Разин Фатыйхов, Разин Гатуф улы Фатыйхов (1952 елның 10 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Балтамак ― 2003 елның 4 декабре Фатихов Разин Гатупович. Республика Татарстан, 05.12.2003, РФ, ТР, Казан) ― табиб, 1995―2002 елларда Республика клиник хастаханәсенең баш табибы ― ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары. Татарстанның атказанган табибы (1993).
Тәрҗемәи хәле
1952 елның 10 сентябрендә Сарман районы Балтамак авылында туган. Ризаэддин Фәхреддин белән бер нәселдән. Балтамак башлангыч, Рангазар сигезьеллык, Александровка урта (1970) мәктәпләрен тәмамлаган.
1970―1976 елларда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау-профилактика факультетында белем ала. Уку вакытында Казанның 2нче йогышлы авырулар хастаханәсендә табиб булып, җәй айларында төзелеш отрядларында эшли. Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә хирургия буенча интернатура уза.
1976 елдан Түбән Кама шәһәрендә табиб-хирург булып эшли башлый. 13,5 ел эчендә җиде меңнән артык операция ясый 1979 елдан үзәк район хастаханәсе хирургия бүлегенең өлкән табибы, интерн-хирургларны әзерләү буенча җитәкче булып эшли, Түбән Кама медицина училищесында укыта. 1983―1987 елларда Түбән Кама шәһәренең 2нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб, 1987―1995 елларда Түбән Кама шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе, Шәһәр медицина берләшмәсе җитәкчесе () булып эшли. Аны шәһәр сәламәтлек саклау идарәсенә җитәкче итеп алганда, хезмәттәшләре: «Разин Гатуфовичны 2нче шәһәр хастаханәсендә калдырыгыз!» дип үтенәләр. Партиянең шәһәр комитетында: «Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе мөдире өчен моннан да яхшы характеристика булырга мөмкин түгел», ― диләр.
1995 елның сентябреннән ― Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары.
1995 елның декабреннән ― Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Республиканская клиническая больница Министерства здравоохранения Республики Татарстан — вчера, сегодня, завтра ― ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары.
2002 елның маеннан 2003 елның 4 декабренә кадәр ― ТР ССМ 3нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы.
2003 елның 4 декабрендә кинәт вафат була.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1993 ― Татарстанның атказанган табибы Гаиләсе Хатыны Люция Фатыйхова, медицина хезмәткәре. Өлкән улы Илдар Разин улы (1979), Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатихов Ильдар Разинович. Министерство здравоохранения Республики Татарстан; кече улы Айдар Разин улы (1981).
Хәтер 2022 елның 10 сентябрендә Түбән Камада Татарстанның атказанган табибы Разин Фатыйховка истәлек тактасы ачылган. Мемориаль тактаны ачуда улы – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Түбән Кама мэры Рамил Муллин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев, туганнары һәм күпсанлы хезмәттәшләре һәм дуслары катнашкан Түбән Камада Татарстанның атказанган табибы Рәзин Фатыйховка истәлек тактасы ачтылар. Татар-информ, 13.09.2022. Искәрмәләр
Әдәбият Фатыйхов Разин Гатуф улы // Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин): 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000 ел, 186нчы бит. Сылтамалар
Словом и делом
Моны да карагыз
Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Табиблар Төркем:Татарстанның атказанган табиблары Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре