Абдуллина Зөлхәбирә Габделбәр кызы — Герой- ана.

Тормыш юлы 1925 елның 7 октябрендә Нормабаш авылында дөньяга килә. Башлангыч белем алганнан соң колхоз производствосында эшли башлый. Аның бөтен гомере дә шушы Тимирязев исемендәге колхозга бәйле.

Гаилә тормышы Тиздән авылдашы Хафиз Мифтахов белән гаилә төзиләр. Шушы күркәм гаиләдә ун бала туып тормыш юлына аяк баса, аларның һәркайсы тыйнак, хезмәт сөючән булып үсә һәм үзләренең гомер юлларын туган колхозлары, туган төбәкләре белән бәйли. Тик Суфияны гына гаилә үзенчәлекләре ерак Үзбәкстан җиренә алып китә. Нурзидә инде хезмәт ветераны, Нурҗиһан — колхозда терлекче, Раушания — колхоз пешекчесе, Гөлирам — бригада эшчесе, Харис һәм Газиз— төзелеш эшендә, Рәйханә — сыер савучы, Илгиз — тракторчы. Улы Вәгыйз генә, кызганычка каршы, бу дөньядан вакытсыз китте.

Вафаты Герой-ана З.Абдуллина 2000 елның 2 октябрендә Нормабаш авылында вафат булды.

Чыганаклар: Балтач энциклопедиясе, I том, 2006

Төркем:1925 елда туганнар Төркем:2000 елда вафатлар