Хәбибуллин Булат Нурми улы (24 май 1958 ел) — — Совет һәм Россия галиме, математик. Комплекслы анализ, потенциал теориясе, функцияләр теориясе, функциональ анализ өлкәсендә белгеч, югары мәктәп укытучысы. Физика‑математика фәннәре докторы (1993), профессор (1996). Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2002), Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2011).
Биографиясе Булат Нурмый улы Хәбибуллин 1958 елның 24 маенда Татар АССР-ының Баулы районы (хәзер Татарстан Республикасының Ютазы районы) Бәйрәкә авылында туган.
1980 елда Башкорт дәүләт университетының математика факультетын тәмамлаган, 1983 елдан шушы югары уку йортында эшли.
Фәнни эшчәнлеге векторлы решеткалар проблемаларына багышланган. Mathnet Гомумроссия математика порталы мәгълүматлары буенча 400 дән артык басма эш авторы, шуларның 350 дән артыгы фәнни эш булып торадыр.
Гыйльми хезмәтләре
Последовательности неединственности для весовых пространств голоморфных функций Б. Н. Хабибуллин. Изв. вузов. Матем., 2015, № 4, 75–84 Подпоследовательности нулей для пространств Бернштейна и полнота систем экспонент в пространствах функций на интервале. Б. Н. Хабибуллин, Г. Р. Талипова, Ф. Б. Хабибуллин. Алгебра и анализ, 26:2 (2014), 185–215 Теорема Хелли и сдвиги множеств. II. Опорная функция, системы экспонент, целые функции. Б. Н. Хабибуллин. Уфимск. матем. журн., 6:4 (2014), 125–138 Теорема Хелли и сдвиги множеств. I Б. Н. Хабибуллин Уфимск. матем. журн., 6:3 (2014), 98–111
Искәрмәләр
Хәбибуллин Булат Нурмый улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Сылтамалар
Моны да карагыз Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Әлифба буенча математиклар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Русиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:1958 елда туганнар Төркем:24 май көнне туганнар Төркем:Татар галимнәре