Вакыйгалар 9 февраль — Рус-япон сугышы башлана. 4 май — Англиядә Генри Ройс һәм Чарльз Роллс «Роллс-Ройс» исемле автомобильләрне җитештерә башлыйлар. 29 август — Сент-Луиста III Олимпия уеннары ачылды. 27 октябрь — Нью-Йорк метрополитены ачыла. 8 ноябрь — АКШ президент сайлауларында Теодор Рузвельт җиңү яулый.
Туулар
4 февраль — Климент Русаков, Советлар Берлеге Каһарманы, полковник. 20 март — Йосыф Гәрәй, татар шагыйре. 11 май — Сальвадор Дали (Salvador Dali), испан рәссамы. 15 июль — Газиз Зыятдинов, Академия театры артисты. 14 сентябрь — Семен Игнатьев, Совет фирка-дәүләт эшлеклесе. 16 сентябрь — Максуд Сөндекле, татар шагыйре. 8 октябрь — Ширван Гыйззәтов, Советлар Берлеге Каһарманы (1945). 25 ноябрь — Ильяс Әүхәдиев, татар дирижеры. 20 декабрь — Евгения Гинзбург, ССРБ журналисты, «Текә маршрут» авторы, тарих фәннәре кандидаты. 25 декабрь — Герхард фон Менде, алман тарихчысы, тюрколог. 30 декабрь — Риф Рәимов, Башкортстан тарихчысы. Тимурбәк Дәүләтшин, советолог-галим (Алмания).
Вафатлар
6 июль — Абай Кунанбаев, казак шагыйре. 15 июль — Антон Чехов, рус язучысы. 9 август — Фридрих Ратцель, алман географы, этнограф. 26 сентябрь — Лафкадио Херн, АКШ язучысы.
Төркем:1904 ел Төркем:Еллар