Беренче бөтендөнья сугышы (28 июль 1914 — 11 ноябрь 1918) — кешелек тарихында иң эре кораллы низагларның берсе. Европада ике сугыш арасы чорында Бөек сугыш буларак, Россия империясендә Герман сугышы, СССР чорында Империалистик сугыш кебек рәсми булмаган исемнәре белән билгеле булды.

Башлану 1914 елның 28 июнендә Австро-Венгрия тәхетенең варисы эрцгерцог Франц-Фердинанд хәрби маневрларда катнашу өчен Сараевога — Босниянең үзәгенә килә. Шул ук вакытта эрцгерцогның визиты аның даирәсе күрсәтергә теләгәнчә үк риясыз булмый. Хәрби маневрлар үзләре үк бик җитди провокация була, чөнки алар Сербия чигендә нәкъ менә 28 июньдә — халык тарафыннан ел саен билгеләп үтелә торган милли матәм көнендә уздырыла. Шушы көнне 1389 елда төрекләр серб армиясен тар-мар итеп, ил бик озак елларга төрек изүе астында калган була. Франц-Фердинандның үз-үзен провокацияле тотуы милли даирәләрдә ачу тудыра. Якынча иртәнге сәгать унбердә Миляцка елгасы ярында «Млада Босна» серб милли оешмасы террористы Гаврила Принципның атуыннан Австро-Венгрия тәхете варисы һәм аның хатыны һәлак булалар. Гаврила Принципның атуы бик начар нәтиҗәләргә китерә. Германия императоры Вилһелм II килеп туган хәлне: «Хәзер яки беркайчан да түгел», — дип кистереп бәяли һәм Австро-Венгрия хөкүмәтенең Сараеводагы үтерешне сугыш игълан итүгә сылтау буларак файдалануын таләп итә.

Австро-Венгрия 23 июльдә Сербиягә ультиматум куя. Аны кабул итү Сербия өчен бәйсезлеген югалту дигән сүз була. Сербиянең барлык таләпләрен дә үтәргә риза булуына карамастан, 28 июльдә Австро-Венгрия Сербиягә сугыш игълан итә.

Сербияне үлем алдында калдыру Россия хөкүмәте өчен илнең империалистик мәнфәгатьләренә зыян китерү генә түгел, бәлки славян һәм православие берлегенең күптәнге традицияләре белән хисаплашмау да булыр иде. Россиядә гомуми мобилизация игълан ителә. Германия хөкүмәте Россиягә аны туктау турындагы ультиматум куя. Россия моңа җавап бирми. Германия 1 августта Россиягә, ә 3 августта Франциягә сугыш игълан итә.

Сугыш гомумаурупа характеры ала, ә тиздән Европадан читкә дә чыга. Япония, сугыштан файдаланып, Кытайны буйсындырырга, Тын океандагы алман колонияләрен басып алырга һәм Ерак Көнчыгышта үз өстенлеген урнаштырырга уйлый. 1914 елның августында Япония Германиягә сугыш игълан итә.

Германия һәм аның союзниклары ягында сугышка Төркия дә килеп катнаша. Тора-бара киңәя барып, сугыш яңадан-яңа халыклары үз эченә тартып кертә һәм дөнья сугышына әйләнә. Анда 1,5 млрд кешедән артык халкы булган 38 дәүләт катнаша.

Сугышның максатлары left|200px|thumb Үзенең килеп чыгу сәбәпләре, характеры һәм максатлары буенча беренче бөтендөнья сугышы барлык катнашучылар өчен империалистик, басып алу характерында була. Бу Сербия, Черногория һәм Бельгиягә, шулай ук халкы азатлык өчен көрәшүче башка кайбер илләрнең басып алынган территорияләренә кагылмый.

Германия Европаның һәм Якын Көнчыгышның (союздаш Төркияне дә кертеп) күпчелек өлешен басып алуга, Англия, Франция һәм Бельгиядән колонияләрен, ә Россиядән Украинаны һәм Балтыйк буен тартып алуга омтыла өчен сугышалар. Россиянең чит ил эшләре министры Сазоновның: «Союзникларның төп максаты — Германиянең көчен, шулай ук аның „хәрби һәм сәяси өстенлеккә“ омтылуын юкка чыгару»,— дип әйтүе шуңа күрә бер дә гаҗәп түгел.

Австро-Венгрия бәйсез славян дәүләтләрен — Сербия, Болгария һәм Черногорияне буйсындыруга исәп тота, шулай ук Балкан ярымутравында, Кара, Әдрән һәм Эгей диңгезләрендә үз өстенлеген урнаштыруга омтыла.

Англия колониаль империя буларак сакланып калу һәм үзенең төп конкуренты Германияне көчсезләндерү өчен сугыша. Моннан тыш, Англия Төркиядән Месопотамияне, Палестинаны тартып алу һәм Мисырда ныклап урнашу турында планнар кора.

Франция исә 1871 елда Германия тартып алган Эльзас һәм Лотарингияне кайтару, шулай ук Германиянең ташкүмергә бай Саар бассейнын һәм Рейн елгасының сул ярында урнашкан башка өлкәләрен басып алырга хыяллана.

Россия Төркиядә һәм Балканда Германия һәм Австрия йогынтысыннан котылырга, шулай ук үзенең стратегик мәнфәгатьләренә җавап бирүче, Кара диңгез ярын саклау һәм сәүдә үсешенә мөмкинлек тудыручы бугазларның үзе өчен җайлы режимын булдырырга тели. Патша хөкүмәте планнарына шулай ук Галицияне — Австро-Венгриянең бер өлешен басып алу да керә.

Сугыш һәм халык thumb|right|400px|Англия солдатлары сугышка китә Хәл ителми калган милли-азатлык мәсьәләләре сугышның аларны чишү өчен кирәк чара итеп кабул ителүенә китерә. Миллионлаган россиялеләр үз җирләрен алман агрессорларыннан якларга, туган илләренең бәйсезлеген һәм намусын сакларга, аның милли байлыкларын талатмаска һәм рухи байлыкларын мыскыл иттермәскә чын йөрәктән теләк белдерәләр. Сарай мәйданындагы Кышкы сарай алдында ун меңнәрчә кешедән торган халык төркеме патшаның сугыш турындагы манифест укуын тезләнеп тыңлый. Бөтен ил буйлап Германия агрессиясенә каршы юнәлдерелгән массакүләм манифестацияләр булып уза, ә Петербургда халык Германия илчелеген җимерә.

Медицина уку йортларында иреклеләр рәтенә килүче студентларны фронтка язу бара. Россиядә мобилизация уңышлы уза. Чакыру пунктларына дәшелгән солдат һәм офицерларның 95% ты килә. Армия сугышны тагын да зуррак бердәмлек белән каршы ала. «Ватанга куркыныч янау» һәм аның сәгате сугу — армия өчен шул да җитә.

Башка илләрдә дә якынча шундыйрак халәт хөкем сөрә. Туган илләрен саклау өчен хәрәкәт алманнарны да, австриялеләрне дә, венгрларны да үз эченә бөтереп ала. Алман солдатлары, Зигфрид линиясен саклап, үлем белән исәпләшмичә сугышалар. Бу аларның корыч дисциплиналы булуларыннан гына килми, ә бәлки үз илләрен француз гаскәрләреннән саклау омтылышы чагылышы да була. Үз чиратларында французлар да, сугыш кырларында кан коеп, туган илләре Франция азатлыгы өчен көрәшәләр.

Шулай да сугышка мөнәсәбәт бер генә төрле булмый. Француз социалисты Жан Жорес, актив рәвештә, сугышны кабул итмәвен белдерә. Зыялыларның шактый күп өлеше мәгънәсез сугышка каршы чыга. Алар арасында Россиядән Александр Горький, Франциядән Анри Барбюс, Чехиядән Ярослав Гашек, Сербиядән Бранислав Нушич һ. б. була. Россиядә большевиклар «Үз хөкүмәтебез җиңелсен!» һәм «Сугышка — сугыш!» дигән шигарьләр күтәреп чыгалар. Бу шигарьләр илдәге яшәп килүче режим белән көрәшүгә һәм сугышны туктатуга юнәлдерелгән була.

Кораллы көчләрнең сугышка кадәрге халәтеТакман Барбара. Беренче блицкриг. Август 1914

Өчлек берлегенең Кораллы көчләреДәүләт Гаскәрнең саны (млн кеше) Җиңел корал Авыр кыр артиллериясе кораллары Очкычлар Алмания 3,822 4840 1688 232 Австро-Венгрия 2,3 3104 168 65 Барлыгы 6,122 7944 1856 297 Антанта Кораллы көчләреДәүләт Гаскәрнең саны (млн кеше) Җиңел корал Авыр кыр артиллериясе кораллары Очкычлар Россия 5,338 6848 240 263 Бөекбритания 1 1226 126 90 Франция 3,781 3360 84 156 Барлыгы 10,119 11 434 450 509

Шлиффен планы

Германиянең сугыш планы «Шлиффен планы» исеме астында билгеле. Бу план аны эшләүче генераль штаб башлыгы исеме белән шулай аталган. «Шлиффен планы» сугышның ике фронтта: Франциягә һәм Россиягә каршы алып барылуы котылгысызлыгыннан чыгып эшләнә. Шуның белән бергә, фронтларның берсеннән тизрәк котылу һәм озакка сузылган сугышны булдырмау — планның төп идеясе әнә шул максатлардан гыйбарәт була. Шулай булмаганда, Германиянең сугышта җиңү өмете аз була, чөнки ул кеше ресурслары, чимал һәм азык-төлек белән тәэмин ителүе буенча дошманнарыннан шактый калыша.

«Яшен тизлегендәге сугыш» планы шулай туа. Шлиффен башта нейтраль Бельгия территориясе аша Франциягә басып керергә тәкъдим итә, чөнки Франция—Бельгия чиге Франция тарафыннан ныгытылмаган була. Францияне тар-мар иткәннән соң, Россиягә ташлану күздә тотыла. Шуның белән бергә, Германиянең генераль штабы уйлавынча, рус армиясе үз мобилизациясен акрын оештыруы сәбәпле, Россия, сугыш игълан ителгәч, бары 6 атнадан соң гына актив сугыш хәрәкәтләре башлый алачак, ә ул чагында Франциянең язмышы инде хәл ителгән булачак. Әмма «Шлиффен планы» Россиянең хәрби потенциалын һәм көчен бәяләп бетерә алмый.

Германия хәрби идарәсе Шлиффенның стратегик максаты буенча эш итә.

Бельгиягә бәреп керү Бельгиялеләрнең каршылыгын сындыра-сындыра, Германиянең алдынгы хәрби төркеме тиз-тиз Франция—Бельгия чигенә таба хәрәкәт итә. Бөтен Бельгияне яулап алып, немецлар Франция белән Бельгия чиген үтәләр. Франциянең башкаласы куркыныч астында кала.

Беренче җиңү немецларның башын әйләндерә. Алар сугышның Көнбатышта үзләре файдасына бетәчәгенә инде тәмам ышанып җитәләр. Кайзер Вилһелм II: «Яфраклар коелганда, без инде кире әйләнеп кайтачакбыз»,— дип белдерә. Әмма Көнбатыш фронттагы вакыйгалар барышына Шлиффен күз алдында тотмаган нәрсәләр йогынты ясый.

Рус армияләренең һөҗүме left|250px|thumb|Австрия гаскәрләре Париждан һәм Лондоннан Петербургка көн саен телеграммалар китә. Аларда Англия һәм Франция хәрби идарәләре рус армиясенең кичекмәстән сугышка керүен таләп итәләр. Союзниклар басымы астында, француз армиясен тар-мар ителүдән коткару өчен, Россия үзенең гаскәрләрен Германиягә каршы җибәрергә мәҗбүр була. Тупланып һәм җитәрлек әзерләнеп тә бетмичә, ике рус армиясе август урталарында Көнчыгыш Пруссиягә һөҗүм башлыйлар.

Операция генерал Самсонов җитәкчелегендә 2-нче армия һөҗүме белән башлана. Германия өчен Көнчыгыш Пруссияне югалту куркынычы туа. Әмма тылдагы таркаулык, сугыш кораллары җитешмәү һәм 1-нче армия сәргаскәре Ренненкампфның бернинди эш кылмавы нәтиҗәсендә, рус гаскәрләре җиңүләрен ныгыта алмыйлар. Август ахырында алманнар Мазур күлләреннән көнбатыштарак генерал Самсонов җитәкчелегендәге 2 нче армияне тар-мар итәләр.

Рус гаскәрләре зур югалтуларга дучар булалар. Әмма алар Германия төзегән сугыш планын җимерүгә ирешәләр: алманнарга дошманнарын берәм-берәм җиңү мөмкин булмый, һәм алар Көнбатыш фронттагы көчләрен бераз киметергә мәҗбүр булалар.

Марнадагы сугыш thumb|right|400px|Марнадагы сугыш

Бу хәл Франциядәге сугыш операциясе барышына да йогынты ясый. Алманнарның Парижны төньяктан әйләнеп узарга хәлләре җитми, алар үз хәрәкәтләрен көньякка таба үзгәртергә мәҗбүр булалар һәм Марна елгасына чыгалар. Хәзер вакыйгалар французлар файдасына үзгәрә. Үзенең ныгытылган районы белән Париж Германия армиясенең уң флангына яный. Парижның бөтен транспорты, аерым алганда таксилары да мобилизацияләнә. Транспорт ярдәмендә, француз армиясе частьлары бик тиз арада кирәкле урынга күчерелә. Соңрак: «Марнада җиңү яулаучылар — Париж шоферлары алар», — дип әйтү гадәткә керә.

Сентябрьнең 5еннән алып 9ына кадәр Варден белән Париж арасындагы тигезлекләрдә 6 инглиз-француз һәм 5 алман армияләре арасында бик зур сугыш хәрәкәтләре башланып китә. Бу сугышта 1,5 млн кеше катнаша. Якынча 6 мең җиңел һәм 600дән артык авыр орудиенең канонада тавышларыннан Марна, Эна һәм Маас елгаларының яр буйлары яңгырап тора.

Беренче көнне үк Германия гаскәрләренә фронтның кайбер өлешләрендә саклануга күчәргә туры килә. Һәр көн саен хәл читенләшә бара, ә 9 сентябрь иртәсендә генерал Мольтке Марна елгасы аръягына күмәк чигенү турында әмер бирергә мәҗбүр була, ә шул ук көннең кичендә Германиянең 5 армиясе дә ашыгыч рәвештә Эна һәм Вель елгалары аръягына чигенә башлый.

Марна елгасындагы сугышның нәтиҗәсе озакка сузылган позиция саклау сугышына китерә. Ә бу хәл Германия өчен бик фаҗигале була. «Сугыш, гомумән алганда, Марнадагы сугыш йомгаклары нәтиҗәсендә оттырылды»,— дип белдерә генерал Фалькенгайн.

1914 елның сентябрендә Швейцария чикләреннән алып Эна елгасына кадәр булган территориядә дошман яклар икесе дә ирешелгән чикләрендә ныгып урнашалар, окоплар, блиндажлар, тимерчыбык ныгытмалар системасын булдыралар. Кешеләр траншеялар казый, аларны ныгыта, һөҗүм итүчеләргә бирешмәс дәрәҗәгә китерә. Көнбатыш фронтның буеннан-буена позиция саклау сугышына күчәләр.

1914 елгы диңгез сугышы Коры җирдә көчләр якынча тигез булса да, диңгездә өстенлек Антанта ягында саклана.

1914 елда Германиянең хәрби-диңгез флоты берничә кат уңышсызлыкка дучар була. Төньяк диңгездә Англия флоты өстенлек итә, Урта диңгез Англия һәм Франция тарафыннан контрольдә тотыла, Россия Кара диңгезгә хуҗа була. Германия һәм аның союзниклары өчен бөтен диңгезләрдә дә юл ябыла.