Үлмәсбаева Тәнзилә Абдулла кызы (14 март 1963 ел) — радиожурналист, Рәсәйнең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы (1999). Рәсәйнең атказанган мәдәният хезмәткәре (2014), Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003), Шәһит Ходайбирдин исемендәге республика премиясе лауреаты (2006).

Биографиясе Тәнзилә Абдулла кызы Үлмәсбаева 1963 елның 14 мартында Башкорт АССРның Мәләвез районы Баш Әлмәс авылында туган. Хәзер ул авыл Әлмәс атамасын йөртә, Башкортстан Республикасының Күгәрчен районына карый.1988 елда Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге 1981-1982 елларда Күгәрчен районының «Хезмәткә дан» газетасы хәбәрчесе 1988 елдан — «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хезмәткәре. 1995 елдан бирле «Даирә» иҗади берләшмәсе җитәкчесе 2000 елдан «Башкортстан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесенең радио тапшырулары студиясендә баш мөхәррир.

Замандашлар турында тапшырулар җитештерүче «Мөсафир» иҗади берләшмә җитәкчесе, кызык язмышлы кешеләр һәм әхлакый кыйммәтләр турында «Шәмчырак», «Даирә» радио тапшырулары авторы һәм алып баручысы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Рәсәй Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2014), Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003) Шәһит Ходайбирдин исемендәге республика премиясе лауреаты (2006).

Өстәмә мәгълүмат Ире ― Әхәт Мортазин (1959―2018), 1986-2018 елларда Башкортстан радиосы һәм телевидение дикторы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2009). Улы Уфа дәүләт нефть техника университетын тәмамлаган, Уфаның Киров районы башлыгы урынбасары булып эшли, кызы Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты дипломын алган, аның республика башкаласында үз бизнесы бар.Иван Вавилов. «У радио свои законы»: Танзиля Ульмясбаева — о секретах творческого долголетия и вызовах времени. ИА «Башинформ», 14.03.2023

Искәрмәләр

Сылтамалар

Ульмясбаева Танзиля Абдулловна // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-306-8. Тәнзилә Үлмәсбаева белән Әхәт Мортазинның гаилә учагында. — «Башкортстан кызы» журналы. Төркем:Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәрләре Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Күгәрчен районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Мәләвез районында туганнар Төркем:1963 елда туганнар Төркем:14 март көнне туганнар