Бу Уфада чыккан журнал турында мәкалә, Алматы журналы турында моннан укыгыз

Садак () ― кулъязма журнал. Уфада 1915 елның 9 ноябреннән 1918 елның 10 февраленә кадәр чыга. 40лап саны чыккан. Оештыручылар ― Галия мәдрәсәсе шәкертләре (1894―1939), Җыенгали ТүләпбергеновУфада білім алған қазақ зиялыларының тізімі анықталды. asylarna.kz, 02.03.2017.

Тарих Журналның юнәлеше мәдәни-агарту характерында була. Басма саннары, нигездә, түбәндәге өлешләрдән торган: 1) баш сүз (поэма, әдәбият сүзләре); 2) роман (повесть, фантазия); 3) халык иҗаты әсәре (әкият, шигырь, бию сүзләре (такмак), табышмак, мәкаль); 4) көлке; 5) шигырь (язма поэзия әсәре, халык җырлары); 6) эчке һәм тышкы яңалыклар һ.б. Басмада новеллага тартым кыска хикәяләр, күләмле повестьлар, очерклар, этюдлар, яшь шагыйрьләрнең шигырьләре, рецензияләр, казакъ халык иҗаты нөсхәләре басылган. Журнал казакъ журналистикасы тарихында зур роль уйнаган

Басманы әзерләүче шәкертләр «Журналны чыгаручы – «Казакъ» оешмасы» дип күрсәткән. Мәдрәсә шәкертләре 1913―1918 елларда Ырынбурда нәшер ителгән, казакъ мәдәниятенең милләтчел көчләрен берләштерүче (قازاق) газетасын (мөхәррире шагыйрь Миръякуп Дулатов), шулай ук аның хезмәткәрләре эшен өлге-үрнәк итеп алган. Г. К. Валеев. Национальная пресса на Южном Урале. Мәгълүматлар буенча, «Садак»ны әзерләүче шәкертләр Уфага 1917―1918 елларда Ташкентта чыгарылган (بىرلىك تۋى) газетасын Берлек туы. Казахстан. Национальная энциклопедия, «Сарыарка», «Оран» газеталарын да яздыртып ала торган булган. Бу басмалар да «Галия» мәдрәсәсенең казакъ шәкертләренә теләктәшлек белдереп торган. Журналда Б. Майлин, Җыенгали Түләпбергенов, Х. Сартәлиулы, З. Имажанулы, Ә. Мостафаулы, А. Әшкеклы, Х. Басымулы һ. б. авторларның мәкаләләре дөнья күргән.

Журналның максаты ― яшьләрне яңа әдәбиятка җәлеп итү, тормышның мәгънәсен аңлату, җаваплылыкны арттыру. Бу эш керткән җитди рухи өлеш булып тора.

Галия мәдрәсәсендә татар телендә белем алган казакъ шәкертләре, казакъ әлифбасы һәм казакъ балаларына башлангыч белемне туган телдә, казакъча язылган дәреслекләр белән бирергә кирәклеге турында, күпләп имза куеп, «Казакъ» газетасында күмәк хатлар бастыралар. Әлеге хатларда татар теле һәм әдәбиятын, татар телендә чыккан дәреслекләр кулланучы мөгаллимнәрне хуплаган яки каршы төшкән фикерләр әйтелә. Ырынбурның «Вакыт» газетасында Кәбир Бәкер җавап мәкаләсе бастыраЕсбол Нұрахмет. «Қазақ» газетін үлгі еткен «Садақ». e-history.kz, 08.07.2020 .

Чыганаклар Қазақ энциклопедиясы, 7 - том «Алаш» қозғалысы. Алматы, 2008. ISBN 9965-32-715-7

Әдәбият Какишев, Турсунбек. Садак : Эссе [о рукоп. журн. учеников медресе "Галия", 1915-1918] / Турсынбек Какишев. - Алма-Ата : Жалын, 1986. Хатыйп Миңнегулов. Әдәбиятны өйрәнү юлында. К.: ТКН, 2018. ISBN 978-5-298-03602-3

Сылтамалар Садақ журналы. encyclopedia.kz

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча журналлар Төркем:Уфа матбугаты Төркем:Казакъ журналлары Төркем:1915 елда барлыкка килгән басмалар