Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин (1974 елның 4 мае, Нәдер, Әлмәт районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Ютазы муниципаль районы башлыгы (2010—2011) Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы башлыгы (2012―2026 елларда). 2026 елдан Россия Дәүләт думасы депутаты. Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре (2024).

Тормыш юлы Марсель Шәйдуллин 1974 елның 4 маенда Татарстан АССРның Әлмәт районы Нәдер авылында туа. Әтисе — Зөфәр Шәйдуллин озак вакытлар республикада иң эре агрохолдингын — Токарликов исемендәге совхозны җитәкләгәнПредновогодние казни Минниханова. 1996 елда «ветеринария табибы» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый.

1996—1997 елларда — «Васильевская» агрофирмасы ҖЧҖнең ветеринария табибы. 1997 елдан Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы. 1999 елдан 2002 елга кадәр «Чишмә» коммуналь предприятиесе директоры. 2002—2010 елларда — Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. 2010 елда Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2010 елдан 2011 елга кадәр Ютазы муниципаль районы башлыгы. 2011 елның 20 декабрендә Ютазы районы Советы утырышында Марсель Шәйдуллин Ютазы районы башлыгы вәкаләтләрен үз өстеннән ала. Шул ук көнне Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнәЭкс-глава Ютазинского района переходит на работу в Азнакаевский район РТ.

2012 елның 19 октябрендә Азнакай халык депутатлары район Советы сессиясе барышында Марсель Шәйдуллин Азнакай районы һәм шәһәре башлыгы итеп сайлана.

2026 елдан Россия Дәүләт думасы депутатыМарат Әхмәтов: Азнакай районы зур гаилә кебек яши һәм эшли. Татар-информ, 29.09.2026. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; 2021 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты. 2024 ― Россия Федерациясенең Указ Президента Российской Федерации от 20 декабря 2024 года № 1089 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2026 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале 2026 ― «Азнакай шәһәренең мактаулы гражданы»

Искәрмәләр

Сылтамалар

«Бердәм Россия» сайтында

Төркем:Әлмәт районында туганнар Төркем:Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Район башлыклары Төркем:Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәрләре

Төркем:Азнакай районының мактаулы гражданнарыТөркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләрТөркем:Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары