Елена Степановна Левченко (; 1983 елның 30 апреле, Гомель, Беларус ССР, ССРБ) — хатын-кызлар милли баскетбол ассоциациясендә чыгыш ясаган Беларусия профессиональ баскетболчысы. Үзәк позициядә уйный. 2021 елның гыйнвар ахырында Грециянең «Панатинаикос» командасы белән контрактка кул куя.
Тормыш юлы
1983 елның 30 апрелендә Гомельдә туа. Гомельнең 9 нчы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә баскетбол белән шөгыльләнә башлаган, спортчының беренче тренеры Виктор Орлов була. Соңрак Минск олимпия резервы республика училищесына күчә. Европа чемпионатында 1999 елда беренче тапкыр катнаша. 2000 елда АКШка укырга күчә, анда Көнбатыш Виргиния штатында колледжны тәмамлый, АКШта чыгыш ясаган беренче Беларусия спортчысы була.
18 августта Беларусь Республикасы спорт тармагы вәкилләренең 2020 елның 9 августында узган Беларусь Республикасы Президентын сайлаулар дөрес түгел дип тану таләбе белән ачык хатка кул куя«Требуем признать выборы недействительными». Более 900 спортсменов и работников отрасли подписались под открытым письмом с требованиями к власти .
2020 елның 30 сентябрендә санкцияләнмәгән массакүләм чараларда катнашкан өчен спортчы 15 тәүлеккә кулга алынган. Гаепне «Instagram»дагы фото һәм ««Прессбол» сайтындагы яңалыклар буенча ачыклаганнар. Суд залында Еленаны яклаучы 25 тән артык кеше була, күбесенчә спортчылар.
15 тәүлектән төрмәдән соң Елена иреккә чыга.
Елена сүзләренә караганда, төрмәдә утырганда, аңа һәм аның яшьтәшләренә психологик басым ясау максатыннан, төрмә кагыйдәләре җитди бозылган (җылыту, кайнар су, матраслар һәм душ белән файдалану мөмкинлеге булмау).
2021 елның гыйнвар ахырында Грециянең «Панатинаикос» командасы белән контрактка кул куя.
Казанышлар
Бөтендөнья яшүсмерләр уеннарының дүртенче урыны (Мәскәү): 1998 Балтия лигасы чемпионы (иң файдалы баскетболчы дип таныла): 2000 KODAK версиясе буенча АКШ колледжларының иң яхшы уенчылары унлыгына керә: 2002 KODAK версиясе буенча АКШ колледжларының иң яхшы уенчылары унлыгына керә: 2003 Литва Чемпионы: 2007 Россия Чемпионы: 2009, 2012 Россия Кубогы иясе: 2009, 2012 Евролиганың бакыр призеры: 2008, 2009, 2012 Россия Кубогының көмеш призеры: 2008 Россия чемпионатының бакыр призеры: 2008 Европа чемпионатының бакыр призеры: 2007 WNBA финалисты: 2010 Польша чемпионы (финалның MVP дип таныла): 2011 Евролиганың барлык йолдызлары матчында катнашучы: 2011 Дөнья чемпионатының иң яхшы үзәге: 2010
Милли җыелма команда Баскетбол буенча Беларусия җыелма командасы өчен 2001 елдан чыгыш ясый. 2008 һәм 2016 елларда Олимпия уеннарында, Чехиядә узган дөнья чемпионатында, шулай ук 2007, 2009, 2011, 2013 һәм 2015 елгы Европа чемпионатларында катнашучы.
Искәрмәләр
Сылтамалар Профиль на официальном сайте БК УГМК Официальный сайт Елены Левченко // Onliner Belarus. 15 октября 2020. // Жизнь-малина. 29 октября 2020.
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1983 елда туганнар Төркем:30 апрель көнне туганнар