Нилә Ильяс кызы Байрамгулова (; 1948 елның 21 феврале, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Яңа Байрамгул ― 2025 елның 28 сентябре, РФ, БР, Уфа) — җырчы, 1969-2003 елларда Башкортстанның Хор капелласы артисты. Башкортстан Республикасының халык артисты (1997). Биографиясе Нилә Ильяс кызы Байрамгулова 1948 елның 21 февралендә БАССРның Учалы районы Яңа Байрамгул авылында туган.1976 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый (Р. Д. Земчурина классы).

1969 елдан Башкортстанның Хор капелласында эшли, 2003 елдан алып — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе администраторы.

2025 елның 28 сентябрендә каты авырудан соң 78нче яшендә Уфада вафатЛейла Аралбаева. В Уфе ушла из жизни народная артистка Башкирии Ниля Байрамгулова. Башинформ, 28.09.2025. Вокаль партияләр «Дим ярында» («На берегу Дёмы») К. Ю. Рәхимов, М. Сөндекле сүзләре;

«Башкортстан» (Абрар Габдрахманов, Әсхәл Әхмәт-Хуҗа сүзләре;

башкорт халык җырлары «Томанлы», «Элмәлек» һәм башкалар. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре Башкортстан Республикасының халык артисты. (1997) БАССРның атказанган артисты (1975)

Шәхси тормышы Ире – рәссам, Уфа сәнгать училищесы мөгаллиме Азамат Һидият улы. Кызлары: Айгөл һәм Алия Бәйрәмгуловалар, кино һәм театр рәссамнары, Россиянең һәм Башкортстанның Кинематографлар берлекләре әгъзаларыУфада Башкортстанның халык артисткасы Нилә Бәйрәмгулова вафат булган. Татар-информ, 28.09.2025. Искәрмәләр

Сылтамалар Г.Н.Әхмәдиева, Тәрҗемәсе Г.Һ.Ризуанова / Байрамгулова Нилә Ильяс кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. http://vechufa.ru/day/1282-21-fevralya.html

Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан югары уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:1948 елда туганнар Төркем:21 февраль көнне туганнар