uñda|300px|мини|Майя цивилизациясе урнашкан территорияләр
Майя — үзенең язмасы, сәнгате, архитектурасы, математик һәм астрономик математик системалары өчен күренекле булган Мезоамерика цивилизациясе. Аның формалаша башлавы классик дәвергә кадәр елларга (б. э. к. 2000 е. — б. э. 250 е.) карый, классик чорда күпчелек майя калалары үсешенең иң биек ноктасына җиткән (б.э. 250—900 ее.). Конкистадорлар килгән чакта тирән хәлсезлек кичергән була. Майя, европалылар килгәнчегә кадәр бик күп алданрак ташландык хәлгә килгән, таш калалар төзегән булган, кайсыбер калаларда соңрак та кешеләр яшәгән әле. Майялар уйлап тапкан календарьны Үзәк Американың башка халыклары да кулланган. Майялар иероглифик язулар системасын кулланган. Бу иероглифик система бүгенге көндә өлешчә чишелгән. Үрнәкләрдә күп санлы язмалар сакланган. Игенчелектә нәтиҗәле система булдырганнар, астрономия өлкәсендә тирән белемгә ия булганнар. Ата-бабаларының телен саклап калган хәзерге майялар гына түгел, Мексика, Гватемала, Гондурасның көньягында яшәгән испан телле халыкның бер өлеше дә борынгы майя халкының варислары дип атала. Майяларның кайсыбер калалары: Мексикадагы Ушмаль, Паленке, Чичен-Ица, Гватемаладагы Тикаль һәм Киригуа, Гондурастагы Копан, Сальвадордагы вулкан көле белән күмелеп калган һәм кабаттан казып чыгарылган кечкенә генә Хойя-де-Серен авылы ЮНЕСКО дөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән. Бу халыкның мәдәнияте тарихын өч периодка бүлү кабул ителгән. Беренсе чор (борынгы заманнан алып б.э. 317 елына кадәр) — кала-дәүләтләр, игенчелек, киҗе-мамык тукыма эшләү һ.б. барлыкка килгән чор. Икенсе чор (317—987) — борынгы патшалык яки классик чор — калалар үсеше вакыты (Паленке, Чичен-Ица, Тулума) һәм бер үк вакытта X гасыр башында халыкның аларны серле рәвештә ташлап китүе. Өченче чор (987 ел — XVI гасыр) — яңа патшалык, яки классик чорга кадәр элгәрге период — европа конкистадорларының килү, яңа законнар, тормошның һәм мәдәниятнең стилен һәм сәнгатен кабул итү, мәдәниятләр буталышы, туган туганны үтерешү сугышлары һ . б. дәвере. Территориясе Хәзерге вакытта (2017 ел) майя цивилизациясе үскән территорияләр түбәндәге дәүләтләр составына керә: Территория Бүгенге көндә (2010 ел) майя цивилизациясе урнашкан җирләр түбәндәге илләргә керә: Мексика (Чьяпас, Кампече, Юкатан, Кинтана-Росо штатлары), Гватемала, Белиз, Сальвадор, Һондурас (көнбатыш өлеше). Майя мәдәниятенә караган 1000-гә якын (XX гасырның 80-се еллары башына) кала табылган, ләкин аларның барысы да археологлар тарафыннан казылмаган һәм тикшерелмәгән. Шулай ук 3000-гә якын бистә табылган. Тарихы
Иртә чорга кадәрге период (б.э.к. якынча 2000—900 ее.) Майяларның иртә классик чорга кадәр үсеше этабында яшәгән урыннарында торак урыннары барлыкка килә һәм игенчелек үсешә. Майя цивилизациясенә б.э.к. якынча 2000 ел белән билгеләнгән Куэйо (Белиз) тәүге корылмалары карый. Бу урыннан майя кабиләләре төньякка Мексика култыгына таба таралып утырган. Копанда (Гондурас) сунарчылар б. э. к. якынча 1100 елда урнашканнар. Иртә классик чорга кадәр этапта майя цивилизациясенә караган борынгы кала булган Ламанай каласына (Белиз) нигез салынган. Б. э. к. якынча 1000 елда б. э. VII гасырына чаклы яшәгән Кахаль Печ (Белиз) нигезләнгән. Урта классик чорга кадәр период (б. э. к. якынча 899—400 еллар) Урта классик чорга кадәр периодта майяларның алга таба таралып утыруы дәвам итә, калалар арасында сәүдә үсә. Б. э. к. Тикаль (Гватемала) өлкәсендәге торак урын эзләре б. э. к.VII гасыр белән билгеләнә. Мексика култыгы яр буенда беренче торак урыннар һәм храмнар б. э. к. якынча 500 елда барлыкка килгән. Эль-Мирадор (майяларның билгеле булган иң зур пирамидасы, 72 м) һәм хәзерге Гватемала биләмәсендә урнашкан Накбе майяларның тәүге зур калалары санала. Б. э. к. якынча 700 елда Месоамерикада тәүге язу барлыкка килгән. Бу чордагы майя сәнгатенә Мексика култыгы ярларында барлыкка килгән һәм бөтен Мексоамерика белән сәүдә бәйләнешләре урнаштырган ольмек цивилизациясе йогынтысы сизелә. Кайсыбер галимнәр, борынгы майялар иерархик җәмгыять һәм патша идарәлеге төзүләре белән майялар өлкәсенең көньяк районнарында б. э. к. 900 елдан 400 елга кадәр ольмекларның янәшә яшәвенә бурычлы. Соңгы классик чорга кадәр период (б. э. к. якынча 400 — б. э. 250 елы) Майяларның ташка уелып эшләнгән иртә кояш календаре сурәте б.э.к. якынча 400 ел белән билгеләнә. Майялар корольләр һәм король каныннан булганнар идарә иткән иерархик җәмгыять идеясен кабул итә. Теотиуакан каласына нигез салу шулай ук соң классик чорга кадәр периодка караган. Теотиуакан Месоамериканың мәдәни, дини һәм сәүдә үзәге булган. Иртә классик чор (б. э. якынча 250—600 еллары) Б. э. 292 елы белән билгеләнгән Тикальдәге иң иртә стелла хаким Кинич-Эб-Шок фигурасын гәүдәләндерә. 500 ел тирәсендә Тикаль була, анда яңа гадәтләр, шулар арасында корбан китерү белән бәйле йола ритуалларын керткән Теотиуакан кешеләре яши башлый. 562 елда сугыш Калакмуль һәм Тикаль калалары арасында сугыш була. Соң классик чор (б. э. якынча 600—900 еллары) Классик чордагы майя цивилизациясе һәр берсенең үз хакиме булган кала-дәүләтләр территориясе булып күз алдына баса. Бөтөн Юкатанга таралган майя мәдәнияте үз үсешенең чәчәк атуын кичерә, бу чорда Чичен-Ица (700 ел тирәсе), Ушмаль һәм Коба калаларына нигез салынган. Калалар сакбе (sacbé) дип аталган юллар белән тоташтырылган. Ул чордагы уртача европа калаларынан кеше саны буенча күпкә артык булган майя калаларында 10 меңнән артык кеше исәпләнгән. Майя цивилизациясенең бөлгенлеккә төшүе Б. э. IX гасырында ук майя халкы яшәгән көньяк районнарда халык саны бик тиз кими бара, һәм бу күренеш бөтен үзәк Юкатанга таралаган. Кешеләр калаларны ташлап китә, су белән тәэмин итү системасы җимерелә. Б. э. X гасыры уртасыннан алар бүтән таш корылмалар төземи. Әлгеә кадәр майя цивилизациясенең юкка чыгуы тикшеренүчеләр арасындагы бәхәскә сәбәп булып тора. Шул ук вакытта майя цивилизациясенең юкка чыгуына ике төп караш — экология һәм экологик булмаган фаразлар бар. Экологик гипотеза кеше һәм тәбигатьнең үзара мөнәсәбәт балансына нигезләнгән. Вакыт үтү белән баланс бозыла: даими үсә барган халык сыйфатлы туфрак җитмәү, шулай ук эчәр су җитмәү проблемасы белән очраша. 1921 елда О. Ф. Кук майяның экологик сәбәпләр белән югалуы турында фараз төзи. Экологик булмаган фараз гипотеза басып алулар һәм эпидемияләрдән башланып, климат үзгәрү яисә башка катастрофалар белән тәмамланган төрле төр теорияләрне үз эченә ала. Майяларны басып алу фаразы файдасына археологик казынулар нәтиҗәсендә урта гасырларда Үзәк Америкада яшәгән башка халык — тольтеклар ия булган предметлар табылуы сөйли. Әмма күпчелек тикшеренүчеләр бу фаразның версия дөреслегенә шикләнә. Климат үзгәрү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче геолог Хауг Геральд (Haug Gerald) майя цивилизациясенең кризисы сәбәпләре булып климатик үзгәрешләр, бигрәк тә корылык, булган дигән фикер әйтә. 2012 елның февралендә Юкатан һәм Саутгемптон Университеты галимнәре майя цивилизациясе хәтта бик каты булмаган ачлыктан да һәлак булырга мөмкин дигән катлаулы моделләштерү нәтиҗәләрен бастырып сыгара. Үткәрелгән тәжрибәләр күрсәтүенчә, бу төбәктә төче суның җитешми башлавы явым-төшем дәрәҗәсенең 25-40 % кимүе белән аңлатылуы мөмкин, һәм бу күренеш б. э. 800—950 елларында күзәтелгән. Явым-төшем дәрәҗәсенең шулай кимүе генә сәбәпче түгел икән, суның парга әйләнүе аның яңгыр явып тулылануына караганда азрак, ә бу, үз чиратында, җитәрлек су күләменең кимүенә, өйрәнелгән тормыш нигезләрен какшаткан һәм калаларның бөлгенлеккә төшүенә китергән.Определена причина гибели цивилизации майя Вестников апокалипсиса замучила жажда Шулай ук, кайсыбер галимнәр майя цивилизациясенең һәлак булуын Үзәк Азиядәге Теотиуаканның ахыры белән бәйли.
Классик периодтан соң чор (якынча 900—1521 ее.) Якынча 900 елда халык Тикальне ташлап киткән. Төньяк Юкатан калалары үсешен дәвам иткән, әмма көньяктагы калалар бөлгенлеккә төшкән. Якынча 1050 елда Чичен-Ица каласы җимерелгән. 1263 елдан соң Юкатанның төп үзәгенә әйләнгән Майяпанга нигез салынган. Әмма 1441 елда калада ихтилал башлана, һәм 1461 елда халык аны ташлап китә. Моннан соң Юкатан яңадан бер-берсе белән көрәшкән калалар территориясе булып торган. Шулай, Какчикелләр елъязмасында тау майялары — какчикелләр тарихы аларның Гватемалага риваять килүе, сәяси корылышы, күрше майя халыклары белән бәрелешләре, шулай ук аларның баш каласы Ишимче, 1520 елда чәчәк үләтенән кырылуы һәм 1524 елда испаннарзың килүе җентекләп тасвирланган. Колониаль чор (1521—1821 еллар) 1517 елда Юкатанда Эрнандес де Кордоба җитәкчелегендәге испаннар барлыкка киләХронология майя. Испаннар Иске Дөньядан майяларга электән билгеле булмаган чәчәк авыруын, кизү грипп һәм кызамык чирләрен алып килә. 1528 елда Франсиско де Монтехо җитәкчелегендәге колонистлар төньяк Юкатанны баса башлый. Әмма, географик һәм сәяси таркау булганлыктан, испаннарга төбәкне үзенә буйсындыру өчен 170 ел чамасы ел кирәк була. 1697 елда майяларның соңгы мөстәкыйль каласы Тайясаль да Испания тарафыннан буйсындырыла. Постколониаль чор 1821 елда Мексика Испаниядән мөстәкыйльлек ала. Әмма илдәге хәл җайга салынмый, тотрыкланмый. 1847 елда авторитар мексика хөкүмәтенә каршы чыккан касталар сугышы дип билгелелек алган майялар ихтилалы башлана. Ихтилал тик 1901 елда гына бастырыла. Майя бүген Бүгенге көндә Юкатан ярымутравында, шул исәптән Белизда, Гватемалада һәм Гондураста 6,1 млн чамасы майя яшиEthnologue report for Mayan. Гватемаланың 40 % кадәр халкы — майя, Белизда — 10 %. Сәнгате Классик чорда борынгы майя сәнгате үз үсешенең иң биек ноктасына җиткән (б. э. якынча 250—900 еллары). Паленктагы, Копандагы һәм Бонампактагы стеналардагы фрескалар иң матуры саналган. Шул фрескалардагы кешеләрнең матурлыгы бу мәдәният үрнәкләрен борынгы антик дөнья мәдәният һәйкәлләре белән чагыштырырга мөмкинлек бирә, шуңа күрә бу майя цивилизациясе үсеше чорын классик дип санау кабул ителә. Кызганычка каршы, я инквизиция, я вакыт үзе аларны юкка чыгарганлыктан, мәдәният һәйкәлләренең күбесе безнең көнгә кадәр килеп җитмәгән. Скульптурасы Майя скульптуралары, кагыйдә буларак, шулай да, чынбарлыктагы функциясе һаман да ачык билгеләнмәгән нигезендә еш кына «алтарь» дип аталган эре яссы таш салынган стеладан гыйбарәт. Күп стелалар барельеф сурәтләнешле булган, шулай да, майя цивилизациясе яшәгән ареал биләмәләрендә гадәти скульптуралар да очратып була. Скульптураларның күпчелеге майя цивилизациясе үсешенең классик чорына (б. э. 250—900) карый. Архитектурасы Таш скульптурада һәм барельефларда, вак пластика әсәрләрендә, диварларда һәм керамика бизәкләрендә чагылыш тапкан майя сәнгате өчен стильләштерелгән гротеск образларда гәүдәләндерелгән дини һәм мифологик тематика хас. Майя сәнгатенең төп мотивлары — антропоморф ходайлар, еланнар һәм битлекләр; аңа стилистик нәфислек һәм камил хасиятләр хас. Майя өчен төп төзелеш материал булып таш хезмәт иткән. Сәүдәсе Майялар үзара сату иткән, төрле майя илләре үзара, башка дәүләтләр белән дә, төньякка ацтеклар белән, көньякта хәзерге заман Коста-Рика һәм Панама халкы беләнНарод Майя. Рус Альберто, 1986. Торговля дәртле сәүдә алып барган. Язмасы һәм вакыт исәбе