Ленинград өлкәсе татарлары — татарларның Ленинград өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Тарихлары Татарлар Ленинград өлкәсендә XVIII гасырдан бирле яши. Тосно авылы 1714 елдан башлап Петербург–Мәскәү юлында зур Ям Бистәсе була. Татарлар монда сәүдә, ташу белән шөгыльләнгәннәр, пешекчеләр һәм официантлар булып хезмәт иткәннәр. Бу якларда татарларның озак яшәве турында Любань борынгы мөселман зираты сөйли.

Революциягә кадәрге чордагы иң танылган субэтник төркем булып касыйм татарлары тора.

Таралышлары

2010 елда Ленинград өлкәсендә 8 693 татар кешесе яшәгәнВсероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. : см. (1959 елда – 4 330,Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Ленинградая область 1989 елда – 7 757,Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Ленинградая область 2002 елда - 9 432 кешеВсероссийская перепись населения 2002 года : Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ ).

Алар нигездә Всеволожск, Гатчина, Луга һәм Тосно шәһәрләрендә яшиләр.

Мәдәният Ленинград өлкәсе территориясендә татар милли‑мәдәни җәмгыятьләре: «Изге юл» (1997 елдан башлап, Тосно), «Юлдаш» (1999 елдан башлап, Гатчина), «Дуслык» (2003 елдан башлап, Всеволожск районы), «Ансар» (2011 елдан башлап, Выборг шәһәре), «Наратлык» (Сосновый Бор шәһәре), Ленинград өлкәсенең Лужск районы татар җәмгыяте эшли. Ленинград өлкәсенең «Яңа заман» татар‑башкорт оешмасы (Тосно шәһәре) бар. 2001-2003 елларда Гатчинада татар телен һәм Ислам мәдәниятен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе эшләгән. Ленинград өлкәсенең Тосно районы һәм Татарстан Республикасының Арча районы тугандаш булып санала. Тосно шәһәрендә М.Җәлил бюсты (2012); «Невский пятачок» (2010), «Синявинские высоты» (2012) мемориаль комплексларында сугышчы‑татарстанлылар истәлегенә куелган һәйкәл – обелисклар бар (2014).

Моны да карагыз Санкт-Петербург татарлары

Искәрмәләр

Чыганаклар Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.

Төркем:Татарлар Төркем:Ленинград өлкәсе