Сахабәләр ( күп. с.) — Мөхәммәд күргән һәм исламны кабул иткән замандашлары. Мөселманнар, сәхабәләрне искә алганда, гадәттә Аллаһ алардан разый булсын дип әйтәләр.

Иң беренче Ислам кабул итүчеләр

Ирекле ирләрдән— Әбу Бәкер Балалардан — Гали ибне Әбү Талиб Хатыннардан — Хәдиҗә бинте Хувәйлид Иреккә чыккан коллардан — Зәйд ибне Харис Коллардан — Билал ибне Рабах

Иң күп хәдис тапшыручылар

Әбу Һөрәйрә — 5374 хәдис Габдуллаһ ибне Гомәр — 2630 хәдис Әнәс ибне Мәлик — 2286 хәдис Гайшә — 2210 хәдис Габдуллаһ ибне Габбас — 1660 хәдис Җәбир ибне Габдуллаһ — 1500 хәдис

Иң хөрмәтле сәхабәләр

Сөнниләр фикере буенча, иң лаеклылары: Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали ибне Әбү Талиб. Алардан соң, исән вакытларында ук җәннәт белән бүләкләнгән сәхабәләр килә: инде әйтелгән Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали ибне Әбү Талиб, шулай ук Тальхә ибне Губәйдуллаһ, әз-Зүбәер ибн әл-Гаввам, Сәгъд ибн Әби Вәккас, Әбу Губәйдә ибнел-Җәррах, Сәгыйть ибне Зәйд һәм Габдеррахман ибн Гауф. Алардан соң Бәдер һәм Өхед сугышларында катнашучылар килә. Шигыйлар иң яхшылары итеп түбәндәге сәхабәләрне саныйлар: Микдад ибнел-Асвад, Әбу Зәрр әл-Гифари, Сәлмән әл-Фәриси һәм Гаммәр ибне Ясир.

Сәхабәләр Болгарда

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

:Төркем:Сәхабәләр Төркем:Ислам төшенчәләре