Фернат Насыйбуллин - актер. 1976 елның 30 июнендә ТАССРның Яшел Үзән районы Норлат авылында туа.
1998 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.
1998-2012 елларда К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.
2013 елның сентябреннән Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли.
2020 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Насыйбуллин Фернат Фәрит улы. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Фернат Насыйбуллин: «Дәрәҗәлерәк рольләр уйныйсым килде». Шәһри Казан. 19 февраль 2017
Моны да карагыз
Төркем:Кариев театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Тинчурин театры актерлары