143,3 км2, биләгән территория буенча ул республикада Мамадыш, Әлмәт, Лаеш һәм Нурлат районнарыннан кала бишенче урынны алып тора. Герб һәм әләм Герб идеясе һәм авторлыгы Тимкин Рафыйк Әнәс улыныкы. Гербтагы төп фигура — лачын, ул энергия, очыш, максатчанлык һәм ирекне чагылдыра. Лачын район һәм аның халкын, югары күтәрелгән канатлары районның икътисади нигезе булган нефтьне, районның динамик үсешен, киләчәккә омтылышын, иртәгәсе көнгә ышанычны гәүдәләндерә. Шул ук вакытта очучы кош җирле халыкның мәдәни традицияләрен һәм рухи дәвамчанлыгын ассызыклый. Көмеш төс — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы. Төбәк икътисадының аграр өлеше алтын сызык белән күрсәтелә. Яшел төс табигатьне, сәламәтлекне, экологияне, тормыш үсешен символлаштыра. Кызыл төс хезмәт, көч, батырлык, матурлык һәм бәйрәмне, Азнакай районын Татарстанның алдынгы сәнәгать төбәкләренең берсе буларак күрсәтә. Азнакай муниципаль районы әләме район гербы нигезендә эшләнә һәм горизонталь буенча тигез булмаган өч өлешкә бүленә 2:3 чагыштырмалы турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт: киң кызыл, тар гына сары һәм яшел төсләр, герб сурәте кабатлана, әмма җир дугаланып килмәгән. Әләмне төзүдә Россия геральдистлар берлеге белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Геральдика советы шөгыльләнә. Тарих Этимология Азнакай — Азнакай районының административ үзәге. Сүзнең беренче өлеше«Азна-» — башкорт «Аҙна» сыннан («ҙ» сакау [ з ] авазы) —«атна, атналык» дигәнне аңлата, шулай ук «җомга» мәгънәсен югалганткан булырга тиеш. Икенче «-кай» өлеше — башкорт, татар һәм чуаш телләрендә ягымлылык өстәүче суффикс. Борынгы һәм Урта гасырлар Азнакай районының хәзерге территориясендә элек-электән башкортлар урнашкан була. Биредә XIV гасыр археологиясенең җирләү өлкәсендә уникаль истәлекле төркем урнаша. Бу — гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташлары һәм мөселман традицияле, тирән чокырлы каберле зур булмаган мөселман зиратлары. Алар әлеге җирлектәге башка каберлекләргә бик нык аерылып тора, чөнки калган каберлекләр мәҗүси йолаларга хас сай чокырлары, үлгән кешенең башы көньяк-көнбатыш якка юнәлүе, кабер язуларының булмавы белән билгеле. Мондый каберлекләр XIV гасырда бу төбәктә утрак тормышлы этник төркемнәр булганын күрсәтә ала, ләкин каберлекләр тирәсендә торак пункт эзләре табылмаган. Советлар Союзы составында 1918 елда Совет хакимияте урнашканнан соң район территориясендә авыл советлары һәм волость башкарма комитетлары барлыкка килә. 1920 елга кадәр алар Самара губернасының Бөгелмә өязе һәм Уфа губернасының Минзәлә өязенә керәләр. 1920-1930 елларда территория Татарстан АССРның Бөгелмә кантоны составында була. 1930 елның 23 июлендә ТАССРның барлык кантоннары бетерелә, алар урынына районнар төзелә. 1931 елның 30 октябрендә Азнакай районы дип үзгәртелә. Дүрт елдан соң төбәктә районнар үзгәртеп корыла, 17 се арасында Тымытык районы барлыкка килә. 1958 елда район бетерелә, ә территориясе Азнакай районына кушыла. Әмма 1963 елда Азнакай территориясен Әлмәткә кушалар һәм район ике елга бетеп тора. Соңгы тапкыр 1965 елның 12 гыйнварында район тулысынча торгызыла һәм шул чикләр белән хәзергәчә сакланып кала. 1950 елның октябрендә, бер өлеше Азнакай мәйданына туры килгән Ромашкино нефть ятмалары эшкәртелә башлагач, районның актив индустриализациясе башлана. 1951 елның 7 августында җир бораулау өчен Азнакай бораулау конторасы төзелә. Ноябрь аенда план буенча нефть таба башлыйлар. Хәзерге заман 1992 елдан 2005 елга кадәр Татарстанның халык депутаты Әнәс Исхаков район һәм шәһәр хакимияте башлыгы була. 2005 елдан бу вазифаны Республика Президенты Минтимер Шәймиев күрсәтмәсе буенча билгеләнгән Мансур Хәйретдинов алып тора, моңа кадәр Хәйретдинов озак вакытлар Азнакай районы кулланучылар җәмгыятен җитәкли. 2008 елда район башлыгы итеп Рафис Галиев билгеләнә, ул 2011 елның декабрендә, «Татнефть» компаниясенә күчү сәбәпле, вакытыннан алда эштән китә. Вакытлыча район башлыгы вазифаларын үтәүне Марсель Шәйдуллинга тапшыралар, 2012 елның октябрендә ул район башлыгы итеп билгеләнә һәм 2026 елга кадәр шушы урында эшли. 2026 елдан район башлыгы — Айдар ШәмсетдиновМарат Әхмәтов: Азнакай районы зур гаилә кебек яши һәм эшли. Татар-информ, 29.09.2026.
Халык
Милли состав Милләт 1970Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994 1979 1989 2002 2010Национальный состав населения Республики Татарстан татарлар 82,0 % 82,7 % 81,2 % 80,9 % 86,1 % руслар 15,0 % 14,2 % 15,3 % 14,9 % 11,2 % Күренекле шәхесләр Азнакай җирлегенең зур хөрмәткә лаек булган игенче һәм нефтьчеләре, укытучы һәм табиблары, инженер һәм төзүчеләре бар. Танылган язучылар: Илдус Гыйләҗев. Габдулла Тукай премиясе лауреатлары: Мәхмүт Хәсәнов; Марсель Галиев. Россия һәм Татарстанның халык артистлары: Нәҗибә Ихсанова; Әзһәр Шакиров. Күренекле җырчылар: Миргаяз Шәрәфиев; Зәйнәп Фәрхетдинова; Равил Галиев . Бу шәхесләр районның данын еракларга танытты. Азнакайдан Бөек Ватан сугышына 16 241 кеше китә. Шуларның 8192 се сугышта һәлак була. Азнакай үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Каһарманы, 8 Социалистик Хезмәт Геройлары белән горурлана. Нур Әхмәдиев (1946—2021), язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (Әсәй авылыннан). Рафис Галиев (1961, Азнакай), 2008-2011 елларда Азнакай муниципаль районы башлыгы. Фәрит Галимов (08.01.1962) — галим-радиофизик (Мачаклыбаш авылы). Ягъфәр Гарипов (1941―2023), социология фәннәре докторы (2017), философия фәннәре кандидаты (1978). Мирсәй Гариф (01.05.1946), язучы, тарихчы (Зур Сукаеш авылыннан). Гафифә Гаффарова (1948), шагыйрә. Илдус Гыйләҗев — язучы, шагыйрь (Чалпы авылы). Рәмзия Закирҗанова (1961), Кариев театры актрисасы, ТР атказанган артисты. Рөстәм Зәкуан (1957–2018), язучы, Тукай премиясе (2018) иясе. Фәридә Исмәгыйлева (1959), 2005 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры. Мәгъсүм Латыйфуллин (1925―1995), Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучы, язучы. Ниһат Мозаффаров (1937, Кәкре Елга), төбәк тарихчысы, КПСС райкомы беренче секретаре (1991), ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1987). Эльвина Муллина, опера җырчысы (сопрано), Карелия халык артисты. Фәндәс Сафиуллин (1936, Мәлбагыш―2021), сәясәтче, татар милли хәрәкәте әһеле, ТР ДШ һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты. Илсур Хәертдинов (1990), 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрының драма артисты. ТР атказанган артисты (2024). Франс Хәлилов (1940, Сәпәй), агроном-бакчачы, галим. Ифрат Хисамов — татар композиторы (Сарлы авылы). Айрат Шаммазов (1947; атасы Азнакай районыннан) — галим, профессор, Уфа нефть институты ректоры. Әнвәр Шәрәфиев (1935―2024), композитор (Урсай авылы).
Муниципаль-территориаль бүленеш Азнакай муниципаль районында 2 шәһәр, 26 авыл җирлеге һәм аларга кергән 78 торак пункт бар. Шәһәр шартларында (Азнакай шәһәре һәм Актүбә ш.т.б.) район халкының 69,83% ы яши.
Ерак яки бару кыен булган урыннарда урнашкан торак пунктлар: Балан-Бүләк, Банки-Сукаеш, Бүләк, Ирекле, Камышлы, Камышлы Күл, Карамалы Елга, Кәтем, Мөслим, Мәндәй, Түбән Сукаеш, Октябрь Бүләге, Таллы Бүләк. Икътисад Сәнәгать + Районның иң эре сәнәгать предприятиеләре Өлкә Предприятие исеме Нефть һәм газ «Азнакаевскнефть», Азнакай цехы, «Бурение», «Татнефть-АзнакаевскРемСервис», АНПС, «Геология», «ННК-Геофизика», «Азнакай горизонты», «Геотех» Машина җитештерү һәм металл эшкәртү «Нефтемаш» заводы, «Перекрыватель», «Техкомплект» Азык-төлек сәнәгате «Азнакай май заводы» («Витамин» филиалы), «Азнакай икмәге», «Азнакай азык комбинаты» Җиңел сәнәгать «Азнакай киемнәре» тегү фабрикасы Азнакай районында Ромашкино нефть ятмасының шактый өлеше урнаша, ул мөстәкыйль эшкәртү объекты — Азнакай мәйданы булып тора. Районның сәнәгать предприятиеләре күбесенчә административ үзәктә — Азнакай шәһәрендә урнаша. Анда нефть-газ комплексы, машина җитештерү һәм металл эшкәртү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре эшли. Авыл хуҗалыгы +Агросәнәгать комплексы Оешма категориясеОешмалар саныОешма атамасыАлып торган территориясеЭре инвесторлар2«Агросила — групп» («Азнакай» агрофирмасы)35 %«Союз Агро» (Актүбә җирле җитештерү комплексы)14 %Мөстәкыйль хуҗалыклар12 %«Агро ТНГС И», «Марс», «Х.Мустакимов ис. җәмгыять», «Тукай», «Туйкино», «Чалпы», «Таллы Бүләк», «Эстәрле», Ф. Р. Каримов хуҗалыгы37 %Крестьян-фермер хуҗалыклары>5014 % Район ит-сөт терлекчелеге, сарыкчылык, умартачылык кебек авыл хуҗалыгы тармакларына йөз тота. Шулай ук биредә бодай, көзге арыш, арпа, карабодай, борчак, шикәр чөгендере игелә. Районның гомуми мәйданы 165 500 га, шуның 137 300 га — авыл хуҗалыгы җирләре, 112 000 га җир эшкәртелә. 2007 елда Азнакай районы Татарстанда карабодай җитештерү һәм аның икътисади күрсәткечләре буенча беренче урында тора. 2020 елның октябрь аена районда 23 мең гектарга якын көзге культуралар чәчелә. 2020 елда район шулай ук рапс үстерү күләме буенча Татарстанда лидер булып тора, бу культураның мәйданы 10 мең гектарны тәшкил итә. Азнакай районы республикада сөт җитештерү буенча алтынчы урында тора: 2020 елның ноябрендә районда көнгә 142,7 тонна сөт савыла (бер сыерга уртача 18,4 кг) — бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9,7 тоннага артыграк. Инвестицион потенциал Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг комитеты бәяләве буенча, 2020 елның гыйнвар-июнь айларында Азнакай районының капиталына инвестицияләр күләме якынча 1,8 млрд. сум тәшкил итә, бу Татарстандагы гомуми инвестицияләр күләменең 0,8% ы. Республика Дәүләт статистикасы федераль хезмәте хисабы нигезендә, 2019 елда Азнакай районына 4,3 млрд. сум инвестиция җәлеп ителә (бюджет акчаларыннан һәм кече эшмәкәрлек субъектларыннан кергән табышлардан тыш), бу Татарстанның гомуми өлешенең 1,2% ын тәшкил итә. 2018 елда сумма шул ук диярлек — 4,2 млрд. Инвестицияләр буенча файдалы казылмалар чыгару (1 млрд. сумга якын), төзелеш (46 млн. сумга якын), электр энергиясе (9,5 млн.), авыл хуҗалыгы, ау һәм балык тоту (7,8 млн.), эшкәртү өлкәсе (4,5 млн.), сәламәтлек саклау (4,2 млн.), сәүдә (3,5 млн.) өлкәләре алда бара. Торак фонд +Торакны кулланышка тапшыру2018 ел2019 ел2020 ел (гыйнвар-июнь)м²%ТР дам²%ТР дам²%ТР дам²Район % ы м²Район % ы м²Район % ы Барлыгы21 9121002 409 9490,9122 3621002 675 5290,8410 6141001 353 4280,78Шул исәптән, предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан9 44343,11 301 1950,7312945,791 569 8080,08 - -551 485 -Шул исәптән, халык тарафыннан12 46956,91 108 7541,1221 06894,211 105 7211,9110 614100801 9431,32 Транспорт