Магда Гад (; 17 октябрь 1975 ел) — мисыр-шведhttp://www.expressen.se/geo/magda-gad/tack-pappa-for-att-du-visade-mig-att-jag-ar-stark-och-fri-att-ga-min-egen-vag/ хәрби журналисты, кичке Экспрессен (Expressen), «Svenska Dagbladet» швед газеталары, Заман Психологиясе һәм Läkartidningen басмалары өчен яза.

Биографиясе

Магда Гад 1975 елның 17 октябрендә Даларн административ үзәге — Фалун швед шәһәрендә туган. Стокгольм университетында политология өлкәсендә белем алгач, модага, стиль һәм мәдәнияткә юнәтелгән швед айлык Cafe Magazine журналында, аннары — «Экспрессен» кичке гәҗитенең хәрби корреспонденты булып эшли, «Svenska Dagbladet» швед гәҗите, «Заман психологиясе» һәм «Läkartidningen» басмалары өчен яза. Хәрби вакыйгаларга һәм катастрофаларга багышланган репортажларын дөньяның бик күп кызу нокталарыннан яза.

2014-2015 елларда Либериядә эбола геморрагик бизгәге котырган вакытта яши. Кино төшерү группасы белән Конго, Гондурас һәм Украина илләрендә була («Мәгълүмат төтене чаршавы артында Магда Рад дөреслек эзли» репортажлар сериясе)СМИ Скандинавии: репортер Гад ищет правду о России.

2016 елның июнендә Иракта Мосулга һөҗумне сүрәтли, Иракта ИГИЛга каршы сугыш турында хәбәр итеп, дөнья билгелелеге ала.

Магда Гад — «Башка тарих» — хатын-кызлар турында әсәрләр антологиясенең автордашыEn annan historia.

Бүләкләре

2015 елда Швецияда Гад ел журналисты дип атала. Корделия Эдвардсон (2016), Wendelas премияләренә лаек була (2016), һәм Европа матбугаты Distinguished Writing Award призын яулый (2016) Румыниядан репортажы белән European Press Prize конкурсының финалисты(2016).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Magda Gad på Cafe: om bloggen Magda Gad på Expressen Geo Magda Gad trivs bäst på fältet — bland de riktiga hjältarna. СМИ. 15 декабря 2015 Expressens Magda Gad: «Folket är helt utelämnat åt sitt öde». СМИ. 28 ноября 2015. Journalisten om ghettot «helvetet på jorden» TV4 den 29 november 2015 Poddcasten Fairtalks.se Magda Gad Fairtalks.se Årets journalist Magda Gad, Café, Modern psykologi och tidningen Vi Sveriges tidskrifter Magda Gad blev mamma till elva föräldralösa barn TV4, 17 марта 2015 г. Gick ur rollen som journalist för att hjälpa Vardagspuls TV4, 1 июня 2015 г. Därför kommer EU-migranterna till Stockholm. Стокгольм. Шведско радио. Төркем:1975 елда туганнар Төркем:17 октябрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Швециядә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе