Мәүлекәй Юмачиков ― шагыйрь, фольклорчы, мөгаллим. 1870-1880 елларда Төмән өязенең Манчыл авылы мәдрәсәсендә мөдәррис булып тора. 1879 елында язылган "Кыйссаи Салсал" исемле әсәре 1909 елда Казанның Шәмсетдин Хөсәенов нәширлегендә Домбровский басмаханәсендәhttps://rusneb.ru/catalog/000200_000018_RU_NLR_DIGIT_101309/ - Национальная электронная библиотека, 1913 елда Казан университет басмаханәсендә нәшер ителә. 1881 елда Казандагы Хөсәеневләр нәшриятына бәетләр һәм мөнәҗәтләр җыентыгын җибәрә, әммә бу кулъязмалар басылмый, һәм Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана. Исмәгыйль Рәми, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. Казан, ТКН, 2001 . Хөсам Кятиб "Җөмҗөмә солтан" поэмасын казакъ теленә тәрҗемә иткән.Габдрахман Таһирҗанов. Әдәби багланышлар һәм аларның нәтиҗәләре. "Казан утлары" журналы. 1975 ел, 10-нче сан. Поэма аыхырында үзе турында болай яза: "Казакъта ун ел бала укытып, Йортыма кайттым килдем мин аман".
Басылган хезмәтләре Кыйсса-и Сәетбаттал. Казан. Чирков хатының басмаханәсе, 1888 ел Кыйса-и Тәмимдар. Казан. 1894 ел һәм 1896 ел Мәрхабә, шәһри Рамазан. Казан. Университет басмаханәсе, 1902 ел һәм 1908 ел Кыйсса-и Нәүширван. Казан. 1902 ел Кыйсса-и Салсал. Казан. 1909 ел Кыйсса-и Җөмҗөмә. Казан. Домбровский басмаханәсе, 1910 ел
Сылтамалар Мәүлекәй Юмачиков , Татар әдәбияты тарихы, 2нче том.
Искәрмәләр
Төркем:Тубыл губернасында туганнар Төркем:Татар шагыйрьләре