Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхи (Шәйхиева) (4.11.1970, Каенсар, Арча районы, , , ) — татар журналисты, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү Идарәсе җитәкчесе.

Тәрҗемәи хәле 1970 елның 4 ноябрендә Арча районы Каенсар авылында туган.

1988–1993 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-инглиз теле бүлеге студенты. 1993-1997 елларда Казанның 15-нче татар гимназиясендә тарих һәм инглиз телләре укытучысы.

1997–2002 елларда “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә “Дөнья” студиясе әзерләгән “Татарстан авазы” тапшыруының авторы һәм алып баручысы.

2002 елдан Бөтендөнья татар конгрессында БКның матбугат үзәге җитәкчесе.

2011 елдан Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү Идарәсе җитәкчесе.

Иҗтимагый эшчәнлеге Татарстан журналистлар Берлеге әгъзасы.

Иҗаты «Күңел – дәрья» , «Сыналганнар - сынатмый», «Хәмдүнә Тимергалиева», «Тамырлар / Корни» (2023, ТКН) китаплары авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре «Бәллүр каләм ― 2022» бәйгесенең «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясе җиңүчесе (Татар-информ журналисты Гөлнар Гарифуллина, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясеннән Михаил Любимов белән берлектә)Гөлүзә Ибраһимова. «Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина «Бәллүр каләм» иясе булды. Татар-информ, 5.08.2022. Искәрмәләр

Сылтамалар

Гөлназ Шәйхи: «Сез әйбәт эшлисез, әмма эшләгәнегезне күрсәтә белмисез». Дилбәр Гарифуллина, Шәһри Казан. 4 декабрь 2018 Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовна (Гөлназ Шәйхи)

Моны да карагыз

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Арча районында туганнар Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре