Күз чишмәсе — Кукмара районы Ятмас Дусай авылы буендагы чишмә, авылнын су чыганагы, талисманы һәм йөзек кашы.
Урнашуы Авылдан бераз читтәрәк, элеккеге беренче нигез салынган Ятмас Дусай авылы урынында–нарат агачлары шаулаган текә яр куеныннан ургылып чыга.
Тарихы Ятмас-Дусай авылы 15-16 гасырлар вакытында барлыкка килгән. Ятмас Дусай авылының беренче урыны иске Дусай бабай зираты каршында, әби патша юлының сул ягында урнашкан була. Ятмас Дусайны Әби патша да ят итмәгән. Авыл юлыннан патшабикә Екатерина II үзе узган дигән риваять саклана, шуңа күрә бу юлны “Әби патша” юлы дип йөртәлэр. Тормыш дәвам итеп яшәп ятканда, авылда пожар чыгып күп йортлар яналар. Авыл халкын Завод Нырты авылындагы рус милләтле кешеләр куркытып, чукындыру белән яныйлар. Шулай итеп, риваятьләр буенча Ятмас-Дусай авылы кешеләре, хәзерге без яши торган яңа урынга , урман эченә кереп, күченеп яши башлыйлар .
Авыл кешеләре чишмәне инешкә агып төшкән шарлавыктан эзләп тапканнар. Риваятьләргә караганда, бу гаҗәеп сыйфатлы чишмә, 350 ел элек, Аллаһ йорты, мәчет урнашкан урыннан чыгуы белән дә, янәшәдә бакыр ятмалары булу белән дә аңлаталар.
Үзенчәлекләре Күз чишмәсе дип әйтүләре юкка түгел.Кеше башына охшаган чишмәнең ике урыныннан “күзләр булып”су тибеп чыга.Чишмәнең салкын,тәмле суының,күзләрне дәвалалау үзлегеннән тыш,барлык әгъзаларга шифасы бар дигән инану яши халыкта.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Төркем:Татарстан чишмәләре