Гедин Биргитта (, тумыштан Атмер; 1929 елның 1 гыйнварында туган, Стокгольм) — швед язучысы, шагыйрәсе һәм тәрҗемәчесе, өлкәннәр һәм балалар өчен китаплар авторы. Россия укучыларына «Чинуша на груше» сатирик әкиятләре () белән билгеле. Швеция язучылар ассоциациясе әгъзасы (2009 елга кадәр).

Биографиясе Биргитта Атмер 1929 елда юрист гаиләсендә туган. 1948 елда ул Стокгольмда «Elementar Nya» кызлар мәктәбен тәмамлый. 1952 елда социология, психология һәм сәнгать тарихы буенча бакалавр дәрәҗәсен ала. Биргитта актив җәмәгать позициясе били. Мәсәлән, ул 1979 елда швед язучыларының зур делегациясе составында Мәскәүгә килә (Ян Мюрдаль, Магнус Лундгрен, Ханс Бьёркегрен, Ян Эстергрен). Аларның максаты — совет коллегалары белән очрашу һәм аларны совет гаскәрләрен Афганстанга кертүгә һәм Вацлав Гавелны кулга алуга каршы чыгыш ясарга чакыру була.

1954 елдан 1983 елга кадәр нәшерче, «Förlag Gedins» нәшриәте хужасы Пер Гедин () белән никахта була. Язучының улы, Гедин Андреас (Andreas Gedin, 1958 елгы), шулай ук әдәбият белән шөгыльләнә.

Библиография

1969 — «Jättegrytans hemlighet» 1973 — «Без бер йортта яшибез» 1977 — «Тыныч йокы, Калле!» () 1978 — «Amalia Brus på Vindarö» 1971 — «Чинуша на груше» () — 1980 елда Россия басмасында Р. Вольский иллюстрацияләре белән басыла. 1979 — «Amalia Brus i Storstad» 1980 — «Lustöra: en kaninroman» — Вероника Лео (Veronica Leo) иллюстрацияләре белән 1983 — Amalia Brus kan segla med en särk 1988 — «Диңгез янындагы йорт» () — Петер Петерссон иллюстрацияләре белән 1988 — «Blåtira, kattguld och sidensvans» 1990 — «Skruttan» 1991 — «Skruttan stjärnpilot»

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Хатын-кыз шагыйрьләр Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Стокһольмда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе