Лилия Гыйбадуллина, Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина, ире буенча фамилиясе Сираева (1987 елның 22 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Әҗмәт) ― язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2021). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2026).
Биография Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина Әҗмәт авылында урманчы гаиләсенда дөньяга килә, әнисе ― хастаханәнен шәфкать туташы. Лилиягә шигъри сәләт ерак әбисе Нәсимә Исмәгыйль кызының Иске Жияштәге нәсел тамырларыннан килә. Кызның сәләте Гамил Афзалга багышлап мөхәрририят оештырган бәйге барышында кинәттән ачылып китеп, гаҗәеп аһәңле иҗат җимешләре бер-бер артлы туа, газетада дөнья күрә башлады.
Районда уза торган Нур Баян исемендәге фестивальда 2002, 2003 елларда урын, "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесендә 2003 елда Гран-при, икенче елны бүләк алды. Татар әдәбияты буенча республика фән олимпиадасында (2003, 2004), нәфис сүз осталары конкурсында (2003) жиңде. Күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ "Таң кызы" дип атаган Лилия 2004 елда Такталачык урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетына имтихансыз кабул ителә, 5 елдан аны кызыл дипломга тәмамлый.
Анда укыганда Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алына.
Чаллы мәгариф идарәсендә, «Мәйдан» журналында эшли, хәзер "Халкым минем" газетасы мөхәррире хезмәтен башкара. Читтән торып КДУ аспирантурасында укый. Мәктәптә белем алганда ук, 2004 елны "Мин бәхетне күрәм" дигән шигъри җыентыгы Казанның "Мәгариф" нәшриятында басылып чыкты. 2010 елның 30 июлендә фамилиясен Гыйбадуллинадан Сираевага үзгәртте: әнисе ягыннан тамыры Актаныш районының Калмаш авылына тоташкан, Тукай районынын Күзкәй авылы егете, КамПИ төгәлләгән Илһамның яры булды.
Әсәрләре Берничә жыентык авторы. "Мин бәхетне күрәм" шигъри җыентыгы (2004) «Кайту» шигырьләр җыентыгы
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2003 ― «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе ― Гран-при 2021 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе ― «Кайту» шигырьләр җыентыгы өчен 20 октябрьдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшыру тантанасы булачак. ТР Язучылар берлеге сайты 2026 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ― «Дәвамы бар» шигырьләр җыентыгы өченИсточник: стали известны лауреаты Тукаевской премии за 2026 год. Бизнес-онлайн, 25.04.2026 Бәя
Чыганаклар Йосыф Хуҗин. Җирлегебез көзгесе (Мәгълүмат чаралары тарихы). Сарапул, 2015, 175-176 битләр. Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Татар язучылары Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар Төркем:Тукай премиясе лауреатлары