«Омск дәүләт техник университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе (рус. Омский государственный технический университет (ОмГТУ)) — Омск шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. Университет 1942 елда ССРБ Халык комиссарлары советының 1942 елның 16 ноябрендәге 1828 номерлы карары белән Омск машина төзелеше институты буларак оештырыла. 2016 елдан башлап төбәк терәк университет статусын йөртә.

Тарих

Омск машина төзелеше институты Бөек Ватан сугышы вакытында, 1941 елның декабрендә Омскка эвакуацияләнгән Ворошиловград кичке машина төзелеше институтын үзгәртеп кору юлы белән Омск машина төзелеше институты буларак 1942 елда барлыкка килә.

Омск машина төзелеше институтының беренче студентлары Мәскәү, Ленинград, Киев һәм башка шәһәрләрдән эвакуацияләнгән яшьләр була. Ул чорда институтта 2 факультет булдырылган: технология һәм машина төзелеше; машина төзелеше технологиясе, инструменталь җитештерү, күтәртү-транспорт машиналары һәм төзелеш механизмнары, тимер-пресс машиналары һәм басым белән металл эшкәртү, кою производствосы машиналары һәм кою эше белгечлекләре буенча укыту алып барылган. 7 кафедра исәпләнгән: марксизм-ленинизм һәм политэкономия, югары математика һәм теоретик механика, башлангыч геометрия һәм сызым, физика һәм җылылык техникасы, химия, техник механика, электротехника.

Омск машина төзелеше институты укытучылары һәм студентлары хәрби хәрәкәтләрдә катнашалар. Бөек Ватан сугышы чорындагы сугышчан казанышлары өчен И.И. Гранкинга Советлар Берлеге Герое исеме бирелә, 7 сугышта катнашучы хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, 20 кеше — I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән, 1 кеше — Александр Невский ордены белән, 40 кеше — Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Институтның 369 хезмәткәре һәм студенты хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен медальләр ала.

1944 елның җәендә институтка төп уку корпусы өчен элек урта мәктәп урнашкан Долгирев ур., 60 адресы буенча бина бүлеп бирелә. 1946 елның язында бу бинада институтның беренче егерме ике чыгарылыш укучысына дипломнар тапшырыла. 1 нче номерлы дипломны Валерий Алексей улы Тышкевич ала, алдагы 50 елны ул институтта эшли, кичке механика-технология факультетында җитәкчелек итә, теоретик механика кафедрасын җитәкли.

Сугыштан соңгы чорда укытучылар коллективы тәҗрибәле җитәкче-практиклар белән баетыла. 1946 елның 5 мартында ССРБ приказы нигезендә Бөек Ватан сугышында авыр шартларда зур хезмәт өчен институтның укытучылар коллективы «Социалистик ярыш отличнигы» билгеләре, аттестатлары һәм премияләре белән бүләкләнә.

ССРБ Югары белем бирү министрлыгының 1947 елның 14 октябреннән 152 номерлы боерыгы нигезендә институтны үзгәртү була. Гомуминститут органнары раслана: институт Советы, методик Совет. Технологик факультет үз исемен механик-технологик буларак киңәйтә; ике кичке факультет һәм читтән торып уку бүлеге булдырыла.

1956 елда яңа факультет — металлларны кайнар эшкәртү факультеты барлыкка килә. 1960 елларда өч белгечлек буенча көндезге һәм кичке уку формалары булган приборлар төзү факультеты ачыла, машина төзелеше һәм энергетик белгечлекләр буенча гомумтехник әзерлекле читтән торып уку факультетлары ачыла.

Омск политехника институты 1963 елда Омск машина төзелеше институты РСФСР Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгы боерыгы нигезендә (1963 елның 19 июленнән, 470 номерлы) Омск политехника институты итеп үзгәртелә.

1967 елда Омск политехника институты студентларны 20 белгечлек буенча әзерләүне башлап җибәрә. Автоматлаштыру факультеты һәм полиграфия факультеты барлыкка килә. Кафедраларның саны 25кә җитә.

Институтта 1979—1982 елларда биш Укыту-фәнни-җитештерү берләшмәсе оештырыла, аларның эш нәтиҗәсе ССРБ көмеш медале белән билгеләнә.

1992 елның 30 июнендәге 403 номерлы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә югары белем бирүнең күп дәрәҗәле структурасын гамәлгә ашыра башлыйлар. Өч юнәлеш буенча бакалаврлар әзерләү башлана.

1993 елда Россия Федерациясе югары белем бирү буенча Дәүләт комитетының 1993 елның 5 июленнән 55 номерлы боерыгы белән «Омск дәүләт техник университеты» дип үзгәртелә. Ул вакытка югары уку йортында 7 уку корпусы, 9 көндезге һәм 3 кичке факультет, 24 белгечлек, югары уку йортына кадәр әзерлек факультеты була, 679 мөгаллим, алар арасында 375 галим (шул исәптән 28 фәннәр докторы) була. Югары уку йортының аспирантурасы уңышлы эшләгән.

Университет бүгенге көндә 2012 елның ноябрендә «Политест» — сигезенче фәнни-мәгариф ресурс үзәге ачыла.

Университетның Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан бирелгән уку эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен 2016 елның 14 мартыннан 1992 номерлы лицензия һәм 2016 елның 25 мартыннан 1812 номерлы дәүләт аккредитациясе турында таныклык бар.

Университет составында мәгариф эшчәнлеген алып баручы 8 институт, радиоэлектроника һәм приборлар төзү фәнни-тикшеренү институты һәм 8 факультет бар. ОмДТУда 17 фәнни-белем бирү ресурс үзәге, 30 артык Фәнни-тикшеренү лабораториясе, 49 кече предприятие, студентлар алган белемнәрен практикада куллана һәм фәнни эшләнмәләр белән шөгыльләнә ала торган 19 студентлар конструкторлык бюроларының базалары эшли. Университетта көндезге, кичке һәм читтән торып уку формасында 15000 студент белем ала. Университетта якынча 1600 хезмәткәр эшли, аларның 800дән артыгы укытучылар, күбесе кандидат һәм фән докторлары. Шулай ук университетта Омск шәһәренең зурлыгы буенча икенче китапханәсе бар.

Университетның сыйфат менеджменты системасы ГОСТ Р ИСО 9001-2001 таләпләренә тулысынча туры килә һәм 09486 номерлы сертификатка ия була.

2014 елның июнендә университетта «Газпром нефть» компаниясенең база кафедрасы ачыла, анда «Углерод материалларының табигый энергияче химик технологиясе» һәм «Химия җитештерүләрнең машиналары һәм аппаратлары» кебек белгечлекләр буенча укыту алып барыла.

2016 елның 17 мартында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән Министрлыгы «Омск дәүләт техник университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе һәм Омск дизайн һәм технологияләр университеты югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында университетларны структур бүлекчә сыйфатында кушып, терәк региональ университет төзү турында 223 номерлы боерык чыгара.

2018 елның 12 мартында Омск өлкәсенең таяныч университетының «Политехник» бассейнын ачу тантанасы epf, ул «Бердәм Россия» партиясенең «500 бассейн» проекты кысаларында төзелә. Аны тормышка ашыру барышында иң заманча материаллар һәм җиһазлар кулланылган.

Факультетлар

Гуманитар белем бирү факультеты Университетка әзерләү факультеты Мәгълүмати технологияләр һәм компьютер системалары факультеты Радиотехника факультеты Сәнгать-технология факультеты Транспорт, нефть һәм газ факультеты Икътисад, сервис һәм идарә итү факультеты Элита белем бирү һәм магистратура факультеты

Институтлар Университет сигез институттан тора:

Тормыш иминлеге институты Хәрби-техник белем бирү институты Дизайн, икътисад һәм сервис институты Өстәмә һөнәри белем бирү институты Читтән торып уку институты Машина төзелеше институты Нефть химиясе институты Энергетика институты

Шәхесләр Җитәкчелек

Ректорлар

1942–1951 — Л.В. Зак 1951–1954 — И.А. Алексеев 1954–1963 — Н.С. Севастьянов 1963–1976 — А.К. Машков 1976–1986 — Ю.В. Селезнёв 1986–2007 — Н.С. Жилин 2007–2015 — В.В. Шалай 2015–2020 — А.В. Косых 2020–2023 — Д.П. Маевский 2023–2024 – В. Ф. Фефелов (ректор в.б.) 2024–2025 – П. А. Корчагин (и. о. ректора) 2025 – – П. А. Корчагин (ректор) Президентлар

2007–2013 — Н.С. Жилин 2015–2022 — В.В. Шалай

Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре үлем урыны үлем датасы үлем урыны Evgeniy Petrovitsj Babitsj 1886-02-25 Борзна Kyiv Polytechnic Institute of Emperor Alexander II галим Омск 1964-07-26 Омск Aleksandr Kolesnikov 1919-08-19 Afonkino СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе галимтарихчыуниверситет профессоры Омск 2012-05-03 Омск ირაიდა კიროვსკაია 1938-02-10 Томск дәүләт университеты 1984 1985 Константин Александрович Чуркин 1946-05-19 Подилск Омск дәүләт педагогика университеты университет профессоры Омск 2024-03-06 Омск Шалай, Виктор Владимирович 1950-07-14 Бодайбо районы галим Aleksandr Petrovitsj Naoemenko 1961-11-26 ССРБ Омск дәүләт техник университеты профессор Igor Shirokov 1963-04-03 Омск Омск дәүләт университеты физик Sergey Krikh 1978-10-28 Кызылъяр Омск дәүләт университеты тарихчыуниверситет профессорыпрозачышагыйрь 2012 Yury Galuza 1985-06-07 Омск дәүләт техник университеты университет профессоры 2013 Michael Khachay тикшеренүчематематикинформатика өлкәсендә белгеч 2020-11 Alexander Lyubchenko тикшеренүче 2006 2022 Pavel Stishenko тикшеренүче 2013-09-02 2019-06-05 Maria Chushnyakova Томск политехника университетыОмск дәүләт университеты тикшеренүче 2017-10 Anastasiya I Fadeeva тикшеренүче 2018-09-01 Tatyana R Kayumova Омск дәүләт техник университеты тикшеренүче

Тәмамлаучылар Югары уку йортын тәмамлаучылар Омск өлкәсенең һәм Россиянең башка регионнарының күп кенә предприятиеләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә эшлиләр.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны Iwan Biespałow 1915-08-13 Иркутск губернасы сәясәтче 2011-11-02 Мәскәү Anatoliy Prokopevitsj Blochin 1930-11-15 Шушково сәясәтче 2014-02-14 Мәскәү Podkorytov Anatolii Mykolaiovych 1930-04-24 Әрәмәле (шәһәр) галим 2020-04-20 Одесса 1969 Куракин, Борис Михайлович 1938-07-15 Гаврилов-Ям инженер 2012-11-13 Омск Gennady Raykov 1939-08-08 Хабаровск сәясәтчеинженер 2023-09-28 Мәскәү Gennady Pavlov 1941-05-04 Yekaterinoslavka рәссам 2022-01-17 Yevgeny Ishchenko 1946-03-23 Okoneshnikovo сәясәтче Мәскәү дәүләт юридик университеты 1967 Eugene Kozlovsky 1946-09-06 Владивосток журналистязучыдраматургсценаристтеатр режиссерыкиносценаристрежиссёр 2023-05-15 Мәскәү Vladimir Varnavskiy 1947-03-20 Омск сәясәтчедәүләт эшлеклесе 2023-05-23 Омск Vladimir Ispravnikov 1948-10-14 Омск икътисадчы 2014-12-19 Мәскәү Khoren Sargsyan 1948-01-02 Tsovinar сәясәтче Anatoriĭ Alekseevich Gubkin 1953-01-05 Muromtsevo сәясәтче Гришан, Юрий Фёдорович 1957-04-01 Магадан Tatyana N. Mickushina 1958-01-05 Омск язучы 1981 Մարինա Ուլիբիշևա 1958-05-28 Павлодар шагыйрьжурналистбалалар язучысысценарист Nika TV Aleksandr Khinevich 1961-09-19 Омск язучыдингә нигез салучы S. V. Kostarev 1961-06-24 Новосибирск эколог Омск дәүләт университетыОмск дәүләт элемтә юллары университеты Aleksandr Petrovitsj Naoemenko 1961-11-26 ССРБ профессор Омск дәүләт техник университеты Sholpan Kökisheva 1962-06-24 Надеҗка (Магҗан Җомабаев районы) басмаханәсе Zheti Zhargy Publishing Воробчуков, Сергей Анатольевич 1964-01-22 Astyrovka сәясәтче Yevgeny Kuznetsov 1975-02-02 Омск икътисадчыҗәмәгать эшлеклесесәясәтче 2012 Yury Galuza 1985-06-07 университет профессоры Омск дәүләт техник университеты Grigorii Uzun 1986-11-14 Vulcănești сәясәтчеэшмәкәр 2018-10-01 Tatyana R Kayumova тикшеренүче Омск дәүләт техник университеты

Искәрмәләр

Сылтамалар

Омск дәүләт техник университетының рәсми кириллик сайты Рәсми сайтның көзгесе ОмДТУдагы Хәрби-Техник белем бирү институтының рәсми сайты

Моны да карагыз

Россия югары уку йортлары исемлеге

Төркем:1942 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Әлифба буенча университетлар Төркем:Россия университетлары Төркем:Техник югары уку йортлары Төркем:Омск югары уку йортлары