Платон Алексей улы Ойунский (Слепцов, якутча Былатыан Ойуунускай) (1893 елның 11 ноябре – 1939 елның 31 октябре) – якут совет язучысы һәм җәмгыять эшлеклесе, якут совет әдәбияты нигезчесе.

1918 елдан башлап КПСС әгъзасы. 1921 елда Якутия Губревком җитәкчесе, 1922 елда Совнарком җитәкчесе, ә 1923 елда исә Якут АССРның Үзәк Башкарма Комитеты җитәкчесе. 1928–31 елларда Якутия мәгариф һәм сәламәтлек саклау наркомы. 1935 елда аның тәкъдиме буенча Якут АССР СНК янында тел һәм мәдәният институты ачыла, Платон Ойунский аның беренче мөдире була. СССР язучылар берлеге җитәкчелеге әгъзасы була. СССР Югары Шурасы депутаты.

Беренче шигырен 1917 елда нәшер итә. 1919 елда мәшһүр «Син биир буолбаат?» (Барыбер түгелме?) шигырен яза. Аның әсәрләре, хикәяләре, драмалары саха халкы әдәбиятының алтын фондына кергән. Якут теленә рус һәм дөнья әдәбияты классикасын тәрҗемә итә.

Репрессиягә эләгә. 1938 елның 3 февралендә кулга алына, ә 1939 елның 31 октябрендә төрмәдә вафат була. 1955 елның 15 октябрендә тулысынча реабилитацияләнгән.

Ойунский турында хәтер Платон Ойунский исемендәге Якут Дәүләт Драма театры. Платон Ойунский исемендәге Әдәби музей (директоры , 2025 елдан ― Рөстәм Каженкин). Якутск шәһәрендә Платон Ойунский урамы. Платон Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе.

Кызыклы факт 2024 елның ноябрендә, Якутия язучылары берлегенең 90 еллыгына бүләк итеп, Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшрияты Платон Ойунскийның дүрт хикәясен китап итеп бастырып чыгарган. Хикәяләрне Гөлсинә Хәмидуллина тәрҗемә иткән. Китап якут рәссамы Иннокентий Корякин рәсемнәре белән бизәлгән, тиражы 500 данә. Елена Слепцова-Куорсуннаах Платон Ойунский китабын Рафис Корбанга тапшырган. Аның аша китап Ркаил Зәйдулла кулына килеп кергән. Ул, әсәрләрне бик ошатып, татар укучысына да җиткерергә теләгән һәм «Язучы» нәшриятында чыгарырга карар иткәнРузилә Мөхәммәтова. «Язучы» нәшрияты якут халкының бөек язучысы китабын татар телендә бастырып чыгарды. Татар-информ, 19.11.2024. Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Якут язучылары Төркем:Якут шагыйрьләре Төркем:Якутия язучылары