Ниязмөхәммәт Сөләйманов - имам, китап сәүдәгәре. Тобол губернасына кергән Тара өязендәге Кышлау авылында туган (хәзер Омски өлкәсендә) туган. 1880-1882 елларда Тара шәһәрендә, 1884-1887 елларда Петропавел мәдрәсәләрендә укый. Шуннан соң Петропавелда имам була, татар китаплары белән сәүдә итә. 1907 елның ахырында Омскида хөкем палатасында тәрҗемәче булып хезмәт иткән Закир Ишмөхәммәдов тәгъдиме белән Омскига күчеп шәһәрнең мәчетендә имам хезмәтен башкара"Весь Омск, 1913 г.". Шәһәрдәге мөселман җәмгыяте икегә бүленгәч, аларны берләштерә алмагач бер ук вакытта ике мәчеттә дә имамлык итә. Татар мөселман матбугатында (Шәркый рус, ВакытПетропавелда мәктәб ачылды. "Вакыт" газетасы 1906 ел, №85 газеталары һ.б.) мәкәләләр күп язганы белән билгеле. Берничә китап авторы. Заманның күп татар голямасы белән таныш була.
Басылган китаплары Шәркый-рус мәктүпләре. / нәшире вә мөхәррире: Ниязмөхәммәд Сөләйманов. - СПб : Габдерәшит бине Гомәр Ибраһимов матбагасы, 1905. Российская Национальная Библиотека Төрки хөтбәләр Төрки нотыклар Садыйк әфәнде. Казахстан республикасының гыйльми китапханәсе Гаиләсе Балалары: Хәдичә Сөләйман ( — 21.09.1938) - олы кызы. Буби кызлар мәктәбендә укыган, соңыннан Омскида кызлар укыткан. Граждан сугышы вакытында мөхәҗирлеккә китә, башта Харбинда, соңыннан Япониянең Кобе шәһәрендә яши. 1934 елда Кобега Гаяз Исхакый килүе турында "Яңа милли юл" журналына мәкәлә яза."Яңа милли юл", 1934 ел - №1 (72) улы Мәхмүд - 1916 елда вафат улы Мәсхүд
Искәрмәләр
Сылтамалар Мәрхүм Нияз Мөхәммәд әфәнде Сөләйманоф Казанда басылган 1917 елның "Мәшәвәрәт" мөселман календарендә Хөҗҗәтелхәким Мәхмүдов мәкәләсе.
Төркем:Омскида вафатлар Төркем:Имамнар Төркем:Тубыл губернасында туганнар