Җибу́ти (Җибу́ти Җөмһүрияте, ) — Африканың төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Эритрея, Сомали, Хәбәшстан белән чиктәш.
Дәүләт төзелеше
Җибути — унитар дәүләт. Конституция 1992 елда кабул ителә.
Ил һәм башкарма хакимият башлыгы — Президент. Ул ике турда узучы сайлауларда 6 елга сайлана. Президент дәүләт сәясәтенең юнәлешен билгели.
Югары канун чыгару органы — Милли Җыен. Ул бер палатадан тора. Депутатлар 5 елга сайлана.
Югары башкарма орган — Президентка буйсынучы премьер-министр җитәкчелегендәге парламент. Ул киңәшмә орган ролен үти.
Конституция нигезендә илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам.
Илдә күппартияле система яши.
Халык Милли состав Кушетлар — 89,5 % арафа — 48,3 % сомали — 41,2 % Французлар — 2,3 % Гарәпләр — 2,5 % Шәһәрләрдә яшәүчеләр Җибути — 642,8 мең кеше Амсабих — 41,3 мең кеше Таҗура — 22,9 мең кеше Дини состав
Җибутида ислам – дәүләт дине. 1992 елда кабул ителгән Конституция нигезендә, илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам. Ил халкы (0, 9 млн, 2016 ел, бәяләү) эчендә мөселманнар ― 94 % (740 000 кеше, 2012 елга), христианнар (католиклар) ― 5 % (7000 кеше, 2006 ел), яһүдләр ― 1 %, индуистлар ― 1 %. Мөселманнар — 94 % Христианнар — 5 % Яһүдләр — 1 % Индуистлар — 1 %
Дәүләт гимны
“Җибути” — Көнчыгыш Африканың шул ук исемдәге гимны атамасы. Илнең рәсми телләрендә бу сүз төрлечә языла һәм укыла: сомали телендә — Jabuuti, афар (кафар) телендә — Gabuuti, гарәп телендә — جيبوتي (Җибути), француз телендә — Djibouti (Джибути). Гимн 1977 елда, ил Франциядән бәйсезлек алганда язылган. Сомали телендә сүзләрен Aden Elmi (Аден Эльми) иҗат иткән, көен — Abdi Robleh (Абди Робле). Музыкасы 4х4 тактлы калыпта язылган һәм 20 такттан тора. Соңгы ике юлы кабатлана.
Оркестр башкаруында Сомали телендә — “Jabuuti”Афар телендә — “Gabuuti”ТәрҗемәләрHinjinne u sara kaca,
Calankaan harraad iyo
Haydaar u mudateen!
Haydaar u mudateen!
Hir cagaarku qariyayiyo.
Habkay samadu tahayoo;
Xiddig dhi igleh hoorshoo,
Caddaan lagu hadheeyaay.
|: Maxaa haybad kugu yaal!
Maxaa haybad kugu yaal! :|Doogehiik inkih solaa,
Simbiliiy kah ningicle
Bakaarat kah sugunne!
Bakaarat kah sugunne!
Bulci kaak qaran sido,
Gubi kak way anxar lusa;
Cutukti caxte caydu,
Qidi wagri silaalo.
|: Maysooy heebati kumuu!
Maysooy heebati kumuu! :|Күтәрел, байрагыбыз,
Дәррәү торып басыгыз!
Алдык аны яу итеп,
Әрнүләр, сусау үтеп.
Безнең мәңгелек төсләр:
Җирләр — яшел, күкләр — зәңгәр;
Ак төс — иминлек хасы,
Канлы йолдыз — уртасы.
|: Байрак — безнең горурлык!
Байрак — безнең хозурлык! :|Kütärel, bayrağıbız,
Därräw torıp basığız!
Aldıq anı yaw itep,
Ärnülär, susaw ütep.
Bezneñ mäñgelek töslär:
Cirlär — yäşel, küklär — zäñgär;
Aq tös — tınıçlıq xası,
Qanlı yoldız — urtası.
Bayraq — bezneñ ğorurlıq!
Bayraq — bezneñ xozurlıq! Сомали телендә видео: []
Афар телендә видео: []
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Африка дәүләтләре Төркем:Унитар дәүләтләр Төркем:Җөмһүриятләр Төркем:Җибути