Анна Квирентия Нильссон (; 30 март 1888 ел — 11 февраль 1974 ел) — «телсез кино» дәверендә билгелек яулаган Америка актеры, чыгышы буенча Швециядан.
Биографиясе Эшче гаиләсендә туган. Мәктәпне тамамлаганнан соң Швециянең көнбатышында сатучы булып эшли.1905 елда ул АКШка күчеп китә һәм анда беренче вакытта бала караучы булып эшли. Озакламый Анна модель бизнесында уңышлы карьерага ирешә һәм 1911 елда кинога килеп эләгә. Ананры ел саен Нильссон катнашлыгындагы дистәләп фильмнар экранга чыга башлый. «Kalem» студиясендә ул үзенең рольләренең күпчелеген башкара һәм Элис Джойс белән беррәттән йолдыз булып санала. 1920 нче елда Нильссон «Рaramount Рictures» белән уңышлы хезмәттәшлек итә һәм зур уңышка ирешә. 1923 елда Анна Нильссон Рекс Бичның әсәре буенча куелган «Негодяй» фильмында Шерри Мэлоут ролен уйный, аннары бу рольне ремейкларда Бетти Компсон (1930), Марлен Дитрих (1942) һәм Бакстер. Э. (1955) башкаралар.
Тавышлы кино чоры башлану белән Анна Нильссонның карьерасы аска тәгәри, әммә вак рольләрне ул аннары да, 1950 нче елларның уртасына кадәр, уйный әле. 1950 елда «Сансет бульвары» фильмында күренеп кала, бу фильмда Норма Десмонд йортындагы «балавыз фигуралары» кичәсендә ул үз-үзен уйный.
Анна К. Нильссон йөрәк авыруынан 1974 елның февралендә Калифорниянең зур булмаган Хамлет шәһәрендә вафат булаAnna Q. Nilsson, Swedish Star In Many Early Films, Dies at 85 (New York Times, Wednesday, February 13, 1974, p. 42).Кинематографияга керткән өлеше өчен актриса Голливуд аллеясындагы йолдызга лаек була.
Искәрмәләр
Фильмографиясе
1915 — Яңарыш / Regeneration 1919 — Таланган Армения / Ravished Armenia 1923 — Голливуд 1950 — Сансет бульвары 1951 — Американлы Парижда 1954 — Җиде абыйлы-энеле өчен җиде кыз — Миссис Элко (титрларда күрсәтелмәгән)
Төркем:Калифорниядә вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:АКШ актерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:1974 елда вафатлар Төркем:11 февраль көнне вафатлар Төркем:Швециядә туганнар Төркем:1888 елда туганнар Төркем:30 март көнне туганнар