'' Әлфия Хәсәнова - актриса. 1952 елның 6 июньдә ТАССРның Саба районы Чәбки-Саба авылында туа. Ка­зан дәүләт мә­дә­ни­ят һәм сәнгать инс­ти­ту­тын тәмамлый. 1979 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде. Театрда кайбер сәхнәләштергән рольләре Зарчы - Сәйдәш. Йокысызлык Хәдичә - Өч аршын җир Автор исеменнән -Гөләндәм туташ хатирәсе Зәкия әби - Эх, алмагачлары! Халисә - Өзелгән яфраклар Карчык - Алтын көз Әлфия - Мәхәббәт баскычы Фәния- Шәкүр карак Фәридә - Париж егете Әлфәнис Сәмәрия - Бер тамчы ярату Доктор Беер - Без барыбыз да кешеләр Мария Хосефа - Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”) Искәрмәләр

Сылтамалар

Әлфия Якуп кызы Хәсәнова . Кәрим Тинчурин исемендәге театр сайты.

Моны да карагыз

Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар