Әлфинур Зариф кызы Вахитова (кыз фамилиясе Әхмәлетдинова, , 1931 елның 20 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Мәләвез районы, Килтәй ― 2021 елның 20 мае, РФ, БР, Уфа) — балалар шагыйре һәм журналист, Россия Федерациясе һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы (1994). БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1986).
Биографиясе 1931 елның 20 ноябрендә БАССР Мәләвез районы КилтәйКилтәй ― 1968 елда юкка чыккан авыл авылында туган. Сарыш, Йомагуҗа авыллары мәктәпләрендә белем ала. Йомагуҗа урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел Йомагуҗа районы үзәк хастаханәсе амбулаториясендә эшләгән. Салават медицина училищесын, «Журналистика» белгечлеге буенча Үзәк комсомол мәктәбен (1959) тәмамлаган Уфада балалар шагыйрәсе һәм журналистика ветераны Әлфинур Вахитова вафат булган. Татар-информ, 21.05.2021.
1953―1956 елларда Мәләвез районының Әбит, Түбән Таш, Әлемгол авыллары мәктәпләрендә балалар укыта.
1958―1959 елларда «Совет Башкортстаны» газетасы хезмәткәре.
1959―1993 елларда «Йәншишмә» газетасында эшли.
2021 елның 20 маенда Уфада вафат.
Иҗаты Балалар шигърияте өлкәсендә иҗат итә. Шигырьләре республика газеталарында еш басыла. 1962 елда Башкортстан китап нәшриятында «Чәчәк ата гөлләрем» исемле беренче китабы чыга. 1994 елда БР Язучылар берлегенә кабул ителә. «Күчтәнәч» (1966), «Кем гаепле?» (1975), «Хат яза беләм» (1983) һ. б. шигъри җыентыкларында хезмәткә, тәбигатьнең һәм тормышның матурлыгына дан җырлый. Китаплары Күчтәнәч. — Уфа, 1966. Кем гаепле? — Уфа, 1975. Хат яза беләм. — Уфа, 1983. Гали бабай бакчасы: әкиятләр. — Уфа, 1986. Дуслык утравы: хикәяләр, тәрҗемәләр, инсценировкалар һәм әкиятләр. — Уфа, 2006.
Мактаулы исеме 1986 ― БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтер Күгәрчен районының Йомахуҗа урта мәктәбе музеенда Әлфинур Вахитовага багышланган почмак бар. Анда шагыйрәнең имзасы куелган китаплары саклана.
Сылтамалар В Уфе ушла из жизни детская поэтесса и ветеран журналистики Альфинур Вахитова. ИА Башинформ, 20.05.2021
Искәрмәләр
Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Башкортстан журналистлары