Мөнирә Сәгыйдуллина - журналист. «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2014), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2021).

Тәрҗемә-и хәле 1970 елның декабрендә Төмән өлкәсе Вагай районы Казанлы авылы туа. Төмән медицина көллиятен тәмамлый. 1991 елда Казан дәүләт университетына кереп журналистика факультетында белем ала.

2016 елның апрель-май айларында Көнбатыш Себердә су басып авыр хәлдә калган татар авылларына Казан ягыннан ярдәм оештыруның башында торды.2016 елның 16 татары. Наил Алан, Азатлык радиосы. 27 декабрь 2016

2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгына багышланган китап-альбом әзерләде.Татар конгрессының 25 еллыгына китап чыкты Шәһри Казан. 29 июль 2017

«Туган җир» журналы җаваплы сәркәтибе.

2021 елның апрелендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Себер кызы Илсөяр Закирова, "Яңарыш" газетасы, 25.12.2020 Мөнирә Сәгыйдуллина. Искермәгән Искер. "Безнең мирас"

Моны да карагыз

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреатлары